+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
13 март , 10:55

“Туган җиремә кайттым...”

Әлфия Каләмова-Габдрәшитованың Балтач районы Мәдәният сараенда үткән иҗат кичәсе шулай дип аталдыБалтач районы үзәге Иске Балтач авылында балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр өчен үтә дә фәһемле чара үтте. Район Мәдәният сараена балтачлылар Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче педагогик хезмәт ветераны, танылган шагыйрә, күп китаплар авторы Әлфия Каләмова-Габдрәшитованың иҗатына багышланган “Туган җиремә кайттым...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

“Туган җиремә кайттым...”
“Туган җиремә кайттым...”
Балалар өчен күп язучы авторның туган ягында узган чараны Иске Балтач авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар ачты.
Ирина Субушева һәм Айдар Сираев якташыбыз, Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстан Мәга­риф һәм фән министр­лыгының күп­санлы Мактау грамоталарына ия шәхес – укытучы, танылган шагыйрә Әл­фия Каләмова-Габ­дрә­шито­ва иҗа­тына багышланган әдәби-музыкаль кичәне матур итеп алып бардылар.

Әлфия Зыя кызының балаларга, өлкәннәргә, туган җиргә багышланган фәлсәфи шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар һәм аңа илһам биргән халык җырлары яңгырады. Чара биюләр белән дә үрелеп барды.

Әлфия Габдрәшитова сүзләренә Зөлфия Җиһан иҗат иткән “Туган илем” җырын Айдар Сираев башкарды.

Сәхнә түренә янә нәни дусларыбыз чыкты. “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр сабыйлар тормышын бар тулылыгында күз алдына бастыручы шигырьләрне укыды.

“Зөлфия” үрнәкле бию коллективы башкарган дәртле биюдән соң сәхнәгә Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 4 “в” сыйныф укучылары күтәрелде. Алар якташыбызның үсмерләр өчен иҗат ителгән әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды.

Көнтүгеш авылы мәдәният йорты­ның “Әманәт” фольклор коллективы башкорт биюен башкарды.

Бай тормыш һәм иҗат юлы үткән якташыбызның биография­сендә Көн­түгеш авылы аерым урын алып тора.

Әлфия Зыя кызы Каләмова-Габд­рәшитова 1952 елның 25 мартында Балтач районының Иске Балтач авылында туып-үсә, белем ала. Аннары Свердловск шәһәрендәге педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

Югары белемле Әлфия Зыя кызы хезмәт юлын туган районының Көнтүгеш авылы мәктәбендә башлый. Шул чорда ул булачак тормыш иптәшен – Рәшит Вәли улы Габдрәшитовны очрата. Матур пар күркәм гаилә кора.

Көнтүгеш сигезьеллык мәктәбендә ун ел укытканнан соң, 1985 елда Габдрәшитовлар гаиләсе Татарстан­ның Яр Чаллы шәһәренә күченә. Әлфия Зыя кызына башта Чаллыда төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килә. Ә 1991 елдан Мулланур Вахитов исемен­дәге гимназиядә укытучы, директор урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

Габдрәшитовларның тату гаилә­сендә өч бала – ике кыз һәм бер ул тәрбия алып, олы тормыш юлына баса.

Әлфия Габдрәшитова дистә еллар буе мәктәптә урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укытып, гел урыс мәдәни­яте дөнь­ясында кайнаса да, үзенең хис-тойгыларын, дөнья-чынбарлык турындагы уй-фикерләрен саф татар телендә сурәтли, татар телендә иҗат итә.

Ул – “Тәгәри тәгәрмәч – балаларга күчтәнәч” (2014), “Бу дөньяга мин кирәк” (2015), “Кояш – мин сиңа охшаш” (2016), “Матурлык эзли күңел” (2016) дип атал­ган жыентыклар авторы. 2012 елдан – “Ләйсән” әдәби ижат берләшмәсе әгъзасы.

Кичәнең төп герое Әлфия Зыя кызы Габдрәшитованы якташлары алкышлап, хөрмәт күрсәтеп каршы алды.

Автор “Үз ягым” шигырен укыганда киң экранда Балтач районы уңган­нарының хезмәтен сурәтләгән видеоролик күрсәтелде.

Бик матур икән минем үз ягым,
Чит җиргә бармам инде
дим тагын.
Әйләнә ел җил уйный яланда,
Ак болытлар, әйтерсең, таганда.
Яшьнәсә дә яңгырлар тиз үтә,
Кышларын салкыннары биетә.
Шәһәрләрем гүзәллек эчендә,
Кышларын салкыннары биетә.
Авыллар да, их, булса көчендә.
Далалар киң, күкләрдән моң ага,
Якты хисләр йөрәктә чаң кага.
Нурлана җырлы, моңлы үз ягым,
Үз ягымда гүя көз дә яз чагым.
Үз ягымда үз халкым – ал да гөл.
Үз ягымда үз телем – моңлы тел!

Аннары автор үзенең иҗат җимешләрен Ирина Субушева белән чиратлашып укып ишеттерде.

Әлфия Зыя кызының иҗаты тормышны сурәтли. Анда ата-баба­ларыбызның үткәннәре, Бөек Ватан сугышы елларындагы тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән халкыбызның какшамас рухы, туган җир, туган як, яшьлек, илне тергезү һәм башка темаларга мөрәҗәгать итә ул.

Якташыбыз сүзләренә Зөлфия Җиһан иҗат иткән “Вальс”ны Әлфинә Нуркаева һәм биючеләр Гөлназ Гәлләмова белән Илмир Фәридонов башкардылар.
Әлфия Зыя кызы алга матур планнар белән яши. Ул әле дә эзләнә, иҗат итә. Тамырлары башлангыч алган Тәтешле районы Мәнәгәз авылы тарихын тергезү өстендә эшләүләре турында сөйләде.

Авторның “Шушы җирдә үстек без” дигән шигырен Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары сөйләп ишеттерде.

“Балтачым” җыры (Фәридә Сәхә­биева көе) район Мәдәният сараеның вокаль ансамбле башкаруында яңгырады.

“Авылда яшим” дигән шигыренә салынган дәртле җырны Көнтүгеш авыл мәдәният йортының “Әманәт” фольклор коллективы тәкъдим итте.
“Канат җилпегән чагың, дәү әти” шигырен Әлфия Зыя кызының укучысы, район гәзите редакциясенең бүлек мөдире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Дамир Хәйртдинов укып ишеттерде һәм Көнтүгеш мәктәбендә сыйныф җитәкчесе булган укытучысына сабакташлары, мәктәпне 1984 елда тәмамлаучылар сәламен, биргән төпле белеме өчен рәхмәтен җиткерде.

– Сезнең кебек төпле укытучыларда белем алганга безгә хезмәтебездә бик җиңел, – диде ул.

Әлфия Габдрәшитова иҗатында әти-әни темасына төп урын бирелә. Авторның гаилә архивында сакланган фотосурәтләрне экраннан күрсәтеп, алып баручыларның шигырьләрне сәнгатьле укуы тормышның асылы турында уйланырга мәҗбүр итте.

Лариса Дилмиева, Гөлназ Гайфуллина укыган “Истә калсын өчен сөйләдем” шигыре күңелләрне кузгатты, җирдә яшәүнең мәгънәсенә төшен­дерде.

Әлфия Зыя кызы иҗатында тыныч тормыш хакына батырларча башларын салган каһарман ир-егетләр язмышына багышланган әсәрләр дә бар. Экранда СВОда һәлак булган балтачлыларның фотолары күрсәтелде. Айдар Сираев шигырь укыганда чарада катнашучылар бүгенге көн геройларын аягүрә басып хөрмәт күрсәтте.

Татар халык җыры “Сагыну” Рәзидә Әхмәтова башкаруында яңгырады. Район Мәдәният сараеның “Моң” халык тальянчылар ансамбле чыгышы кичәне тагын да баетты. “Ышаныч!” дигән шигырьне Асия Мостафина һәм Гөлчибәр Әхмәтвәлиева укып ишеттерде.

Алып баручылар “Хыял туган чак” шигырен укыганда экраннан авторның туганнары, якыннарының фото­сурәт­ләре күрсәтелде.

Сәхнәгә бер-бер артлы Әлфия Зыя кызының туганнары, якыннары күтә­релеп, аның шатлыгын уртаклашты, җылы теләкләрен җиткерде.

– Әни! Сине Балтачта матур иҗат кичәң узуы белән котлыйм! Сәламәт бул! Без синең белән. Иҗат ит, китапларың чыгып торсын. Ярдәм итәрбез! – диде шагыйрәнең улы Булат Рәшит улы.

Көнтүгеш авылы сандугачы, бик күп дәрәҗәле конкурслар җиңүчесе Фигать Галин авторны моңлы җыры белән сәламләде. Балалар сәнгать мәктә­бенең “Зөлфия” үрнәкле бию коллективы башкаруында татар биюе кичәнең бизәге булды.

Әлфия Зыя кызының иҗат кичәсен зур дулкынлану һәм горурлык хисе кичереп тамаша кылдым. Чөнки ул – Көнтүгеш сигезьеллык мәктәбендә 5нче сыйныфта урыс теле һәм әдәбияты­н­нан укыткан укытучым һәм элекке күршем.

Әлфия Зыя кызы безне, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайча әйтсәк, Пушкин һәм Лермонтов иҗаты аша югарыга әйдәде. 1984-85 уку елы дәвамында “Урыс теле атналыгы” үткәреп, диктант, иншалар яздырып, укучыларын иҗатка җәлеп итте. Викториналар үткәреп, белеме­без­не арттырды. Төрле уеннар ярдәмен­­дә коллективка яраклашырга өйрәтте. Шул елларда салынган оеткы бүгенге тормышта, хезмәтебездә ярдәм итә.

Хезмәт юлымны иҗат белән бәйләп, ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, монда Әлфия Зыя кызының да өлеше зур. Аңа бик рәхмәтлемен.

Укытучымның иҗаты белән танышып, укып барабыз. Әлфия Зыя кызы белән горурланабыз! Сәламәт булыгыз! Алда тагын ялкынланып иҗат итегез!

Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Әлфия Зыя кызының гаиләсе белән күп еллар аралашып яшәүләре турында горурланып сөйләде һәм алда да шундый фәһемле очрашулар көтеп торсын, диде. Очрашу истәлеге итеп район турында нәшер ителгән китаплар бүләк итте һәм район хакимятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Кичәнең герое туган ягында үзен җылы каршылаганнары өчен олы рәхмәтләрен җиткереп, иҗат җимеш­ләрен – китапларын бүләк итте. Ерактан кайткан шагыйрәнең матур китап­ларын сабыйлар, мәктәп укучылары сөенеп кабул итте.

Әлфия Зыя кызы – туган Башкортстанын, Балтачын данлап, тормыш юлын башлаган Көнтүгеш авылын оҗмахка тиңләп, дан җырлаган патриот ханым. Өч баласын чын кешеләр итеп тәрбияләгән мөгаллимә, шагыйрә әле дә үсеп килүче буыннны үзенең иҗаты белән тәрбияли. Аның иҗаты күңелгә якын, аны олылар да, балалар да өйрәнә. Моңа ничек сөенмисең?!

Аида ХӘЙРТДИНОВА,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас