+2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
29 Апреля , 02:57

Тайландта Сабантуй була

Анда нинди артистлар бара?

Тайландта Сабантуй булаТайландта Сабантуй була
Тайландта Сабантуй була

Таиландның Пхукет утравында 2 майда Сабантуй була. Бу вакыйга турында гарәп илләрендәге татарлар Альянсы башлыгы Марсель Әхмәтшин хәбәр итә.

Бәйрәм 16:00дә "Lotus Arena"да башлана. Кунакларны бай концерт программасы көтә, чараның хедлайнерлары Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев һәм Разил Камалов булачак, шулай ук DJ Сөләйман һәм «Катюша» төркеме чыгыш ясаячак.

Теләүчеләр өчен милли ашлар белән рестораннар эшләячәк, кунакларны өлкәннәр һәм балалар өчен уеннар һәм интерактивлар көтә. Чарага керү бушлай.

— Барыгызны да татар мәдәнияте белән таныштырыга өметләнәбез, — дип игълан итте Марсель Әхмәтшин.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас