+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
31 Мая , 14:25

Яулык бизәгендә тарих чагыла

Салават шәһәрендә узган “Яулык бәйрәме” халкыбызның бай мирасын, милли киемнәрнең матурлыгын, йолаларның дәрәҗәсен күтәрүгә бер адым булды һәм төрле милләт вәкиләренең бердәмлеген чагылдырды.

Яулык бизәгендә тарих чагылаЯулык бизәгендә тарих чагыла
Яулык бизәгендә тарих чагыла
Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Никадәр төсләр төрлелеге, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап, безнең тормышыбызга ямь биреп торалар. Элек-электән безнең хатын-кызлар аны яратып бәйлгән. Ул бүген дә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, милли үзаңны, гореф-гадәтләрне саклауда тагын да зуррак роль уйный. Яулык – ул бары тик баш киеме генә түгел, ул татар хатын-кызының йолалары, рухи дөньясы турында сөйләүче бер билге, аларда безнең тарихыбыз чагылыш таба. Шул ук вакытта ул яшь буынга үз тамырларын, милли үзенчәлеген онытмаска, ата-бабаларының мирасын хөрмәтләргә өйрәтә. Менә шуны күз уңында тотып, Салават шәһәренең “Агыйдел” мәдәни-ял үзәгендә искиткеч чара – “Яулык бәйрәме” узды.
“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Клара Сабирҗанова җитәкчелегендәге Салават шәһәре бүлекчәсе тарафыннан шәһәр хакимияте, “Агыйдел” мәдәни-ял үзәге ярдәме белән оештырылган чара татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, яшь буынга милли тәрбия бирү максатыннан зур әһәмияткә ия булды. Русиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм Башкортстанда зур һәм тату гаилә елына багышланган чарада республикабызның башка район-шәһәрләреннән килгән кунаклар да катнашты һәм төрле милләт вәкилләренең бер-берсенең йолаларын хөрмәт итүен, бердәмлеген чагылдырды.

“Агыйдел” мәдәният сараенда кунакларны җыр-биюләр белән, безнең халыкка хас булган кунакчыллык күрсәтеп каршы алдылар. Шунда ук кул эшләре күргәзмәсе оештырылып, осталар үзләренең берсеннән-берсе матур кул эшләрен һәм осталык дәресләрен тәкъдим итте. Шулай, Салават шәһәренең Башкортстан халыкларының телләре һәм мәдәниятләре үзәгеннән Милана Хөснетдинова янына үзләренә лалә чәчәге кебек брошка ясап алырга теләүчеләр җыелды. Валентина Михайлова төрле техникада сәйләннән бизәнгечләр ясарга өйрәтте. Үзе ул бу эш белән 16 ел шөгыльләнә, 7 ел элек студия ачып, башкаларны да шундый матурлык тудырырга өйрәтә. Шулай ук эшләре белән илебезнең төрле почмакларында узган күргәзмәләрдә дә катнаша.
Светлана Романюк гомере буе почтада эшләгән, хаклы ялга чыккач үзенә мавыктыргыч шөгыль тапкан – ул йомшак уенчыклар ясый һәм аларны чигеп бизи. Шулай ук тегәргә дә, бәйләргә дә оста. Ә менә Әдилә Мәҗитова прәнникләр пешерә. Шәхси предприятиесен ачып, бүген ул аның белән остаханәсендә ныклап шөгыльләнә. Бизәлгән һәм бик тәмле продукциясе сорау белән файдаланыла. Балалар бәйрәменә заказлар бирәләр, шулай ук осталык дәресләре дә күрсәтә, шунда ук прәннник тарихы белән таныштыра. Башкортстан татарлары конгрессының Лилия Камалова җитәкчелегендәге Мәләвез районы бүлекчәсе Җиргән авылындагы туган якны өйрәнү музее һәм китапханә белән берлектә һәр оешманың эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән килгәннәр. Салават шәһәрендә яшәүче Газифә һәм Рәүф Кушкилдиннарның өстәлен дә кунаклар сырып алды – биш ел тирәсе алар милли башкорт бизәнгечләре ясый. Күкрәкчәләр, алкалар һәм башка бик күп бизәнгечләр, чынлап та, күз явын алырлык, шуңа аларны сатып алып, шунда ук тагып куючылар да күп булды.
Салават шәһренең “Халыклар йолдызлыгы”китапханәсендә Башкортстан халыкларының тормыш-көнкүрешен чагылдырган кечкенә музей да бар. Биредә бик борынгы әйберләр, шул исәптән сөлгеләр, күлмәкләр, алъяпкычлар саклана, аларны шәһәр халкы алып килә. Бу көнне биредә чуваш халкының милли бизәкләрен күрергә мөмкин иде. Мария Вакеева һәр әйбернең тарихы белән таныштырып үтте. Урындагы татар конгрессы бүлекчәсе әгъзалары да кул эшләренә бик оста, күргәзмәдәге кул эшләре бу хакта үзләре “сөйләде”.

Һәм, әлбәттә, яулыклар... Ниндиләре генә юк аларның! Сандык төпләрендә ятканнары да күргәзмәдә урын алган, заманча, бизәкле матур яулыклар да үзләренә кунакларны әллә кайдан тартып китерде. Китапханә хезмәткәре Эльвира Алтынбаева үткәргән яулык бәйләү буенча осталык дәресен читләп узып китү мөмкин түгел иде. Гади генә яулык хатын-кызны ничек бизи! Аларны бәйләү ысуллары да бик күп. Эльвира Әхәт кызы гүзәл затларның киемнәренә, табигатенә, хәтта кәефенә туры килгән, уңайлы яулыклар сайлап, аларны бәйләү алымнарын өйрәтте. Әйткәндәй, бу чарада һәрбер хатын-кыз яулыкта иде: кемдер башына бәйләсә, кемдер аны иңнәренә салып, киемнәренә ямь өстәде.
Гомумән, Мәдәният сарае бу көнне аллы-гөлле чәчәкләрдән торган яланны хәтерләтте. Осталыкның чиге булмавын дәлиләгән кул эшләре күргәзмәсе, хатын-кызларның аллы-гөлле, төрледән-төрле милли киемнәре һәм, әлбәттә, яулыклар – барысы да бер-берсенә күркәмлек өстәп, күзләрне иркәләде, шул ук вакытта нинди генә милләттән булсак та, бердәм булуыбыз, тату яшәвебезне чагылдырды.

Чараның икенче өлеше тамаша залында узды. Анда мәртәбәле кунаклар – Салават шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Ирина Борисова, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Корылтайның Фән, мәгариф, мәдният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет рәисе урынбасары, “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова, Салават шәһәренең шәрәфле шәхесе, Ветераннар советы рәисе Суфия Зидиханова, шулай ук “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты әгъзалары – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Рамил Чурагул, җырчы, шагыйрә, рәссам Флера Шәрипова, Уфа, Стәрлетамак, Мәләвез районнары бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
- Татар яулыгы бәйрәме – ул милли йолаларны саклау гына түгел, ул милләтара татулыкны, бердәмлекне ныгыту да. Мондый бәйрәмнәр һәрбер халыкта бар. Русиядә Халыклар бердәмлеге елы, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы чикләрендә үткәрелгән бу чара безнең төбәгебезнең күпмилләтле булуын, төрле халыкларның дус-тату яшәвен күрсәтә, - диде Ирина Александровна, шәһәр хакимияте башлыгы Марат Заһидуллинның сәламнәрен җиткереп. Шулай ук ул шәһәр тормышында һәм милли хәрәкәтә катнашучы бер төркем активистларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Заһир Хәкимов та әлеге чараның мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте һәм аны оештыручыларга рәхмәтен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.
Татар конгрессының Салават шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Клара Сабирҗанова махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең әниләрен һәм хатыннарын сәхнәгә чакырып, аларның иңнәренә татар орнаменты белән бизәлгән яулыклар салды. Бу исә батыр егетләребезгә һәм аларның якыннарына зур хөрмәт һәм рәхмәт сүзләренең бер символы булды.
Кунаклар да буш кул белән килмәде – Конгрессның Башкарма комитеты әгъзасы, Хатын-кызлар бизнесы төбәкара ассоциациясенең Башкортстан буенча төбәк директоры Альбина Рсаева чараны оештыруга зур өлеш кертүчеләргә бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм чарасында кунакларның чыгышлары җыр-биюләр, шигырьләр һәм яулык тарихына кагылышлы бай мәгълүматлар белән үрелеп барды. Чараны “Агыйдел” мәдәни-ял үзәге директоры, Башкортстанның атказанган артисты Равил Хәкимов һәм татар теле укытучысы Эльвира Ваһапова бик оста итеп алып бардылар. Салават шәһәренең иҗади коллективлары, шул исәптән “Самрау” халкы биюләре мәктәбе тәрбияләнүчеләре, “Мирас” татар фольклор-вокал ансамбле әгъзалары, шулай ук кунаклар – сәхнә осталары үзләренең чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәде. Халкыбызның рухи байлыгын, мәдәни мирасын чагылдырган моңлы җырлар, милли колоритлы биюләр, яулыкка багышланган шигырьләр тамашачыларга онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Күркәм йола буенча, бәйрәм чарасы татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Мондый чаралар үткәрү бик мөһим. Алар безнең милли үзаңны ныгыта, тарихи хәтерне саклый, киләчәк буыннарга милли мирасыбызны тапшырырга ярдәм итә, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур йогынты ясый. Бердәм көч белән оештырылган бу күркәм чарадан анда катнашучы һәркем оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләр белән таралышты: “Яулык бәйрәме”дәвамлы булсын, яулыклар аша күңел җылысын, якынлыкны тоеп, һәркем үзенең тамырларын онытмыйча, тыныч күк астында яшәсен!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Автор фотолары.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас