+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
10 Июня , 12:25

Сәгать сукты – үләннәргә шифа “йөгерде”

Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында Сәгать бәйрәме бик борынгы заманнардан үткәрелә.

Сәгать сукты – үләннәргә шифа “йөгерде”Сәгать сукты – үләннәргә шифа “йөгерде”
Сәгать сукты – үләннәргә шифа “йөгерде”
“Сәгать суктыру”, “Сәгать сугу”, ә халык аны Сәгать бәйрәме генә дип кенә йөртә, дөньядагы бердәнбер төбәктә – Башкортстанның Бишбүләк районы Усак-Кичү авылында һәр елны, язгы чәчү эшләре тәмамлангач, 7 июньдә үтә. Авыл халкы әйтүенчә, бу бик тылсымлы көн, аның серен бары тик биредә яшәүчеләр генә аңлый. Ә ни өчен сәгать суккан көн һәм нилектән бу бәйрәм фәкать 7 июньдә билгеләнә? Бу көннең озынлыгы - 17 сәгать, төн 7 сәгать тәшкил итә. Күрүебезчә, монда 7 саны өстенлек итә. Әкиятләр, мәкаль-әйтемнәрдә дә бу сан серле булып санала. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, “җидегән чишмә”, “җидегән йолдыз”, “җиде кыз”, “җиде кат күк”, “җиде юл чаты"... 280 еллык тарихы булган бу авылда аны элек-электән һәм елның елы, үзләре әйтүенчә, “таш яуса” да билгеләп үтәләр. Авыл аксакаллары әйтүенчә, кешеләр кояшка табынган чакларда уйлап чыгарылган ул. Сәгать сугу – якты кояшка, зәңгәр күккә, кара җиргә, суга, яшел үләннәргә дан җырлау, һәммә җан иясен – хайваннарны, кошларны бөҗәкләрне хөрмәтләү мизгеле. Бу көнне һәрнәрсәгә рөхсәт була: дару үләннәре җыярга, мунча миллеге әзерләргә, су керә башларга да мөмкин. Бу көннән үләннәргә шифа керә, шушы көндә бәйләнгән мунча миллеге бик шифалы булып санала. Көтү кайтып, мал-туарларны урнаштыргач, кичке уеннарга чыкканнар. “Сәгать бәйрәме”ндә егетләр кыз күзләгән һәм көзге муллыкта өйләнешергә сүз куешкан. Мондый гаиләләр аеруча бәхетле булган, имеш.

Һәм менә ничә еллар дәвамында Усак-Кичү авылы халкы, читтә яшәүчеләр туган нигезләренә кайтып, Туганаш кулына – бердәмлекне, оешканлыкны чагылдырган “Сәгать суктыру” бәйрәменә җыела. Урыны да очраклы сайланмагандыр – аның гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел: матур таулар, салкын чишмә, зифа каеннар сихри көчкә ия. Күренекле язучы, “Кызыл таң” гәзитенең элекке мөхәррире Таһир Ахунҗановның (Таһир Таһиров) “Галия” әсәрендәге Галия каеннары да үсә биредә. Аларның парлылары да, парсызлар да бар. Өлкәннәрне сөендереп, яшьләрне дәртләндереп шаулый ул каеннар. Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларны алар шаулап озаткан, туган якларына исән-имин кайтучыларны иң беренчеләрдән булып каршы алганнар. Сәгать бәйрәменә җыелучылар тыныч күк йөзе бүләк итүчеләрне искә алалар. Бүген дә махсус хәрби операциядә Калинин авыл биләмәсендәге 31 асыл ир-егет Илебез азатлыгы өчен көрәшә. Ә тылдагылар – “Бердәмлек” волонтерлар штабына берләшеп, аларга ярдәм итә һәм алар да, каеннар да яугирләребезнең тизрәк Җиңү белән кайтуларын көтә.

Гадәттә, бу көнне яңгыр ява торган була. Быел да нәкъ шулай булды, авылда тамчылап кына үтсә, бәйрәм узган урында ул коеп түкте, ләкин бәйрәмнең яме бер дә китмәде, ул дәвам итте – берәй кеше урыныннан кузгалса икән. Килгән кунаклар тәү чирата “Авылым уңганнары” дигән мәйданчыкка үтеп, биредә яшәүче уңган һәм барлык эшләргә оста хатын-кызларның үзләре һәм аларның кул эшләре белән танышты. Ата-бабаларының көнкүрешен чагылдырган күргәзмә дә игътибарны җәлеп итте. Шунда ук волонтерлар штабы эшчәнлеге белән дә танышырга мөмкин булды. Аннан соң кунаклар “Тәмле табын” мәйданчыгына юнәлде. Өстәлләр милли ризыклардан сыгылып тора. Боларның барысын да бәйрәм хөрмәтенә авылның уңганнары үзләре пешергән. Кунакчыллык күрсәтү, килгән кешеләрне сыйлау, бүләкләр өләшү дә - әлеге бәйрәмнең бер үзенчәлегедер.

Балалар төрле уеннар үткәрелгән мәйданчыкларга таралышса, өлкәннәр сәхнә янына җыелды. Кунакларның чыгышлары, басу батырларын тәбрикләү, җыр-моң – барысы бергә үрелеп, искиткеч тамаша булды.
Мәртәбәле кунаклар – Бишбүләк районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Артур Галиев, Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, хезмәт ветераны Рәмзил Нуриәхмәтов, Калинин авыл биләмәсе башлыгы Ирек Лотфуллин, Бишбүләк районың шәрәфле шәхесе Фәнил Хөснетдинов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рим Ямалетдинов, имам-хатыйб Рәсим Хөснетдинов, шушы авылда туып-үсеп, аның киләчәген кайгыртып яшәүчеләр Урал Муфтахов, Рәмил Кыямов һәм башка мәртәбәле кунаклар җыелучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Әйткәндәй, аларның һәрберсе туган авылы тормышында актив катнашып, матди яктан ярдәм итеп яши. Әлеге бәйрәмне үткәрүдә дә аларның өлеше бәһалап бетергесез.

Бәйрәм кунакларның чыгышлары, җыр-биюләр, бүләкләү мизгелләре белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмдә авылның иң өлкән кешесен һәм яңа гына сабыйлары туган гаиләләрне тәбрикләү – күркәм йолага әверелгән. Бүген авылда 294 йортта 570тән артык кеше яши. Шуларның иң өлкәненә – Гобәйдә апа Кадыймовага 94 яшь, ә иң кечесе – Данияр Фәхрисламов.

“Башкортстан татарлары конгрессы”, “Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе”, “Ак Идел җире” иҗтимагый оешмалары активы да бәйрәмдә катнашып, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.

Күпмедер дәрәҗәдә сабантуйны хәтерләткән бу бәйрәмгә – Сәгать сугу көне һәм Усак-Кичү авылының 280 еллык юбилеена авыл халкы гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр, күпсанлы кунаклар да җыелды. Бәйрәм концерты да Бишбүләк районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең гасырлар дәвамында дус-тату яшәүләрен чагылдырды. Танылган сәхнә йолдызлары - Алсу Габдуллина һәм Илшат Сафин бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Гомумән, бу көнне барысын да үзләрен бер гаилә әгъзалары кебек хис ителәр, чөнки “Сәгать бәйрәме” - ул күңелләрне берләштерүче, рухи күтәренеклек бирүче бик күркәм чара. Шуңа мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итсен, киләсе буыннар да ата-бабаларының күркәм йолаларын саклап, әһәмиятен аңлап яшәсен.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас