+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
16 Июня , 04:35

Егерме биш район бәйрәм итә!

Республикада Сабантуйлар гөрли.

Егерме биш район бәйрәм итә!Егерме биш район бәйрәм итә!
Егерме биш район бәйрәм итә!
Узган атнада Сабантуйлар республиканың егерме биш районында үтә. Кырмыскалы районында да халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары, җырлары һәм биюләре бергә үрелгән хезмәт бәйрәме күпсанлы кунаклар катнашлыгында шаулап-гөрләп узды. Быел ул барыбыз өчен дә зур әһәмияткә ия булган Русиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы чикләрендә үтте. Ә Сабантуй ул чәчү эшләрен тәмамлагач үткәрелә торган һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне белдерү бәйрәме булу белән беррәттән, барысын да: олысын һәм кечесен, төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыючы күркәм һәм бик зур чара. Һәм бу көнне без тагын бер тапкыр илебезнең көче мәдәниятләрнең, йолаларның төрлелегендә, халыкларның бердәмлегендә, зур тату гаиләләрдә булуына инандык.

Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министры Артем Ковшов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тимергали Уразгулов, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Кәримова, Сә­ламәт­лек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте һәм анализ идарәсе начальнигы Гөлнара Камалова, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров, шагыйрь, язучы, “Меркурий” сәүдә үзәгенең генеральный директоры Айрат Сөләйманов, шулай ук Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесләре, оешма һәм предприятие, төрле учреждениеләр җитәкчеләре, күпсанлы кунаклар килде. Аларны һәм бәйрәмдә катнашучы кырмыскалылыларны район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров сәламләде һәм күңелле ял сәгатьләре теләде.
“Сабантуй-2026” әләмен күтәрү хокукы язгы кыр эшләре бәйгесендә җиңүче механизаторларга – “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан Вячеслав Павловка, “Урожай” җәмгыя­теннән Николай Семеновка һәм Илнур Исәнгуловка бирелде. Бәйрәмдә алдынгы хуҗалыклар, иң яхшы механизаторлар һәм сыер савучыларның исемнәре данга күмелде. Кырмыскалы районында эшчәнлек алып барган авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип “Артемида” токымчылык хуҗалыгы һәм “Урожай” җәмгыятьләре танылды.
Шулай ук әлеге чарада, күркәм йола буенча, районыбыз социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче башка тармаклар хезмәткәрләре дә бүләкләнде. “Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе” исеме дә күркәм йола буенча нәкъ Сабантуйда тапшырыла. Быел бу мактаулы исем Уфа шәһәренең Ашыгыч ярдәм клиник дәваханәсе табибы Илшат Мөхәммәт­җановка, туган як тарихын өйрәнүче Вера Никоноровага, “Артемида” токымчылык хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Пожидаевка бирелде. Сәхнәгә тагын бер күренекле якташыбыз Фәргать Котлыбаев та чакырылды. Фәргать Фәрит улы Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премиягә лаек булды.
“Ана даны” медальләрен тапшыру бүләкләү тантанасының иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе бул­гандыр. Сәвәләй авылыннан Әлфия Рәмзис кызы һәм Фәүзи Фуат улы Камаловлар гаиләсендә 6 бала тәрбияләнә. Фәһимә, Фаяз, Фәттах, Фәзилбәк һәм кечкенә Әлфинә – гаиләнең таянычы һәм ышанычы. Бу гаилә район тормышында да актив катнаша һәм авылдашлары арасында зур ихтирам казанган.
“Иң яхшы йорт” район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә — Сабантуйның күркәм бизәге. Быел исә беренче урынны Сарт-Нәүруз авылыннан Раушания һәм Ришат Рәхмәтуллиннар яулады. Йорт-куралар­ын гөл-чәчәккә күмеп, тәртиптә тот­кан, авылдашлары арасында хөрмәт казанган Кабак, Олыкүл, Константиновка, Иске Бәбеч, Алексеевка авылларындагы гаиләләр дә билгеләп үтелде.
Кырмыскалылылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм күрсәтүне төп бурычларының берсе дип исәпли. Гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына илтеп тапшыручылар — Илшат Латыйпов һәм Әхтәм Хәсәнов 428нче мотукчылар полкының өченче мотоукылар батальоны командованиесе һәм шәхси составының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасыннан соң Сабантуйның иң кызу һәм көтеп алынган өлеше – ат чабышлары башланды. Бу көнне дә “Сальма”, “Каракай”, “Чибәркәй”, “Матрос”, “Яшьлек”, “Очкын”, “Карга”, “Бумер”, “Магикан” һәм башка кушаматлы атлар чагу чыгышлары белән сөендерде. Башкорт токымлы чабышкы атлар арасында “Фазенда” клубыннан Рәзил Диязетдинов иярләгән “Яшен” иң җитезе булып чыкты. Ярымтокымлы атлар арасында Фәттахов шәхси хуҗалыгыннан Аяз Насыйров иярләгән атка җитүче булмады.
Билбауларда көрәш барган мәйданчыкны да халык сырып алды – биредә батырлар “Иң көчле” исеме өчен көрәште. Бу спорт төре генә түгел, ә ата-бабаларыбыздан калган күркәм йола, көрәш вакытында алар бер-берсенә генә каршы тормый, ә эчке көчләрен, рухларын да сыный. Шулай итеп, 80 килограмм авырлык категориясендә киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңү Олыкүлдән Илдар Сабитовка елмайды. 90 килограмм авырлыкта – шул ук авыл батыры Радмир Самиков иң көчлесе дип танылды. 90 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүне махсус хәрби операциядә катнашучы Сәвәләй авылы егете Алмаз Рамазанов яулады.
Көч, чыдамлылык таләп ителгән спорт төрләрендә катнашучылар быел аеруча күп булды. Мәсәлән, гер күтәрү буенча рекорд куелды. Тумышы белән Белоруссиядән булган, бүген Кырмыскалы районында яшәүче Александр Сак 16 килограммлы герне 83 тапкыр күтәрде. 36 яшьлек Александр соңгы елларда Сабантуйларда актив катнаша һәм ел саен спортның бу төрендә үзенең көчен сыный. 31 яшьлек Радмир Мөхәммәтҗанов – икенче урында, ул герне 78 тапкыр күтәрде.
Баганага менүдә үз көчләрен сынап караучылар да күп булды, аларның күбесе 18-19 яшьлек егетләр иде. 18 метр озынлыктагы багананың өчына менүчене ерактан күреп, күпләр шушы мәйданчыкка йөгерде, катнашучылар да, аларга көч биреп торучылар да бихисап җыелды. Кырмыскалы авылыннан 19 яшьлек Денис Теләпкулов Уфа шәһәрендәге Автотранспорт колледжында белем ала. Спорт белән даими шөгыльләнүе аңа 18 метр югарыга күтәрелергә көч биргәндер. Алайгыр авылыннан 18 яшьлек Илназ Ишемгулов та сынатмады. Ул җиңүчедән вакыт буенча гына калышты. Ә менә Сихонкино авылыннан Сергей Никитин рекорд куйды – 18 метрлы шома баганага ул 29 секунд эчендә менеп җитте. Узган елда ул 43 секундта күтәрелсә, быел вакытны ике тапкырга кыскарткан. “Мин бит авылда үстем, бөтен сере шунда!” — ди Уфа районындагы предприятие­ләрнең берсендә икмәк пешерүче-кондитер булып эшләүче 26 яшьлек Сергей.
Бу көнне балалар да, өлкәннәр дә үзләрен милли уеннарда, төрле ярышларда сынап карый алды. Көянтәләп су ташу, җәядән ук ату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык белән бәрешү кебек уеннар аеруча популяр булды. Кыскасы, һәркем үзенә күңелле шөгыль тапты.
Районның төрле оешма-пред­прия­тие­ләре, эшкуарлар үзләренә билге­ләнгән мәйданчыкларда тир­мәләр корды. Анда аларның эшчәнлеге белән якыннан танышырга мөмкин булды. Районыбызның мәдәният сарае артистлары һәм иҗади коллективлар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты да һәркемнең күңеленә хуш килде – сәхнә алды халык белән тулды. Гомумән, дуслык-туганлык бәйрәме барысын да берләштерде, күңелле ял сәгатьләре бүләк итте. Кырмыскалы халкы, республикабызның һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Быелгы Сабантуй да үзенең бәхетле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, арытаба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Егерме биш район бәйрәм итә!
Егерме биш район бәйрәм итә!
Егерме биш район бәйрәм итә!
Егерме биш район бәйрәм итә!
Егерме биш район бәйрәм итә!
Егерме биш район бәйрәм итә!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас