+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
16 Июня , 04:45

“Сәгать”тә очраштык!

Быел бәйрәм Усак-Кичү авылының 280 еллык юбилее белән бергә уздырылды.

“Сәгать”тә очраштык!“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать суктыру”, “Сәгать сугу”, ә халык аны “Сәгать” бәйрәме дип йөртә, Биш­бү­ләк районы­ның Усак-Кичү авылында һәр елны, язгы чәчү эшләре тәмамлангач, 7 июньдә үтә. Авыл халкы әйтүенчә, бу бик тылсымлы көн, аның серен бары тик биредә яшәүчеләр генә аңлый.

Ә ни өчен сәгать суккан көн һәм нилектән бу бәйрәм фәкать 7 июньдә билгеләнә? Бу — көннең озынлыгы 17 сәгать, төн 7 сәгать булган вакыт. Күрүебезчә, монда 7 саны өстенлек итә. Әкиятләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә дә бу сан серле булып санала. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, “җидегән чишмә”, “җидегән йолдыз”, “җиде кыз”, “җиде кат күк”, “җиде юл чаты”... Абага чәчәге дә җиде көн, җиде төн уртасында чәчәк ата, диләр бит! 280 еллык тарихы булган бу авылда аны элек-электән һәм елның елы, үзләре әйтүенчә, “таш яуса” да билгеләп үтәләр. Авыл аксакаллары әйтүенчә, кешеләр кояшка табынган чакларда уйлап чыгарылган ул. Сәгать сугу – якты кояшка, зәңгәр күккә, кара җиргә, суга, яшел үләннәргә дан җырлау, һәммә җан иясен – хайваннарны, кошларны бөҗәкләрне хөрмәтләү мизгеле. Бу көнне һәрнәрсәгә рөхсәт була: дару үләннәре җыярга, мунча миллеге әзерләргә, су керә башларга да мөмкин. Бу көннән үләннәргә шифа керә, шушы көндә бәйләнгән мунча миллеге бик шифалы булып санала. Шулай ук бу көннән печән чаба һәм басуларны чүп үләннәреннән эшкәртә башлаганнар. Көтү кайтып, мал-туарларны урнаштыргач, кичке уеннарга чыкканнар. “Сәгать бәйрәме”ндә егетләр кыз күзләгән һәм көзге муллыкта өйләнешергә сүз куешкан. Мондый гаиләләр аеруча бәхетле булган, имеш.
Һәм менә ничә еллар дәвамында Усак-Кичү авылы халкы, читтә яшәүчеләр туган нигезләренә кайтып, Туганаш кулы дигән урынга – бердәмлекне, оешканлыкны чагылдырган “Сәгать суктыру” бәйрәменә җыела. Урыны да очраклы сайланмагандыр – аның гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел: матур таулар, салкын чишмә, зифа каеннар сихри көчкә ия. Күренекле язучы, “Кызыл таң” гәзитенең элекке мөхәррире Таһир Ахунҗановның (Таһир Таһиров) “Галия” әсәрендәге Галия каеннары да үсә биредә. Аларның парлылары да, парсызлары да бар. Өлкәннәрне сөендереп, яшьләрне дәртләндереп шаулый ул каеннар. Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларны алар шаулап озаткан, туган якларына исән-имин кайтучыларны иң беренчеләрдән булып каршы алганнар. Сәгать бәйрәменә җыелучылар тыныч күк йөзе бүләк итүчеләрне искә алалар. Бүген дә Калинин авыл биләмәсеннән 31 асыл ир-егет Ватаныбыз азатлыгы өчен махсус хәрби операциядә көрәшә. Ә тылдагылар, “Бердәмлек” волонтерлар штабына берләшеп, аларга ярдәм итә, алар да, каеннар да яугирләребезнең тизрәк Җиңү белән кайтуын көтә.
Гадәттә, бу көнне яңгыр ява торган була. Быел да нәкъ шулай булды, авылда тамчылап кына үтсә, бәйрәм узган урында ул коеп түкте, ләкин бәйрәмнең яме китмәде, ул дәвам итте – берәр кеше урыныннан кузгалса икән. Килгән кунаклар, тәү чиратта, “Авылым уңганнары” дигән мәйданчыкка үтеп, биредә яшәүче уңган һәм барлык эшкә дә оста хатын-кызларның үзләре һәм аларның кул эшләре белән танышты. Ата-бабаларының көнкүрешен чагылдырган күргәзмә игътибарны җәлеп итте. Шунда ук волонтерлар штабы эшчәнлеге белән танышырга мөмкин булды. Аннан соң кунаклар “Тәмле табын” мәйданчыгына юнәлде. Өстәлләр милли ризыклардан сыгылып тора. Аларның барысын да бәйрәм хөрмәтенә авыл уңганнары пешергән. Кунакчыллык күрсәтү, килгән кешеләрне сыйлау, бүләкләр өләшү — әлеге бәйрәмнең бер үзенчәлеге.
Балалар төрле уеннар үткәрелгән мәйданчыкларга таралышса, өлкәннәр сәхнә янына җыелды. Кунакларның чыгышлары, басу батырларын тәбрикләү, җыр-моң – барысы бергә үрелеп, искиткеч тамаша булды.
Мәртәбәле кунаклар – Бишбүләк районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Артур Галиев, Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, хезмәт ветераны Рәмзил Нуриәхмәтов, Калинин авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ирек Лотфуллин, Бишбүләк районың шәрәфле шәхесе Фәнил Хөснетдинов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рим Ямалетдинов, имам-хатыйп Рәсим Хөснетдинов, шушы авылда туып-үсеп, аның киләчәген кайгыртып яшәүчеләр — Урал Муфтахов, Рамил Кыямов һәм башкалар җыелучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Әйткәндәй, аларның һәрберсе туган авылы тормышында актив катнашып, матди яктан ярдәм итеп яши. Әлеге бәйрәмне үткәрүдә дә аларның өлеше бәһалап бетергесез.
Рим Тәүхетдин улы – эре фермерларның берсе. Дүрт авыл биләмәсендә эшен җәелдергән хуҗалыгында 3300 гектар җир биләмәләре бар, 500 баш мал асрала. Язгы кыр эшләрендә зур көч салган, чәчү эшләрен тиз арада башкарып чыккан хезмәткәрләрен рәхмәт сүзләре белән телгә алып, аларны бүләкләп үтте. Рим Ямалетдинов бүләкләрне мул өләште. Иңне-иңгә куеп эшләгән авыл хакимияте башлыкларына, мәктәп директоры, ФАП мөдире, мәчетнең имам-хатыйбына һәм башкаларга да рәхмәтләрен җиткерде. Махсус хәрби операциядә катнашучы, әлеге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан яугир Илдар Хәсәнов та аның игътибарыннан читтә калмады. Яугирләргә кирәк-яраклар алу өчен акча тапшырды һәм “Сезне Җиңү белән көтәбез!” – дип изге теләкләрен җиткерде.
Бүләкләү мизгелләре арытаба да дәвам итте. Әлеге бәйрәмдә авылның иң өлкән кешесен һәм яңа гына сабыйлары туган гаиләләрне тәбрикләү күркәм йолага әверелгән. Бүген авылда 294 йортта 570тән артык кеше яши. Шуларның иң өлкәне – Гобәйдә Кадыймовага 94 яшь, ә иң кечесе – Данияр Фәхрисламов.
“Башкортстан татарлары конгрессы”, “Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе”, “Ак Идел җире” иҗтимагый оешмалары активы да, бәйрәмдә катнашып, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.
Күпмедер дәрәҗәдә сабантуйны хәтерләткән бу бәйрәмгә – Сәгать сугу көненә, Усак-Кичү авылының 280 еллык юбилеена авыл халкы гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр, күпсанлы кунаклар да җыелды. Бәйрәм концерты да Бишбүләк районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең гасырлар дәвамында дус-тату яшәвен чагылдырды. “Ак калфак”, “Ярангөл” татар фольклор ансамбльләре, “Хәзинә” башкорт халык фольклор ансамбле, “Чулпан”, “Зиләйлүк” вокал ансамбльләре, “Умырзая” бию коллективының чыгышлары, мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган милли биюләр, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раил Едихановның өздереп гармунда уйнавы беркемне дә битараф калдырмады. Лилия Мусаева, Тәбрис Нәфыйков, Сәрия Исламгалиева, Гөлназ Салихова, Фәүзия Хәсәнова һәм башка җырчылар сәхнәгә күтәрелеп, җыр башлау белән тирә-яктагы каеннар аларны күтәреп алган кебек тоелды. Бәйрәм кунаклары — Алсу Габдуллина һәм Илшат Сафин бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
Бу көнне барысы да үзләрен бер гаилә әгъзалары кебек хис итте, чөнки “Сәгать бәйрәме” — ул күңелләрне берләштерүче, рухи күтәренеклек бирүче мөһим чара. Шуңа мондый чаралар киләчәктә дә дәвам итсен, киләсе буыннар да ата-бабаларының күркәм йолаларын саклап, аларның әһәмиятен аңлап үссен.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Бишбүләк районы.


“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать”тә очраштык!
“Сәгать”тә очраштык!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас