Иске Акташ авылы халкының бердәмлегенә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Яз җитү белән төзекләндерү эшләренә тотыналар, авыл урамнарын, зиратны, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл биләмәсен, балалар мәйданчыгын тәртипкә китерәләр, шул ук вакытта бихисап мәдәни чаралар да үткәрәләр. Кыскасы, эшлиләр дә, матур итеп ял да итәләр. Авылның “Яшьлегем моңнары” татар фольклор коллективы — районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә уздырылган байтак чараларның чагу бизәге, “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының да актив әгъзалары алар. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә күркәм эшләр башкаралар, бихисап чаралар оештыралар. Акланнарда кызарып җиләк пешкән, чут-чут килеп кошлар сайраган җәйнең искиткеч бер көнендә үткәрелгән бәйрәм дә — шуның чагу мисалы һәм күпмилләтле районның рухи бердәмлеген, татулыгын күрсәтте, күршеләр белән дуслык җепләрен ныгытуга да тагын бер адым булды.
“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Зөлфия Әхмәрова җитәкчелегендәге Кырмыскалы бүлекчәсенең мондый бәйрәм үткәрү ниятен авыл халкы хуплап каршы алды һәм олысы-кечесе аны күркәм итеп үткәрү өчен үз өлешен кертте. “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты чикләрендә узган чарада, иске акташлылардан тыш, күрше авыллардан, Уфа, Казан шәһәрләреннән һәм Гафури районыннан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. Бәйрәмнең төп өлеше “Мәҗит Гафури эзләре буйлап...” дип исемләнеп, башкорт һәм татар әдәбияты һәм шигърияте классигы, драматург, фольклорчы Мәҗит Гафуринең тормыш һәм иҗат юлына багышланды. Бу очраклы түгел, язучы һәм шагыйрь күрше Гафури районында туса да, аның исеме Кырмыскалы районы белән дә тыгыз бәйле. Беренчедән, аның яраткан Суфия апасын күрше Сахай авылындагы олы яшьтәге кешегә кияүгә бирәләр. Сагынудан саргайган апасын күреп, кечкенә Мәҗит хәйран кала, соңрак ул аның образын “Кара йөзләр” әсәрендә чагылдыра. Ә Иске Акташ авылы янындагы Агыйдел елгасы ярындагы кыялар аның “Агыйдел буенда” хикәясендә сурәтләнә. Үзе ул күпмедер вакыт Иске Кыешкы авылы мәдрәсәсендә белем ала. Шуңа Мәҗит Гафуринең иҗатын өйрәнүчеләр дә әлеге бәйрәмдә катнашып, Гафури эзләре буйлап үттеләр. Шундый шәхесләрнең берсе — “Мәҗит Гафури XX гасыр” мәдәният фонды җитәкчесе Люция Камаева әлеге чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткереп, җыелучыларны тарих битләре буйлап сәяхәткә алып чыкты.
“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова да иске акташлылар тарафыннан оештырылган чараларга югары бәһа бирде һәм Мәҗит Гафуринең истәлеген саклауга өлеш кертүчеләргә, шул исәптән әлеге бәйрәмне оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Конгрессның Кырмыскалы районы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова чыгышында яшь буынга мөрәҗәгать итеп, милли әдәбиятыбызны өйрәнү мөһимлеген билгеләде, геройларыбызны белергә һәм аларның үрнәгендә иң яхшы кешелек сыйфатларына ия булырга кирәклеген ассызыклады.
Сахай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ришат Хөснетдиновның да ярдәме зур булды. Үз чиратында, Ришат Равил улы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, бүләкләрен тапшырды.
Әйе, бәйрәмгә әзерлек эшләре күпкә алдан башланган иде. Нәкъ шуңа күрә ул бик күркәм килеп чыкты да инде. Тәү чиратта, өмә оештырып, бәйрәм үткәреләсе биләмәне тәртипкә китерделәр, елга ярында басмалар ясадылар. Авылның уңган хатын-кызлары, үзара сөйләшеп, тәмле-тәмле милли ризыклар пешереп, табын кордылар. Илдар Шәйхетдинов казан асып, тәмле пылау әзерләде, Илнур Сөләйманов шашлык пешерде, ә Кәүсәр Таһиров һәм Айрат Мохтаруллин самавыр чәе белән сыйладылар. Агыйдел буенда узган бәйрәмне балык ашыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ислам Кәримов һәм Владислав Святлаков пешергән уха телеңне йотарлык иде.
Гомумән, чараның программасы бай эчтәлекле булды. Җилем-Каран авылындагы Мәҗит Гафуринең йорт-музее җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Нәҗметдинова алып килгән күргәзмә зур кызыксыну тудырды. Җыелучылар аны бик җентекләп карап, Мәҗит Гафуринең иҗади мирасына тирәнтен чумдылар.
Сахай авыл биләмәсе хакимияте куйган тирмә исә авылда яшәүче осталарның кул эшләре белән бизәлде һәм ата-бабаларыбызның көнкүрешен ачык чагылдырды. Шушы авылда туып-үскән, бүген Нагаево авылында яшәүче Фәнисә Мингалимова үзе теккән милли киемнәрнең тарихы белән таныштырып үтте. Рита Хаҗиева, Зинфира Суфиянованың нәфис бизәкле кул эшләре беркемне дә сокландырмый калмады.
Милли уеннар бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Иң мавыктыргычы — әлбәттә, балык тоту. Монда олысы да, кечесе дә катнашты: Агыйдел буенда яшәүчеләрнең иң яраткан шөгыле бит бу!
Җыр-моң иртәннән алып кичкә кадәр тынмады. Чара Мәҗит Гафуринең “Агыйдел буенда” хикәясен сәхнәләштерү белән башланып китте. Балыкчы бабай ролен башкаручы Баязит Гыйззәтуллин һәм авыл малайлары осталыгы белән тамашачыларны хәйран калдырды. Авылның иң оста гармунчысы Рәзим Әхмәтшин тирә-якны моңлы көйләргә күмде. Иске Акташ авылыннан Наилә Фәхретдинова җитәкчелегендәге “Яшьлегем моңнары”, Кабак авылыннан Халисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге “Илсөяр”, Гафури районының Җилем-Каран авылы мәдәният йорты каршындагы “Тере су” фольклор ансамбльләре, Уфа шәһәре кунаклары — Гүзәл Кадыйрова, Азалия Вәлиева, Венер Фәттахов һәм авылның үзешчәннәре җыелучыларга иң чагу концерт номерларын бүләк итте. Район Мәдәният сарае артистлары “Мәдәният” гомумдәүләт проекты чикләрендә алынган автоклуб белән килеп, бәйрәмгә ямь өстәде. Кырмыскалының шигъри җанлы шәхесләрен туплаган “Илһам” әдәби берләшмәсе әгъзалары иҗат җимешләре белән сөендерде.
Русиядә “Халыклар бердәмлеге елы”, Башкортстан Республикасында “Зур һәм тату гаилә елы” чикләрендә узган бу чара, чынлап та, авыл халкының бер гаиләдәй тату яшәвен, бердәм булуын күрсәтте. Әлбәттә, бу гаиләнең “әти-әнисе” – авыл старостасы Марат Сәйфуллин һәм урындагы клуб җитәкчесе Наилә Фәхретдинова – авылдагы барлык эшләрне, шул исәптән әлеге чараны оештыру да аларның иңнәрендә. Ә алар, үз чиратында, авылдашларына рәхмәтле. Шулай бердәм булганда, киңәшләшеп эшләгәндә генә авылның киләчәге бар, ул үсә, җанлана, матурлана.
Җыелучыларның һәммәсе мондый чараларның авыл тормышын җанландыруда, халыкның милли үзаңын үстерүдә, кешеләрне берләштерүдә, тагын да якынрак итүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бу бәйрәм, чынлап та, халыкның бердәмлеген, дуслыгын ныгытты. Киләчәктә дә шундый матур эшләр дәвам итәр, очрашулар ешрак узар, дип ышанасы килә. Һәрхәлдә, бу көнне башка бәйрәмнәрне дә Агыйдел буенда үткәрергә, ә Мәҗит Гафуринең 150 еллыгын тагын да күркәмрәк итеп оештырырга сүз куештылар.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.