+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
29 Июля , 08:50

“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”

Республика форумында чыгыш ясаучыларның һәммәсе шушы фикерне белдерде.

“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”
“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”
Уфа шәһәренең “Торатау” конгресс-холлында “Бердәмлектә – көч!” республика форумы узды. Русиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган бу колачлы чара Башкортстан татарлары конгрессы тарафыннан төбәк Башлыгы гранты һәм Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлекчәсе ярдәмендә оештырылды.

Милләтара татулыкны ныгыту һәм деструктив-мәгълүмати йогынтыга каршы көрәштә уртак алымнар булдыру максатын күз уңында тоткан очрашуда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 250ләп вәкил катнашты. Алар арасында дәүләт органнары хезмәткәрләре, милли-мәдәни берләшмәләр лидерлары, дин әһелләре, Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге, “Ватанны саклаучылар” фонды вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар бар иде.
Конгресс-холл фойесы бу көнне бәйрәмчә бизәлеп, татар моңнарына күмелде. Кул осталарының эшләреннән оештырылган бай күргәзмә дә милли рухны чагылдырды.
Оештыручылар – Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов билгеләвенчә, 1997 елдан эшчәнлеген башлаган иҗтимагый оешманың бүген һәрбер муниципаль берәмлектә 70 бүлекчәсе бар. Алар эшне дәүләт власте органнары һәм башка иҗтимагый оешмалар белән берлектә, кулга-кул тотынышып алып бара. Оешма татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен саклау белән берлектә, күпмилләтле республикабызда яшәүче төрле милләтләр арасындагы дуслыкны, татулыкны ныгыту юнәлешендә дә зур эш алып бара. Русия Президенты тарафыннан игълан ителгән Русиядә халыклар бердәмлеге елында бу миссия аерым әһәмияткә ия.
– Русия һәрвакыт көчле булды һәм хәлиткеч чорларда халыклар бердәмлеге аркасында җиңде. Бүген дошман халыклар арасындагы дуслыкны юк итәргә, халыкны дәүләт органнарына каршы куярга тырыша. Әмма гасырлар дәвамында урыслар, башкортлар, татарлар һәм башка йөзләгән милләт вәкилләре тыныч яшәгән. Бүген дә бер гаилә булып, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, дус һәм тату булып яшәвебезне дәвам итәбез. Русия Президенты Владимир Путин билгеләвенчә, күп милләтлелек – ул безнең көч. Әлеге форум белән дә без моның шулай булуын ачык күрсәтәбез, – диде Заһир Әхсән улы.
Чара бай эчтәлекле булды. Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең эчке сәясәт буенча җитәкче урынбасары Данияр Абдрахманов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Гражданлык җәмгыяте, мәгълүмати сәясәт һәм диннәр эшләре институтларын үстерү комитеты рәисе Рөстәм Ишмөхәммәтов, Башкортстан Башлыгы Идарәсенең милли сәясәтне тормышка ашыру буенча бүлек мөдире Илдус Каһарманов, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа епархиясе идарәчесе, Уфа һәм Башкортстан митрополиты Филарет, Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Эльза Карамурзина, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Елена Арямнова, Русия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Денис Чернавин, М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Эльвира Мацкевич һәм башкалар эшчәнлекләре турында сөйләп, үз чыгышларында безнең көчнең күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә булуын һәм киләчәктә дә үзара бердәмлекне саклау мөһимлеген билгеләп үттеләр. Арытаба экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре республикада экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору системасы; 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге; СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен реабилитацияләү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук форумда күп еллар дәвамында милли-мәдәни эшчәнлектә актив катнашкан, республикада төрле милләтләр вәкилләре арасында дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытуга зур өлеш керткән бер төркем активистларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре дә бар иде.
Эш программасы чикләрендә “Ватанны саклаучылар” фонды республиканың җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куйды. Башкортстан татарлары конгрессы да махсус хәрби операция башлану белән гомум эшкә зур өлеш кертә. Җитәкче шәхсән үзе һәм республикадагы бүлекчәләр гуманитар ярдәм озатуда актив катнаша. Форум чикләрендә “Ватанны саклаучылар” фонды һәм М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы белән дә бу эшчәнлекне рәсми рәвештә теркәп, килешүләргә кул куелды.
Форумның ахырында җыелучылар “Башкортстан халыкларына мөрәҗәгать” кабул иттеләр.
Данияр Абдрахманов форумда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәтләрен җиткерде һәм бүген безнең барыбызны да уртак максат берләштерә – барысын да Җиңү өчен эшлибез, дип билгеләде. Шулай ук Данияр Мәүлияр улы дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указы белән Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов “Хезмәт даны” медале белән бүләкләнде. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Александр Лапчук, “Махсус хәрби операциядә катнашучылар республика үзәге” коммерция карамагында булмаган оешмасы җитәкчесе урынбасары, “Русия халыклары ассамблеясе” төбәк бүлекчәсе әгъзасы Азамат Халиковка Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәте тапшырылды. Башкорт телен саклау, үстерү һәм популярлаштыруга көч салган бер төркем активистлар Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенең Рәхмәт хатларына ия булды.
Заһир Хәкимов барлык бүләкләнүчеләр исеменнән республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтләрен җиткерде.
– Безнең хезмәтебезне шулай югары бәһалаганыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез. Бу бүләкләр безне киләчәктә дә республикабыз үсешен, милләтара татулыкны, бердәмлекне ныгыту өчен тырышып эшләргә илһамландыра, – диде Заһир Әхсән улы.
“Бердәмлектә – көч!” форумының беренче этабы узды, икенче өлеше исә республикабызның район һәм шәһәрләрендә август-сентябрь айларында үтәчәк. Алар, һичшиксез, Башкортстанның киләчәк үсешенә, халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүче, уртак максатларга ирешү юлларын ачарга ярдәм итүче чаралар булыр, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”
“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”
“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”
“Көчебез – күп теллелектә, күп милләтлелектә, күп мәдәниятлелектә!”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас