+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
29 Июля , 08:20

Өлкендедә сабантуй гөрләде

Дуван районында милли йолаларыбыз тергезелә.

Өлкендедә сабантуй гөрләдеӨлкендедә сабантуй гөрләде
Өлкендедә сабантуй гөрләде
Элекке чорда cабантуй зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызлар бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Дуван районының Өлкенде авылында үткән сабантуй да нәкъ шул вакытны хәтерләтте.

“Изге мирас” татар иҗтимагый оешмасы һәм Өлкенде авыл хакимиятенең сабантуй оештыру идеясен биредә яшәүчеләр хуплап ала һәм үзләре дә зур ярдәм күрсәтә. Бердәм карар яз көне үк халык җыенында кабул ителгән, чарага әзерлек эшләре дә шунда ук башланып китә: оештыру комитеты, программа раслана, акча җыялар. Әйткәндәй, авыл халкы чараны оештыру чыгымнарының күп өлешен үз өстенә ала. Эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре дә ярдәм күрсәтә.
Өлкенде совхозының гөрләп торган чакларында сабантуйлар авыл янындагы шушы акланда үткәрелә иде. Хәзер инде агач сәхнәдән бернәрсә дә калмаган. Барысын да яңадан тергезергә туры килгән. Төзелеш материаллары сатып алып, үз көчләре белән сәхнә, эcкәмияләр, уен мәйданчыклары ясап куйганнар. Барлык эшләрне оештыруны, шушы авылда туып-үскән эшкуар Эльмир Шәфыйков үз өстенә алган, акчалата да ярдәм күрсәткән.
Ә бәйрәм алдыннан, борынгы йола буенча, инициатив төркем авыл буйлап йөреп, ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр җыйган. Шунысы куанычлы, беркем дә читтә калмаган, һәр йорттан бүләкләр – чигүле сөлгеләр, яулыклар мулдан җыелган. Оештыручылар билгеләвенчә, бу эштә авылның Пролетар һәм Үзәк урамнарында яшәүчеләр зур активлык күрсәткән. Урамнар буйлап гармунга кушылып, җырлап-биеп йөрүчеләр бәйрәм кәефе тудыра һәм барысын да “Сабантуйга килегез!” дип чакыра.
Бу сабантуйны борынгы йолаларга туры китереп үткәрергә карар ителгән, шуңа ул искиткеч җылы, күркәм килеп чыкты. Бәйрәм искиткеч матур күренеш белән башланып китте: милли киемнәрен киеп, татар җырларын башкарып, бүләкләр эленгән колга белән мәйданга килеп керүчеләр барысын да таң калдырды. Менә нинди бит ул авыл сабантуе! Безнең бабаларыбыз да нәкъ шулай итеп, бердәм булып, күңелле итеп үткәргән бит аны. Кунакларны мәдәният хезмәткәрләре каршы алды һәм милли ризыклар белән сыйлады.
Яланга Ар һәм Кадыйр авыллары уңганнарының кул эшләре белән бизәлгән зур тирмә ямь өстәде. Урындагы хатын-кызлар кунакларны учакта пешерелгән пылау һәм самавыр чәе белән сыйлады. Сәүдә рәтләре дә тезелеп киткән иде: анда сувенирлар, уенчыклар, тәм-томнар тәкъдим ителде.
Чараны тантаналы шартларда ачканнан соң, сүз кунакларга бирелде. Дуван районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Никита Шерстобитов, Өлкенде авыл хакимияте башлыгы Эльза Гарипова, имам-хатыйб Фаил Фәрхиуллин, “Изге мирас” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Фәдис Рамазанов һәм Альбина Якупова, җыелучыларны сәламләп, әлеге чараны оештыруга зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Авыл тормышында актив катнашкан яшьләр дә бүләксез калмады – аларга Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов махсус бүләкләр җибәргән иде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегеннән дә милли хәрәкәттә катнашучыларга бүләкләр өләшенде.
Ә сабантуй флагын күтәрү хокукы, күркәм йола буенча, урындагы фермерлар Рәдис Билалов һәм Алмаз Газимуллинга бирелде.
Концерт программасында Өлкенде, Кадыйр, Иске Хәлил, Мәсәгуть авылларының үзешчәннәре, шулай ук Уфа, Екатеринбург шәһәрләре, Бүздәк, Чишмә районнарыннан кунаклар чыгыш ясады. Әлеге бәйрәм чикләрендә биредә татар җырларын башкаручыларның “Яңгырый халык җырлары” конкурс-фестивале дә үтте. Нәтиҗәдә, Илеш районында туып-үсеп, бүген Екатеринбург шәһәрендә яшәүче баянчы һәм җырчы Рәүдәт Муллаянов фестивальнең Гран-при иясе булды. Шулай ук бу көнне Өлкенде авылында туып-үскән, “Изге мирас” оешмасы активисты Ришат Сафин сүзләренә һәм Өлкенде егете Фәдис Рамазанов көенә язылган “Иван-чәй”, “Балачак” җырларының премьерасы да узды.
Билгеләнгән вакытка сабантуй кунаклары ат чабышлары узачак урынга ашыкты. Элекке вакытларда да атлар нәкъ шушы юллардан очып үтәләр иде, дип искә ала авыл халкы. Менә дистә еллардан соң янә шушы күренеш. Шуңа беркем дә шатлыклы тойгыларын тыеп тора алмады. Мавыктыргыч һәм иң тамашалы ярышның җиңүчесе – Дуваннан “Господин” кушаматлы чабыш аты финишка тәүгеләрдән булып килде. Ат өстендә — Өлкенде авылы егете, бик күп ярышларда җиңүче Илгиз Яһүдин. Әйткәндәй, ул өч бала әтисе һәм авыл Советы депутаты да.
Икенче урында – Өлкенде авылыннан Рәдис Билаловның шәхси хуҗалыгындагы “Рэд” кушаматлы ат. Җайдак Петр Рязановның да ат ярышларында катнашу тәҗрибәсе җитәрлек. Өченче булып килгән “Иркә” кушаматлы атны Мәчетле районыннан Айнур Бәйрәмгулов иярләгән иде.
Сабантуйда уен мәйданчыклары да гөрләп торды: балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты, төрле ярышларда катнашып, бер-берсе белән көч сынашты. Нинди генә уеннар үтмәде биредә – капчык белән сугышу, капчык киеп һәм кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтәләп су ташу, шулай ук армрестлинг, маст-реслинг, волейбол ярышлары... Барысын да санап бетергесез. Әлбәттә, иң күп тамашачылар сабантуйның тагын бер бизәге булган милли көрәш мәйданчыгында иде. Сабантуй батыры дип Мәсәгуть авылыннан килгән Эдуард Игмурзин танылды.
Сабантуйга килүчеләрнең һәммәсе онытылмас тәэссоратлар алды. Өлкәннәр яшьлеген искә төшерде, кыр эшләреннән соң рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге булуына шатланды. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар сыйныфташлары белән очрашуны нәкъ шушы көнгә билгеләгән иде. Авыл халкы өчен генә түгел, читтән кайтучылар өчен дә сабантуй икеләтә бәйрәмгә әверелде.
Бәйрәм кичке уен белән тәмамланды. Башыннан ахырына кадәр җыр-моң, биюләр белән үрелеп барган күркәм чара анда катнашучыларның һәммәсенә тагын да бер елга, киләсе сабантуйга җитәрлек уңай тәэссоратлар бүләк итте.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.


Өлкендедә сабантуй гөрләде
Өлкендедә сабантуй гөрләде
Өлкендедә сабантуй гөрләде
Өлкендедә сабантуй гөрләде
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас