+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
5 Августа , 08:30

Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши

Зианчура районының Күгәрчен авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме шаулап-гөрләп узды.

Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яшиКүгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күптән түгел Башкортстаныбызның горур таулар, чылтырап аккан чишмәләр, куе урманнар кочагында урнашкан искиткеч күркәм төбәгендә – Зианчура районының Күгәрчен авылында булу бәхете насыйп булды. Республикабызның көньягындагы иң зур татар авылларының берсе ул. Табигате белән бергә кешеләре дә шат күңелле, ачык йөзле, бер-берсенә ярдәмчел булып, авылларының киләчәген кайгыртып яши. Җиләкләр пешкән җәйнең матур бер көнендә, авыл халкының күңелен күтәрү, бердәмлекне ныгыту максатыннан, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның урындагы бүлекчәсе, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре ярдәме белән “Саумысыз, авылдашлар!” дигән зур бәйрәм оештырды. Бу чара аеруча көтеп алынды, чөнки соңгы елларда мондый күмәк җыеннар еш булмаган.

“Саумысыз, авылдашлар!”

Күгәрчен авылы янындагы “Бабай тугае”нда бәйрәм иртәдән үк башланып китте. Кайчандыр сабантуйлар узган авыл янындагы мәйдан халык белән тулы иде. Байтак еллар дәвамында биредә бәйрәмнәр уздырылмагач, барысын да яңартырга туры килгән. Өмәләр үткәреп, бихисап төзекләндерү эшләре башкарганнар. Бу эшкә барлык авыл халкы, хәтта читтә яшәүчеләр дә актив кушылган. Сүрәм авыл биләмәсе башлыгы Азамат Батыршин чараны ачып, җыелучыларны кайнар сәламләде һәм шул уңайдан рәхмәт сүзләре җиткерде.
– “Саумысыз, авылдашлар!” исем өчен генә үткәрелмәсен, ә авыл өчен истәлекле вакыйгалар, күркәм үзгәрешләр белән дә хәтердә калырга тиеш. Шуңа әзерлек эшләре ел дәвамында алып барылды. Изге эштән беркем дә читтә калмады, хәтта читтә яшәүчеләр дә акчалата ярдәм күрсәтте. Менә бүген кече ватаныбызны зурлап, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз да кайткан, күпме кунаклар җыелган. Бу безнең өчен горурлык һәм зур вакыйга, – диде Азамат Фәйзулла улы һәм авыл тормышында даими рәвештә актив катнашып яшәүче һәм әлеге чарага әзерләнүдә, аны үткәрүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Шулай ук Уфа моторлар эшләү заводыннан да авылдашларга бүләкләр җибәрелгән иде. Аларны исә Финат Төхвәтуллин һәм Юнир Туймакаев тантаналы шартларда тапшырды.
Бәйрәмдә катнашучыларны “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты һәм “Ак Идел җире” төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы активы да сәламләде һәм татар телен, мәдәниятен үстерүдә башкарган эшләре, милли хәрәкәттә җанып-көеп эшләүчеләрне бүләкләп үттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында районда эшләүче бердәнбер татар теле укытучысы Гөлара Гомәрова да бар иде. Тумышы белән Яңа Чебенле авылыннан булган Гөлара Бүләк кызы 35 ел Күгәрчен авылында яши һәм биредәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.
Сәхнәдә кунакларның чыгышлары, бүләкләү мизгелләре җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Анда районның сәхнә осталары, авылның сәләтле кешеләре, күрше авыллар­ның үзешчәннәре катнашты һәм бәйрәм кәефе бүләк итте. Каргалы авылыннан Гөлсем Аскарова җитәкчелегендәге “Умырзая” татар фольклор ансамбле 8 ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Берничә ел элек ир-егетләрдән торган “Мирас” ансамбле белән берләшеп, бик күркәм һәм зур коллектив төзегәннәр. Хәзер инде “Умырзая”лар райондагы байтак чараларны үзләренең чыгышлары белән бизи. Бәйрәмдә балаларның катнашуы аңа аерым ямь өстәде. Авыл тарихына байкау ясаган Зианчура районының шәрәфле шәхесе Ирек Мәсәгутовны җыелучылар ихлас тыңлады. Белеме буенча ул тарих укытучысы, соңгы 20 елда агро­сәнәгать колледжы директоры булып эшләгән Ирек Сәмигулла улы бу мәгълүматны, башлыча, авыл тарихын Ирек Төхвәтуллинның китапларыннан алган. Әйткәндәй, әлеге бәйрәм чикләрендә Күгәрчен авылындагы күркәм мәктәптә Ирек Шәрәф улы истәлегенә тактаташ ачылды.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәй­рәме авыл сабантуен хәтерләтте. Сәхнәдән читтә төрле-төрле күңел ачу чаралары, уеннар, спорт ярышлары әзерләнгән иде. Һәркем, яше-карты, үзләренә ошаган уеннарда катнашты. Хатын-кызлар арасында көянтәләп су ташу, егетләр өчен баганага менү, чүлмәк вату кебек уеннар бик популяр булды. Ә милли көрәш мәйданында иң көчле батырлар алышты. Бәйге җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш, бәйрәмдә төрле күргәзмәләр оештырылды. Авылның уңган кешеләре үзләренең хезмәт җимешләре – бал һәм башка төрле продукциясен алып чыккан. Биредә яшәүче халык кәсепләре халыкның игътибарын җәлеп итте. Авыл хатын-кызларының кулдан ясаган бизәнү әйберләре, милли киемнәр, чигүле түбәтәйләр, келәмнәр зур кызыксыну уятты. Исәнгул авылыннан килгән Салават Алсынбаевның шәхси коллекциясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Борынгы әйбер­ләрне ул район буенча үзе казып, эзләп таба. Коллекциясендәге әйбер­ләр арасында төрле чорларга караган савыт-саба, кораллар, бизәнгечләр, көнк­үреш әсбаплары... Аларны карап чыккан һәркем узган гасырларга сәяхәт кылган кебек хис итте.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәй­рәме төнгә кадәр дәвам итте һәм билгеле артистлар катнашлыгында стадионда узган дискотека белән тәмамланды.
Күгәрчен – Зианчура районындагы өч татар авылының берсе – бик зур, күркәм, төзекләндерелгән, бүген биредә 700гә якын кеше яши. Мәчетле, мәктәпле, чишмәләргә дә бай. Авылларының киләчәген кайгыртып, аның үсеше өчен көчен кызганмый тырышып эшләүче һәм бердәм халык яшәве һәрнәрсәдә чагыла. Авыл мәктәбендә бүген 70тән артык бала белем ала. Әлеге вакытта анда күләмле ремонт эшләре бара. Яңа уку елын балалар тагын да яхшырак шартларда каршы алачак. Ә андагы искиткеч бай музей үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы алтын күпер сыман. “Экспонатлар һәрберсе тирән тарихка, авыл халкының тормышына, хезмәт һәм хәрби юлына бәйле. Аларны саклап, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурычыбыз”, – ди музей мөдире Айгөл Тюмаева.

Төбәк кешеләре белән көчле

Әлбәттә, һәр якның төп байлыгы – аның тырыш, уңган кешеләре. Әлеге сәфәр барышында аларның бер­ничәсе белән якыннан танышу мөмкинлеге булды. Районның иҗтимагый тормышында, милли хәрәкәттә актив катнашып яшәүче шәхесләрнең берсе Шамил Хәсәнов “Башкортстан татарлары конгресс­ы”ның Зианчура бүлекчәсенә җитәк­челек итә. Агымдагы елда ул Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнгән. Бу югары бүләк аның татар милләтенең үсешенә керткән зур өлешен генә түгел, ә милли гореф-гадәтләрне, телне, мәдәниятне саклап калуда, киләчәк буыннарга җиткерүдә аның тирән кайгыртуын һәм намуслы эшен дә билгеләп үтә. Төрле чаралар оештырудан тыш, ул үзе дә һәрбер чараның бизәге. Бөек шагыйрь­ләребезнең бихисап шигырьләрен ул сәнгатьле итеп яттан сөйли, шул ук вакытта үзе дә шигырьләр иҗат итә, моңлы тавышка ия.
Милли хәрәкәттә аның уң кулы – Риф Халитов. Исәнгул авылында яшәсә дә, тумышы белән ул Күгәрчен авылыннан. Төзелеш юнәлешендә эшкуарлык белән шөгыльләнүче Риф Рәшит улы – туган ягының калканы, терәге, ярдәмчесе, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Һәрхәлдә, туган районының үсешендә аның да өлеше зур. Исәнгул авылындагы парктагы эшләрне дә контракт буенча аның төзелеш оешмасы башкарган. Ә күпме чишмәләрне ул үз исәбенә төзекләндергән! Бу эшне ул киләчәктә дә дәвам итәргә ниятли. Авыллар тарихы буенча китаплар бастыру, тарихыбызны саклау эшендә дә аның өлеше бәһалап бетергесез. Шул ук вакытта күркәм гаилә башлыгы да ул.
Күгәрчен авылы старостасы, урындагы мәктәп укытучысы Венер Байгилдинга да авылдашлары тирән рәхмәтле. Туган ягының тарихын тирән белүче, үткәннәргә хөрмәт белән караучы, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белән шөгыльләнүче Венер Тимерхан улын олысы-кечесе хөрмәт итә. Шул ук вакытта үзенең гаилә эшен дә үстергән – Ямашлы сусаклагычы биләмәсендә “Оҗмах почмагы” дигән искиткеч ял итү урыны төзегән. Бүген аннан туристлар өзелми, ял итү өчен биредә барлык шартларны да булдырган. Эшкуар авылдагы, райондагы байтак ча­раларның, изге башлангычларның иганәчесе дә.
Шунысы куанычлы, яшьләр дә өлкәннәрдән үрнәк алып, авыл биләмәсе тормышында актив катнашып яши. Үрнәк шәхесләрнең тагын берсе – Наил абый Туймакаев – ул авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе. Олы яшьтә булуына карамастан, барлык изге эшләрнең уртасында кайный ул, шул ук вакытта абруе зур булгач, аның сүзе үтемле, үзе артыннан башкаларны да ияртә ала. Яшьләр советы рәисе Дамир Кәримов турында да байтак мактау сүзләре яңгырады. Сүрәм авыл биләмәсе башлыгы Азамат Батыршин әйтүенчә, барлык эшләрне һәрвакыт киңәшләшеп, бердәм булып башкаралар, шуңа авырлыклар да бик сизелми, ә нәтиҗәсе куанырлык була. Әйткәндәй, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә булып, моның шулай икәненә үзебез дә инандык.
Гомумән, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме дусларны, туганнарны, авылдашларны һәм күпсанлы кунакларны бер мәйданга җыйды, очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте һәм күгәрченлеләрнең күгәрченнәрдәй гөрләшеп, дус, тату, бердәм булып яшәвен чагылдырды.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Зианчура районы.


Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Күгәрченлеләр күгәрчендәй гөрләшеп яши
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас