+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
6 Августа , 16:05

Уртак максатлар – уртак эшләр

ыйгы районы үзәгендәге күркәм мәчет кунаклар кабул итте – биредә “Бердәмлектә – көч!” республика форумының икенче этабы чикләрендә “түгәрәк өстәл” форматында чара узды.

Уртак максатлар – уртак эшләрУртак максатлар – уртак эшләр
Уртак максатлар – уртак эшләр
Дин – телне, тел динне саклый, диләр. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Кыйгы районы бүлекчәсе җитәкчесе Владик Заһиров, дин әһеле буларак, шундый фикердә. Ул үзенең эшчәнлегендә тел, дин, гореф-гадәтләр һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирә. Аның фикеренчә, бу төшенчәләр аерылгысыз һәм бер-берсен тулыландыра, ныгыта. Нәкъ шуның өчен Кыйгы районындагы татар хәрәкәте тарафыннан оештырылган чараларның күбесе дин әһелләре, урындагы хакимият вәкилләре, төрле оешмалар белән берлектә үткәрелә. Изге максатларны күз уңында тотып, “Бердәмлектә – көч!” республика форумы чикләрендә оештырылган чара да - шуның ачык бер мисалы булды.
Кыйгы районында татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү өчен күп эшләр башкарыла. Мәчетләр төзелә һәм яңартыла, дини чаралар үткәрелә, Коръән уку дәресләре оештырыла. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытыла, милли бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Бу эшләрнең барысы да яшь буынны үз тамырларына, үз халкына якынайту, милли үзаңны тәрбияләү максатыннан башкарыла. “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Владик Заһиров җитәкчелегендәге Кыйгы районы бүлекчәсе һәм Руслан Хәбибҗанов җитәкчелек иткән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе бүлекчәсе бу эшләрдә актив катнаша, чараларны да алар, башлыча, бергәләп үткәрәләр, районда яшәүче татарларны берләштерү, аларның рухи һәм милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төрле мөмкинлекләрне эзлиләр.
Чирек гасырдан артык элек ачылган район үзәгендәге күркәм мәчеттә кунакларны ихлас каршы алдылар. “Бердәмлектә – көч!” форумы чикләрендә узган чарада Кыйгы районының төрле авылларыннан тыш, күрше Салават, Дуван, Мәчетле һәм республикабызның башка район-шәһәрләреннән дин әһелләре, эшкуарлар, төбәкне өйрәнүчеләр, шулай ук төрле милли иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
Күркәм гадәт буенча, чара изге Коръән сурәләрен укудан башланды. Аннары җыелучылар районның имам-мөхтәсибе Марсель хәзрәт Гыйбадуллинның эчтәлекле вәгазен тыңлады. Вәгазьнең төп фикере – бердәмлекне ныгыту, үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту. Һәркемнең үз якыннары, дуслары, күршеләре алдында җаваплылыгы барлыгын искәртте имам. Моннан тыш, Марсель хәзрәт яшь буынны тәрбияләүнең әһәмиятен дә атап үтте.
Туган телләрне саклауга зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү тантанасы – чараның иң дулкынландыргыч мизгелләре булгандыр. Район мәктәпләрендә туган телләрне укыткан укытучыларга, мәгариф ветераннарына Владик Заһиров тырышлыгы белән Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы рөхсәте һәм республиканың Ветераннар советы белән берлектә булдырылган “Мактаулы укытучы” дигән күкрәк билгеләре тапшырылды. Шулай ук республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, милли мирасны саклауга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыручыларга “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Өйлә намазыннан соң чараның икенче өлеше башланды – җыелучылар "түгәрәк өстәл" артына утырып, бүгенге көндә актуаль булган темалар буенча фикер алышты. Туган телләрне саклау, тарихыбызны өйрәнү кебек мәсьәләләр белән берлектә милли-мәдәни оешмалар арасындагы элемтәне ныгыту, бергәләшеп экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшү, шулай ук махсус хәрби операциядәге яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында җентекле сөйләшү булды. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.
Әлеге очрашу барысы өчен дә файдалы булды, чөнки анда катнашучылар үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде, яңа идеяләр белән кабынды, ә бу, үз чиратында, алга таба бергәләп эшләргә, уртак максатларны, бердәм проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас