

«Дуслык» җырының сүзләрен дә, көен дә Азат Ногманов иҗат иткән, аранжировкасын Илдус Дәүләнов ясаган.
«Дусларга рәхмәт әйтә белү - иң кирәкле сыйфатларның берсе. Гүзәл Аликовнаны бу снипетта төшерү очраклы түгел, әлбәттә. Шатлык та да, кайгыда да янәшәгездә булырлык дуслар телим үзегезгә! Аликовна, Аликовнааауууууу... Рәхмәт сиңа! Күпме сынауларны бергә уздык. Ниһаять, бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда. Бу җыр – иң якын дусларыгызга рәхмәт әйтү чарасы. Дусларыгызны җыр астында билгеләгез, ә мин сториста куярмын — бөтен дөнья белсен, янәшәгездә нинди гаҗәеп кешеләр бар икәнен», – ди Илсөя Бәдретдинова.
Фото: видеодан скриншот.