+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
9 август , 09:50

Үзбәкстанда Сабантуй гөрләде

Үзбәкстанның Ургенч шәһәрендәге Әмир Тимур исемендәге үзәк паркта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй узды. Бәйрәм шәһәр халкын һәм кунакларын бер мәйданда җыйды, милли традицияләр, халык уеннары һәм җыр-биюләре белән таныштырды. Бу хакта Үзбәкстанның Хорезм өлкәсе Татар мәдәни-агарту үзәге рәисе Дамира Латыйпова хәбәр итә.

Үзбәкстанда Сабантуй гөрләдеҮзбәкстанда Сабантуй гөрләде
Үзбәкстанда Сабантуй гөрләде

Чара кунаклары өчен концерт программасы, милли уеннар, спорт ярышлары, халык иҗаты күргәзмәләре әзерләнде. Сабантуй илебездә яшәүче халыкларның бердәмлегенең һәм мәдәни мирасны саклап калуның символына әйләнде.


Бәйрәмгә Татарстаннан Алинә Әхмәтшина һәм Инсаф Ганиев кебек артистлар килде. Аларның чыгышлары чараның чын бизәге булды һәм тамашачыларга матур тәэссоратлар бүләк итте.
Сабантуйны оештыру комитеты Хорезм өлкәсе һәм Ургенч шәһәре хакимиятенә, барлык партнерларга, спонсорларга, милли-мәдәни үзәкләргә, артистларга, спортчыларга, волонтерларга һәм бәйрәмнең күпсанлы кунакларына ярдәмнәре, актив катнашулары һәм чараны үткәрүгә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.
Сабантуй алга таба да төрле милләт, буын һәм мәдәният кешеләрен берләштерүче күркәм традиция булып калыр, дип өметләнәбез, ди оештыручылар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас