+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
11 Августа , 07:17

“Бер гасырлык Тукаем”

Монда халык, туган авылларының “...мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш” икәненә инанып яши

“Бер гасырлык Тукаем”“Бер гасырлык Тукаем”
“Бер гасырлык Тукаем”

Белүебезчә, халкыбыз милләтнең символы, көзгесе булган, дөньяның ачысын да, төчесен дә сабый чагыннан татып, бакыйлыкка бик иртә күчкән, иҗаты көрәш рухы, милләт гаме белән сугарылган, халыкка хезмәт итүнең тиңсез һәм соклангыч бер үрнәге булган, кабатланмас, мәшһүр шагыйрен, үзенең Тукаен һәрчак зурлаган, аның әсәрләрен Коръән белән бергә саклаган, исемен төрле юллар белән мәңгеләштерергә тырышкан. Күптән түгел үзенең бер гасырлык юбилеен киң билгеләп үткән Борайның Тукай авылы да, мөгаен, моңа дәлил була аладыр.


Җир җитмәү сәбәпле, 1926 елда законлы рәвештә 150 гектар кишәр­лек алып, Зур Бадрак авылыннан 57 гаилә аерылып чыгып, табигать­нең искиткеч гүзәл бер почмагында яңа авылга нигез салалар. Авылга исем бирү мәсьәләсе бик тиз хәл ителә: милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукайны якыннан күреп белгән, күп шигъри әсәрләрен яттан сөйләп йөргән Мөхәммәтгата хәзрәт Биккинин тәкъдимен халык бертавыштан кабул итә, һәм шул рәвешле Тукай авылы барлыкка килә. Ишле гаиләле, унөч балалы хәзрәт “халык дошманы” ярлыгы белән сөргенгә җибәрелеп, шунда гаеп булса да, ул атама биргән авылның бер дәверлек тарихы белән бергә хәзрәт исеме дә онытылмый, халык күңеленең матур һәм рәхмәтле хатирәләрендә яши бирә. Авыл менә инде шул рәвешле йөз ел дәвамында туган җиренә, туган теленә, иманына тугры булып, матур көн итеп килә. Әдипнең “Әгәр милләт мине илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем” дигән сүзләренә тугрылыкта авыл аның исемен мәңгеләштерүгә үзенең матур өлешен кертә.
Биредәге халык, шагыйрьгә кушылып, “Авылымның ямен, суы тәмен беләм, шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән” дигәндәй, аны үзләре матурлап, уңайландырып, гөлгә күмеп яши белә. Аның юбилеена берничә ел элек үк әзерлек күрелә башлаган: Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, кайтып бакыйлыкка күчкәннәрнең исемнәрен мәңгеләш­тереп, күркәм обелиск төзелгән, авылның горурлыгы булып, халыкны иманга чакырып, намазга дәшеп торучы Аллаһ йорты калкып чыккан. Авылның хәтта үз музее дә бар, клубы гөрләп эшли, милли мәдәниятне үстерүгә, халыкның традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга үз өлешен кертә. Бәйрәм хөрмәтенә яңартылган коймалар көязләнеп утыра, йорт-ихата алларын аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Халык барлыкта, муллыкта көн күрә, һәр йорт хуҗалыгы төрледән-төрле техникага, заманча җиһазларга бай. Урамнар тигез итеп чабылган, һәр җирдә төзеклек, чисталык. Чөнки элек-электән халкыбыз үзенең пакълеге, сафлыгы белән аерылып торган, чисталыгы белән үрнәк булган. Ул бу хәләтенә, җирен, суын, торган урынын тәртиптә тотуга бүген дә тугры. Тукайлылар тарихи нигезләренә кот кундырып, туган туфракка хезмәт итеп яши белә. Кабатланмас шагыйре­безнең “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип ташлаган ораны аның исемен йөрткән авыл халкының һәрчак хәтерендә. Шуңа авылларын киләчәк буынга исән-имин тапшыруны да алар изге бурыч дип саный. Чарада авыл уңганнарының исемнәре зурлап аталды, җылы сүзләр әйтелде, алар район һәм авыл хакимиятенең Мактау кәгазьләренә лаек булды, юбилейларын билгеләү­челәр бүләкләнде.
“Зурмы? ‒ дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә...” Әйе, гүя шагыйрь үз исемен горур йөртәчәк авыл хакында алдан белеп язган бу юлларны, чөнки Тукай авылы да зур түгел. Бүгенге көндә нибарысы 27 хуҗалыкта 50ләп кеше гомер итә. Аның каравы, кечкенә дә, төш кенә, дигәндәй, алар искитмәле бердәм, авырлыкта да, бәйрәмдә дә, тир түккәндә, ялда да бергә, бер йодрык булып тупланып көн итә.
“Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк, күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк”. Нәкь шулай. Авылның урман-болыны җиләк-җимешкә элек-электән бай булган. “Самавыр кайнаганчы урманга кереп җиләк җыеп чыга идек”, – дип сөйләгән тәү күчкән еллары хакында ук уңган кызлар, киленнәр. Әле дә шулай, ә калганын алар җимеш һәм яшелчә бакчаларында үзләренең уңган куллары белән җитештерә. Хозур табигатьле авылда һәр йорт ихатасында, нечкәбилләр җыйган нектарның хуш исен аңкытып, умарталар тезелешеп утыра, төрле сортлы алмалары, бүтән җимешләре аллана да баллана.
Тамырын оныткан оҗмахка кермәс, ди халык. Тукайлылар исә хәтерле, шулай булмаса, илебезнең төрле поч­макларына таралган якташлар җыйнаулашып туган авылларының юбилеен зурларга кайтмас иде, мөгаен. Су буйсыныр буага, ил буйсыныр йолага шул. Алар да гореф-гадәтләргә тугры, шагыйрь әйтмешли, туган авыл­ларының “...мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш” икәненә, “кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем” дип инанып яшиләр, кайда да булдыклылык, уңганлыкта сынатмый, авыллары исеменә тап төшермәскә тырыша.
Әлбәттә, Габдулла Тукай ялгышмаган, чыннан да “халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Без дә әлеге авыл тарихына байкау ясалган, аннан чыккан шәхесләргә бәя бирелгән, уңганнары мәд­хияләнгән чарада моңа, алып бару­чының ялкынлы сүзләре, авыл талантларының җыр-моңнары, балку чыгышлары, шулай ук чараның бай тарихи һәм этнографик күргәзмәләре, авылдашларның җылы аралашуы, хатирәләр белән уртаклашуы, авыл уңганнары кулы белән хәстәрләнгән милли ашларга бай табыннар янындагы ачык йөзле, тәмле сүзле апалар-киленнәрнең кунакчыллыгы аша тагын да бер тапкыр инанып кайттык.
Әйткәндәй, чарада шушы зур булмаган Тукай авылының үзенең туган төягенә дан җырлаган, аның бәсен күтәргән, кызганычка каршы, моннан дистә ел элек бакыйлыкка күчкән сәләтле шагыйрәсе, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы быел 70 яшьлек юбилее билгеләнәчәк Нәфисә Хабибдиярованы да олылап, юксынып искә алдык. Чарада тамашачы хөкеменә тәкъдим ителгән аңа багышланган шигырем каләмдәшем рухына дога булып барсын!

НӘФИСӘ
(Борайның Тукай авылында туып-үскән шагыйрә Нәфисә Хәбибдиярова истәлегенә).

Тукай рухы сүрелмичә
Яши бугай авылыңда.
Синдәй сәләтле шагыйрә
Тумас иде кавемеңдә,
Нәфисә,
Син яраткан алмагач та
Чәчәген койды кичә.

Туган авылыңны зурлап,
Бәйрәменә килдек әле.
Сине үстергән авылны
Иңләп-буйлап йөрдек әле.
Нәфисә,
Кабереңдә гөлләр үсә шул,
Бәгырьгә сагыш күчә.

Сине янда бергә тойдык,
Түгел гүрдә, түрдә идең.
Авылыңны мәдхияләп,
Безнең белән бергә йөрдең,
Төягеңнең газизлеген
Күңелгә гөл итеп үрдең.
Нәфисә!
Сине югалту ачысын
Искәртеп,
Җилләр исә.

Илһами сердә тибрәлә
Авылыңның бишеге.
Туган моңнарга һәрчакта
Ачык булсын ишеге,
Нәфисә,
Гомер кыска, хәтер исән
Югыйсә.
Әдипнең: “Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан” дигән юллары да кылт искә төште бәйрәм көнне, дин тотучыларны өйләгә чакырып яңгыра­ган азан тавышлары ишетел­гәч. Чакмагышның Аблай авылыннан килеп, шушы авылда күп еллар укытучы, мәктәп директоры булып көч салган (1943–58), шигырьләр дә язган, китаплар чыгарган, шушы туфракта җирләнгән (1968) Гыйзетдин Сабит улы Исәнбирдиннең бүген Дүртөйледә имам булып динебезгә хезмәт итүче оныгы Рәмил Исән­бирдиннең азан моңы яңгыратуы, яңа тәпи киткән кечкенә оныгын кулына алып, чарада якташларын вәгазьләп һәм Коръән сурәләре укып бәйрәм белән тәбрик­ләвендә дә дәвамчалык, иман­ның бу авыл өстендә өзелмәс нур булуына бер ишарә иде. Амин, шулай булсын берүк.
Шагыйрьнең “Күрәсең: бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә, шулай бергә бугай шатлык та хәсрәт, канлы яшь белән бергә” дигән сүзләре дә халыкның гел йөрәгендә. Чөнки кайчан гына ил азатлыгына куркыныч янамасын, тукайлылар һәм аларның якыннары да бүтәннәр белән бергә һәрчак алгы сызыкта булган. Клуб янындагы обелискта Бөек Ватан сугышына киткән 57 яугирдән күп хәрби бүләкләргә ия булган, башын яу яланнарында салган 24 батыр якташ­ларының, кайтып мәрхүм булган 33 ветеранның исемнәре уеп язылган. Әфганчы авылдашлары Рәзил Шуваров та гел хөрмәттә, авылдаш­ларының улы, бу сугышта башын салган Берләч егете Илгиз Сарваевка да клуб диварында истәлекле почмак булдырылган. Махсус хәрби опера­ция­дә Тукайдан Илгиз Хәйруллин үзен аямый, яралары төзәлер-төзәлмәс тагын үз бурычын үтәргә юлланган. Чарада яугирләрнең һәммәсе җылы хисләр белән искә алынды. Авылдашлар исә, илгә тыныч­лык теләп, СВОдагыларга ярдәм итә. Алар тарафыннан кирәкле кием-салым, консервалар, шифалы чәйләр, үзләре җитештергән тәпән-тәпән бал, башка нигъмәтләр белән хәтсез посылкалар озатылу, кирәкле әйберләр алу өчен акчалата ярдәм җыюда катнашулар да шуңа дәлил. Халык әнә шулай шатлыгын да, кайгысын да ил белән бергә күтәргән һәм күтәрә. Аларның лаеклы рәвештә, әдипкә кушылып, “Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез” диярлек хокуклары, һичшиксез, бар.
“Бар бөтен дөньяда күңеллелек бар бер ямь бүген, нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген”. Һәркемнең күңелендә әнә шундый бәйрәм рухы ялкыны, йөзендә бәйрәм нуры балкыды ул көнне. Әйе чара тулысынча үз максатына иреште, чөнки бәйрәмне оештыручылар, әйткәнемчә, бердәмнәр. Урындагы һәм район хакимиятенә һәм кирес­енчә, алардан халык исеменә ихлас әйтелгән җылы рәхмәт сүзләре шуңа ачык дәлилдер. Үземнең дә мондый чараларны оештыруда булган тәҗрибәмнән чыгып, бу бердәмлекнең хакы, кадере зур булганга, әдипкә кушылып, аның сүзләре белән “...сөбханаллаһ, сөбханаллаһ!” дип сокланып утырдым.
Район хакимияте вәкиле Әлмирә Баһаветдинованың район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның җылы тәбрик­ләүләрен җиткереп, авылның юбилее уңаеннан ‒ өмәләр өчен ярдәмгә үлән чапкыч триммер, пычкы кебек бик кирәкле һәм кул эшен җиңеләйтүче заманча бүләкләрне, Зур Бадрак авыл хакимияте башлыгы Айгөл Рәфис кызы Муллаярованың чыгышын, шулай ук бүләкләрен халык шуңа да дәррәү алкышлар белән шатланып, хөрмәт­ләре өчен рәхмәтле булып кабул итте.
Булачак шагыйрьнең әле мәдрәсәдә укыган чакта ук “Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!” дигән чакыруы да бер дә юкка түгелдер, мөгаен. Халкыбызда бу оранга тугрылык яшәп килә. Шушы “Бер гасырлык Тукаем” (“Саумысыз, авылдашлар!”) дип исем­ләнгән чараның идеясе, сценарий авторы, барлык әзерлекләрдә башлап йөрүче, озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән, шагыйрь данлаган туган телгә сөю тәрбияләгән, мәктәп ябыл­ганнан соң бүгенге көнгәчә клуб мөдире вазыйфасын үрнәкле алып баручы, андагы күп матур, тәрбияви чараларга нигез салучы, авылның старостасы, аның җаны, шагыйрәсе, “Сәхибҗамал” район хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы, авылны милли җыр-моң, гореф-гадәтләр белән баетып, тынгысыз яшәтүче Фәнилә Тәбзил кызы Гайсина да үз халкына хезмәт итүне гомере буе изге бурычы итеп санаган. Бәйрәмдә аның районның Мактау кәгазенә ия булуы да бик урынлы иде. Тормыш иптәше Азат белән алар армый-талмый, кулга-кул тотынышып, иң алдан йөрүче, өмәләрне, барлык чараларны бергә оештыручы. Без, бәйрәмдә төрле чыгышларыбыз, җыр-биюләр белән катнашкан районның сәхибҗамал­лылары да (Рафига Усманова, Неля Нәфыйкова, Роза Сафина, Лида Әхмәтҗанова), аларның оештыру сәләтенә сокланып, горурланып кайттык.
Әлбәттә, бәйрәмдә Гайсиннар янында бик күп уңганнарның исеме аталды. Шулар арасында авылга нигез салучылардан булган, бүген дә халыкка матур хезмәтләре аша билгеле, ныклы, тотрыклы, тырыш, уңган, иманлы Нәфыйковлар нәселе вәкил­ләренә җылы сүзләр әйтелде. Күңелне җылы тәэссоратлар белән баеткан, төштән соң милли бәйрәмебез сабантуй, ә кичен кичке уен рәвешендә таңгача дәвам иткән туган телле, туган моңлы истәлекле чара турындагы бу язмамны, Тукай авылының йөз еллыгына багышланган шигырем белән тәмам­лыйсым килә:

Тукай авылына

Тарихың ныклап күзәтсәк,
Ил күргәнне күргәнсеңдер,
Ачлыгын да кичергәнсең,
Чабата да үргәнсеңдер.
Ә бүген бәйрәмдә чуктай,
Аксакал авыл син, Тукай.

Улларың да Ватан өчен
Утларга да кергәннәрдер.
Кайтканнары сука белән
Җир эшкәртеп йөргәннәрдер.
Кайтмаганнар истән чыкмый,
Синең яраң алар, Тукай.

Ачысын да, төчесен дә
Бергә күрдең илең белән
Балаларың туган җирен
Гөл иттеләр тире белән.
Алар бүген даның хуплый,
Йөз яшәр авыл син, Тукай.

Андый-мондый гына түгел,
Шагыйрь исемен алгансың.
Талантлар тамыр җибәргән,
Җисемгә тугры калгансың.
Яшисең, вәгъдәңне екмый,
Авылдашлар җаннарында
Рухи югарылык саклый,
Алар исемеңне хаклый,
Тукай дигән шаның яклый.

Килдек әле бәйрәмеңә,
Юлларың да булды бик җай.
Күпме ул-кызларың сөю
Җырларында сине мактый?!
Мәңге яшә гасырыңа
Дәверләрне ялгап, Тукай!

Рафига Усманова,
республика “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.







Автор:Резида Валитова
Читайте нас