

Билгеле булуынча, әлеге форумның беренче этабы Уфа шәһәренең “Торатау” конгресс-холында узган иде. Халыклар бердәмлеге елы чикләрендә оештырылган бу күләмле чараның Кырмыскалы районында үткәрелгән икенче өлеше исә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Кырмыскалы бүлекчәсе тарафыннан район һәм Шәйморатов авыл биләмәсе хакимиятләре, районның мәдәният бүлеге ярдәме белән зурлап оештырылды һәм районда яшәүче төрле милләт вәкиләрен бер мәйданчыкка җыйды.
Әлеге чара Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның туган көне белән туры килеп, күләмле чарага әверелде һәм ул милли героебызның туган авылындагы һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм тантаналы митинг белән башланып китте.
Аннары чара авылның мәдәният йортында урнашкан М.Шәйморатов исемендәге күргәзмә залында дәвам итте. “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, татар конгрессның район бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова, махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, район хакимияте башлыгының махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча советнигы Игорь Абросимов, шулай ук шулай ук урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва милли иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, дин әһелләре, волонтерлар штаблары җитәкчеләре чыгыш ясады, үз фикерләрен белдерде һәм милләтара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту буенча тәкъдимнәрен кертте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәркем үзенең чыгышында гасырлар буена дәвам иткән бердәмлекнең бүген аеруча мөһим булуын ассызыклады.
Күркәм йола буенча, чара тәбрикләү мизгелләре белән үрелеп барды. Милли хәрәкәттә актив катнашучылар, шулай ук махсус хәрби операциядәге якташларына даими ярдәм күрсәтүчеләр, бу изге эштә алдан йөрүчеләр район хакимияте һәм Башкортстан татарлары конгрессы, шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Концерт номерлары – патриотик җырлар һәм милли моңнар бәйрәмгә ямь өстәде. Ихлас аралашу милли ризыклардан әзерләнгән табын артында дәвам итте.
Мондый очрашулар һәрвакытта да кешеләрне бер-берсенә якынайта, ә төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта. Әлеге чара да бу уңайдан зур әһәмияткә ия булды һәм һәркемнең күңелендә җылы тәэсоратлар калдырып, райондагы барлык иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген җанландыру, үзара татулыкны ныгыту өчен бик яхшы мөмкинлек бирде. Киләчәктә дә дус, тату, бердәм булып яшик!
Эльвира Ямалетдинова фотолары.