“Башкортстан татарлары конгрессы” тарафыннан Башкортстан Башлыгы гранты һәм Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлекчәсе ярдәмендә тормышка ашырылган “Бердәмлектә – көч!” республика форумының икенче этабы республикабызның һәр районында үзенчәлекле форматларда үтә. Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында узган чара да районның төрле иҗтимагый оешмалары вәкилләрен, дин әһелләрен, волонтерларны, мәдәният хезмәткәрләрен, укытучыларны бергә җыйды һәм кырмыскалылыларның бердәмлеген, татулыгын тагын бер тапкыр ачык чагылдырды.
Билгеле булуынча, әлеге форумның беренче этабы Уфа шәһәренең “Торатау” конгресс-холлында узган иде. Халыклар бердәмлеге елы чикләрендә оештырылган бу күләмле чараның Кырмыскалы районында үткәрелгән икенче өлеше исә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Кырмыскалы бүлекчәсе тарафыннан район һәм Шәйморатов авыл биләмәсе хакимиятләре, районның мәдәният бүлеге ярдәме белән зурлап оештырылды һәм районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыйды.
Әлеге чара Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның туган көнендә уздырылып, зур тантанага әверелде. Ул милли героебызның туган авылындагы һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм тантаналы митинг белән башланып китте. Аннары чара авылның мәдәният йортында урнашкан М. Шәйморатов исемендәге күргәзмә залында дәвам итте. “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, Конгрессның район бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова, Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, район хакимияте башлыгының махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча киңәшчесе Игорь Абросимов, шулай ук урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва милли иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, дин әһелләре, волонтерлар штаблары җитәкчеләре чыгыш ясады, үз фикерләрен белдерде һәм милләтара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту буенча тәкъдимнәрен кертте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәркем үзенең чыгышында гасырлар буена дәвам иткән бердәмлекнең бүген аеруча мөһим булуын ассызыклады.
Күркәм йола буенча, чара тәбрикләү мизгелләре белән үрелеп барды. Милләтара татулыкны ныгыту һәм милли йолаларыбызны саклауда актив эшчәнлек өчен бер төркем кырмыскалылар район хакимияте һәм Башкортстан татарлары конгрессы, шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Кабак авыл мәдәният йортының Халисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге “Илсөяр” фольклор ансамбле дә бар. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен берләштергән ансамбль райондагы бер генә чарадан да читтә калмый. Ә махсус хәрби операция башлану белән алар тулы составлары белән якташ яугирләргә ярдәм итү эшенә алынды һәм бу эшчәнлекне бүген дә актив рәвештә дәвам итә. Мәдәният йортлары җитәкчеләре Гөлнара Нигъмәтуллина, Фәһимә Абдрәфыйкова, Тамара Дмитриева, Валентина Иванова, Гөлнара Йөзлекбаева һәм башкалар да төп эшчәнлекләреннән тыш, волонтерлар штаблары оештырып, фронтка зур ярдәм күрсәтә.
Концерт номерлары – патриотик җырлар һәм милли моңнар бәйрәмгә ямь өстәде. Ихлас аралашу милли ризыклардан әзерләнгән табын артында дәвам итте.
Мондый очрашулар һәрвакытта да кешеләрне бер-берсенә якынайта, ә төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта. Әлеге чара да бу уңайдан зур әһәмияткә ия булды һәм һәркемнең күңелендә җылы тәэссоратлар калдырып, райондагы иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген җанландыруга, үзара татулыкны ныгытуга үз өлешен кертте.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Кырмыскалы районы.
Автор фотолары.