+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
8 Сентября , 04:51

Бурсыкны юллы да, моңлы да итте

Туган авылын тергезүгә Фәндәвис Нәфыйков күп көч сала

Бурсыкны юллы да, моңлы да иттеБурсыкны юллы да, моңлы да итте
Бурсыкны юллы да, моңлы да итте
Калтасы районының Бурсык авылы Фәндәвис Нәфыйков өчен дөньядагы иң матур, иң кадерле, иң нурлы төбәк ул.

Яу яланыннан каты яраланып кайткан әтисе гаиләмне карыйм, дөньямны бераз бөтәйтәм дип урман эшенә китә. Ялган яла ягып, хөкем ителә, дүрт елга дүрт баласыннан, хатыныннан аерылып торырга туры килә.
 
Хезмәт тиренең алтынга тиң булуын иртә аңлый Фәндәвис. Эшнең җиңелен, авырын сайлап тормый, кирәк икән, колач җәеп печән дә чаба, агачын да чыгара, сату да итә. Бар гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган хезмәт ветеранына бу һөнәрне сайлауга авыл кибетендә эш башлау этәргеч булгандыр, мөгаен.
 
Фәндәвис Фарси улы кулланучылар кооперациясе системасында гади сатучыдан җитәкче вазыйфасына кадәр катлаулы һәм җаваплы хезмәт юлы үтә. Сиксәненче еллар башында Башкортстан АЭСының тәэминат бүлеге җитәкчесе, Нефтекама машиналар төзү заводында директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Нинди генә югары дәрәҗәләр яуламасын – җаваплылык, дөреслек, гадилек, халык мәнфәгатен кайгырту кебек сыйфатларга һәрвакыт тугры кала.
Республикабызда газ үтмәгән, юл салынмаган авыллар да бар. Төп сәбәбе – аларның СССР заманында “перспективасыз” дип танылуы.   
 
– Зур юл белән тоташтырган алты чакрым арада юл булмау бәкәлгә суга иде, – ди Фәндәвис абый.  Гадел хезмәт белән тапкан мөлкәтен авылын тергезүгә – юл салу, чишмәне төзекләндерү, мәчет төзетү, яугирләргә һәйкәл кую, экологик өмәләр оештыру эшенә юнәлтә ул.
 
Калтасы районының шәрәфле шәхесе, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, меценат Фәндәвис Нәфыйков шушы кечкенә авылдан чыккан “малай” икәнен беркайчан да истән чыгармый. Җирдә нык басып торучы үз җиренең хуҗасы ул бүген!
 
Ә тагын табигать баласы. Һәр тавышка колак салып, аны күңеленә сеңдерә, аннары алар кулындагы гармун телләренә күчеп, гаҗәеп моң булып агыла. Илаһи моңда кояш күтәрелүе, кояш баюы, кошлар сайравы, чишмә челтерәве, яфраклар кыштырдавы, җылы җил искәне чагыла. Фәндәвис ага сулыш биргән Бурсык җире моңы ул.

Клара Шәрипова.
Калтасы районы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас