Авылыбызның матур табигатенә сокланмый мөмкин түгел. Аерым горурлык уята торган урыннарның берсе – таудан бәреп чыккан саф чишмә суы. Ләкин чишмә биек таудан атылып чыкканлыктан, анда менеп су алу авыл халкы өчен бик уңайсыз иде. Берничә ел элек Финат Маннанов җирне чокып, торбалар сузып, чишмә суын таудан түбәнрәк төшерә. Шулай итеп, авыл халкына су алу күпкә җиңеләя.
Кызганычка каршы, Финат абыйга шифалы чишмә суын озак файдаланырга насыйп булмады. Ләкин аның изге эше онытылмады. Аның рухы шат булсын, искә алып сөйләгән сүзләребез дога булып барып ирешсен. Аңа, тормыш иптәше Әлфинәгә һәм өч улларына зур рәхмәт.
Быел бу изге урын яңартылды. Чишмә янына матур итеп самовар урнаштырылды. Барлык эшләрнең иганәчесе һәм самоварны ясатучы – Шамил Мәсгуть улы Шәкүров.
“Мин Күзәй авылында тумасам да, беренче сыйныфтан унынчы сыйныфка кадәр шунда укыдым. Бала чагым, яшьлегем шушында үтте. Бу авылны, халкын бик яратам, хөрмәт итәм. Һәрвакыт кайтып йөрим”, – ди Шамил Шәкүров. – Күрше Түреш авылында шундый ял урыны барлыгын белгәч, үзебездә дә шундый урын булдырырга теләк туды. Мин халыкка ышанам, матурлыкны күрә беләләр, сакларлар дип уйлыйм. Агачлар утыртып, бу урынны тагын да ямьләндерәсе килә. Һәр кайткан кеше монда рәхәтләнеп ял итсен, туганнары белән очрашсын».
Бу эшкә кушылырга авылда теләк белдерүчеләр табылды. Өлкәне дә, кечесе дә бергә җыелып, бу изге эшне башкарып чыкты. Фәних Гәрәев җитәкчелегендә эретеп ябыштыручылар Марсель һәм Артур Исхаковлар, Улугбек Иманов, төрле эшләрдә катнашучылар Фән Гәрәев, Финат Мостафин, Флүр Фәрхетдинов, Радмир Ризванов, Эдуард Вәлиев бар эшне җиренә җиткереп, тырышлык белән тәмамладылар. 80 яшьлек Таһир Махиянов та егетләргә киңәшләрен биреп, кайбер эшләрдә чын күңелдән ярдәмләшеп торды.
«Бу эш белән көн-төн мәшгүль булдык, дисәң дә була, барыбер ерып чыктык, – ди Фәних Гәрәев. – Эшләргә тырышкан кешеләрнең хезмәтен кадерлик, саклыйк. Әле эшлисе эшләр, уйланган уйлар күп. Җайлап кына барысын да эшләп бетерербез. Чишмәбез челтерәп агып торсын, авыл халкы шифалы суыннан рәхәтләнеп куллансын».
Елга аша салынган җәяүлеләр басмасы да егетләр тарафыннан яңартылды. Аны булдыру өчен авыл халкы акча җыйды, авылдан читкә киткәннәр дә өлеш кертте. Барысына да зур рәхмәт – барысы да халык өчен.
Хәзер монда чишмә суын эчәргә, беседкада бәйрәмнәр, очрашулар оештырырга мөмкин. Эш тәмамлангач, спонсор Шамил Мәсгуть улын, эшчеләрне һәм кунакларны зурлап бәйрәм оештырылды. Ямьле чишмә буе уен-көлке, җыр-моңнан яңгырап торды. Мул табын артында бәйрәм дәвам итте. Безнең шатлыкны уртаклашып, кояш та көн дәвамында кыздырып, елмайган кебек итте.
Миңнегөл Гәрәева.
Бүздәк районы, Күзәй авылы.
Равил Шәйхелисламов коллажы.