Нигә шул кадәр яратмагач, ярдәм кулы сузарга булган икән...
– Ун ел элек булган хәл ул, - дип сөйләгән Илсөя Бәдретдинова "Сөембикә" журналы хәбәрчесенә. - Кибеткә чыгып киттем. Икенче көнне Уфада концертым булырга тиеш иде. Кибеттә бөгелеп төштем. Эчем бик каты авырта башлады. Аппендицит дип уйладым. Ашыгыч ярдәм белән больницага алып киттеләр. УЗИдан карагач, менә-менә шартларга торган шеш барлыгы ачыкланды. Ул бик зур иде. Хатын-кызлар өзелеп төшеп калганчы йөри бит инде ул. Мин дә авыртып җәфаламагач, тикшеренеп йөрмәгәнмен. Тиз арада операция кирәк дип чабыша башладылар. Үзегез беләсез, яхшы хирург кулына эләгәсе килә, бигрәк тә үлү куркынычы килеп туганда. Бер мөрәҗәгать итәр кеше юк. Дуслар бит ул табын артындаутырганда гына була. Ә минем вакыт аз калып бара. Илфак шунда Салават Зәкиевичка шалтыратты. Ул ялда Төркиядә иде. Шуннан шалтыратып барысын да хәл итте. «Баласы бәләкәй, зинһар, алып калыгыз», – дигән. Янымда йөгерделәр генә. Минем организмның бер үзенчәлекле ягы бар: наркоз кабул итми. Берничә кат ясагач кына йокыга китә алдым. Операция уңышлы узды. Больницадан чыккач, рәхмәт әйтеп Салават абыйга шалтыраттым. Ул шунда: «Балакаем, кем икәнеңне дә белмим, җырларың да ошамый, үзең дә ошамыйсың. Әмма сәламәтлек турында сүз чыга икән, кем булуың мөһим түгел. Синең балаң синнән башка беркемгә кирәк тугел. Үзең үстер, яме», – диде.
Шулай да сөйләшкән вакытта: «Кеше булдың бит тәки», – ди. Мин – аның укучысы. Казан дәүләт мәдәният институтында Салават Зәкиевичта укыдым. Диплом тапшырган вакытта бөтен аудиториягә: «Озак еллар яратмадым. Татар сәхнәсендә мондый кеше булырга тиеш түгел дип уйладым. Ә бүген тәгаен әйтә алам: кеше үз юлын белә, аны ташламады, шул юл белән барды һәм дәрәҗәгә иреште. Менә сезгә үрнәк: беркемне дә тыңламагыз һәм беркемгә дә ошарга тырышмагыз», – диде.
"Ай-һай, Салават, туган җирнең уты!" - дип җырлыйбызмы әле?! Ут, инде, ут Сез, Зәкиеч. Яктыгыз күпләргә җитә.