+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июнь 2021, 14:10

10 мең сумны кемнәр алачак?

Владимир Путин бу түләүләрне алачак гаиләләрнең исемлеген киңәйтте.

Владимир Путин бу түләүләрне алачак гаиләләрнең исемлеген киңәйтте.

Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның августында түләүләр алачак гаиләләрнең исемлеген киңәйтте. Исемлеккә 18-23 яшьтәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар яисә аларның законлы вәкилләре дә кертелде, дип хәбәр итә «Известия» басмасы.
Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын тәкъдим итте.
Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумлык пособие 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә, балага алты яшь 2021 елның 1 сентябренә кадәр тулган очракта, түләнә. Моннан тыш, әгәр алар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итсә, мондый пособие 18-23 яшьтәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарга да түләнәчәк. Русиянең территориаль органы мөрәҗәгатьне биш көн эчендә караячак. Бер тапкыр бирелә торган түләүне 20 миллионнан артык баланың ата-аналары алачак.
Түләүне алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фонды бүлегендә дистанцион рәвештә бирергә мөмкин булачак. Моның өчен 2021 елның 15 июленнән 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать иткәндә, ата-аналардан бернинди белешмәләр дә кирәк булмаячак.


Фото: rusovok.ru
Читайте нас: