+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июнь 2021, 17:35

10 яшьлек кыз югалып калмаган...

Кечкенә өч бала өйдә үзләре генә булган.

Кечкенә өч бала өйдә үзләре генә булган.

Миякә районында 5 июньдә күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерде.

"Янгын хәбәрчесе эшләү нәтиҗәсендә кечкенә өч баланың гомере саклап калынды. Әнисе аларны өйдә ялгызларын гына калдырган. Сирена тавышын ишетеп, 10 яшьлек кыз дүрт айлык энесен кулына алган һәм сигез яшьлек сеңлесе белән янган корылмадан чыккан", - дип хәбәр итте Фәрит Гомәров.

Янгынның сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.

Фото: Госкомитет РБ по ЧС
Читайте нас: