+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2014, 03:00

Күперләр яңа уңышларга күпер салачак

Уфаның инфраструктура үсешендә нинди яңалыклар көтелә?Сер түгел, Уфага иртән — керү, кичен чыгу авыр. Башкала халкына уңайсызлыклар тудырган мәсьәләне Агыйдел күпере аша реверсив хәрәкәт оештыру да тулысынча хәл итә алмады. Билгеле, халык саны елдан-ел арта баручы шәһәрдә яңа күперләр төзергә, гамәлдәгеләрен киңәйтергә кирәк. Бу юнәлештә эш бара. Мәгълүм булуынча, күптән түгел Уфада эш сәфәре белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм илнең транспорт министры Максим Соколов булдылар. Кунаклар Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән башкалада төзелүче күперләрне карап, Чишмә юл кичүен ачуда катнаштылар. Яңа күперләр, юл тыгыннарын киметүдән тыш, Башкортстан икътисадын үстерү өчен нинди яңа мөмкинлекләр ача?

Соңгы елларда Уфа янында аз катлы йортлар төзү активлашты. “Үз йортым” республика программасы кысаларында Жуково, Шамонино, Дорогино һәм башка поселоклар икенче яшьлеген кичерде. Нагаево, Булгаково, Йоматауда коттеджлар яңгырдан соң гөмбәләр сыман үсә. Беренче карашка, бу күре­нешкә бары тик шатланырга гына кирәк. Тораклы булучылар арта. Җир сатып алып, йорт төзерлек акчасы бар икән, димәк, халык мул тормышта яши. Өстәвенә, Уфада торакка чират торучылар кими. Аз катлы йортларда яшәүчеләрнең үзләренә җитәрдәй яшелчә-җимеш үстерү дә уңай күренеш. Кайбер продукция чит илләрдән аз кертелеп, хаклар арткан чорда бигрәк тә. Аларның кайберләре хәтта башкала халкын да тәэмин итә. Шул ук вакытта, коттедж поселокларында яшәүче­ләрнең күпчелеге Уфада эшли. Алар таң белән башкалага барып, кичен кайта. Күперләрдәге юл тыгыннары, барыннан да бигрәк, шушы мәсьәләгә бәйле. Чыгар юл бе­рәү — яңа күперләр төзү, гамәл­дәгеләрен киңәйтү таләп ителә. Шуңа күрә, Уфада яңа күперләр төзелү — шатлыклы күренеш.
Һалле урамы башында Агыйдел елгасы аша гамәлдәге күпердән 40 метр өстәрәк яңа күпер төзелә. Озынлыгы — 836 метр, бәясе — 4,8 миллиард сум.
Гамәлдәгеләре дә төзеклән­дерелә. Воровский урамы төбәгендә Агыйдел елгасы аша үтүче иске күпер реконст­рукцияләнәчәк. Объект — Уфага көньяктан керү, Ырынбур, Стәр­ле­тамак шәһәрләре юнәле­шендә, Дим һәм Чесноковка микрорайоннарына чыгу юлы. Төзеклән­дерү эшләреннән соң күпернең озынлыгы 684 метр тәшкил итәчәк. Юл полосаларын арттыру планлаштырыла. Эшләр тәмамлангач, керү өчен — 5, чыгу өчен 6 полоса булачак. Төзек­ләндерелгән күпер юл тыгыннарын киметәчәк. Өстәвенә, Уфада икътисади үсеш өчен яңа мөмкин­лекләр ачылачак. Чөнки яңартылган транспорт юлы М-5 һәм М-7 федераль трассаларын тоташтырырга мөмкин. Бу максатка да ирешә алсак, Уфа белән кызыксынучы инвесторлар артачак. Гадәттә, инвестиция проектын гамәлгә ашырганда инфраструктура мәсьәләсенә зур игътибар бүленә. Җитеш­терел-гән продукциянең тоткарлыксыз озатылуы мөһим. Ике федераль трассага да турыдан-туры чыгар юл булганда, мәсьәлә хәл ителә.
Яңа күпер төзелә. Искесендә реконструкциянең кайчан башланачагы әлегә билгесез. Объект белән дәрәҗәле җитәкчеләрнең танышуы эшнең озакка сузылмаячагына өмет уята.
Читайте нас: