+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2014, 22:50

Маймылның да кешечә яшисе килә

Юристлар тәҗрибәсендә әлегә кадәр очрамаган хәл: җәнлекләрне яклаучылар Нью-Йорк судыннан шимпанзене хокуклы субъект итеп тануны сорый. Судлашуга әзерлек 2007 елда ук, җәнлекләр хокукларын яклаучы Стивен Уайз компания ачкач та башланган. Аның компаниясе якынча 60 юристны, галимнәр һәм политологларны берләштерә. “Кеше булдыра алмаслык хокуклар” проекты Томми кушаматлы шимпанзега “хокукый индивидуальлек” бирү-не һәм шул сәбәпле аны азатлыкка чыгаруны таләп итә. Активистлар Нью-Йорк штатындагы Стоуни-Брук университетында ябылган ике маймылны һәм кеше кулында булган тагын икесен шулай коткарырга тели. Тоташ ил буенча җәелдереләчәк һәм төрле хайваннарга кагылачак мондый яклауның бу беренче этабы гына әле.

Яклаучылар белдерүенчә, шимпанзе юридик характерда эш йөртергә хокуклы, үзаңы бар, шуңа да куелган мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итә һәм яшәү рәвешен дә үзе сайлый ала. Алар шимпанзеның эшкә яраклы, сәләтле булуын исбатлый алса, аңа хокукый индивидуальлек юллау өчен юл ачылачак.
Әлеге компания вәкилләре җәнлекләрне ябып тоту, лабораториядә яки зоопаркта булсынмы, коллыкка тиң, диләр. Җәнлекләрне яклаучылар беренче дәгъваны белдергәнче, биш ел дәвамында кече дусларга туры килерлек судка кую хокукы эзләгәннәр. Бу башлангычны хуплаучылар байтак булган. Шунысы кызыклы, судка шимпанзеның үз исеменнән бирелә. Аларның берсе — Гловерсвилледа иске грузовиклар өчен тәгаенләнгән караңгы сарайда яшәүче Томми. Ниагара-Фоллс шәһәрендәге Кико кушаматлысын читлектә тоталар. Геркулес һәм Лео галимнәр кулында, һәм шулай ук көннәрен бикле йозак астында үткәрүче тагын 11 маймыл яклау-чыларның таләпләренә кушыла.
Компания шимпанзеларны кайгырту белән генә чикләнми, алар горилла, орангутан, дельфин, кит һәм лабораторияләрдә, зоопаркларда, аквариумнарда, яки тоткынлыкта яшәүче башка җан ияләре исеменнән дә дәгъва белдерергә уйлый. Җанварлар сагында торучылар бу эштә җиңеп чыгачагына ышана, шуңа да алдагы 10-20 ел эчендә дәгъвалар күп булачак, дип белдерә алар.
Хәзерге көндә галимнәр шимпанзены үзләренең тикшеренү эшләрендә куллану өчен асрый. Әгәр дәгъвачыларның сүзләре үтсә, озак елларга сузылган кыйммәтле тикшеренүләр юкка чыгачак. Шулай да Чикаго зоопаркының маймылларны саклау һәм тикшерү үзәге директоры фикеренчә, компромисска килергә мөмкинлек бар. Ул егерме елдан артык шимпанзеларны өйрәнгән кеше буларак, аларны шәхси милек итеп тотуны һәм төрле медицина тикшеренүләре өчен куллануны бетерү өчен көрәшә. “Бу җәнлекләр саф һавага чыгып йөрү мөмкинлеге булган иркен биналарда, ялгыз түгел, төркемнәр белән яшәргә тиеш, — ди ул. — Мондый яшәү шартлары тудыру өчен шимпанзены шәхес итеп тану да кирәкми. Безнең хайваннарны яклау буенча максатыбыз активистлар белән уртак, тик аларның эшләү юллары белән генә килешмибез”.
“Кеше булдыра алмаслык хокуклар” проекты әгъзалары үзләрен башка төр җан ияләренең хокуклары өчен көрәшүче бердәнбер төркем дип саный. Алар фикеренчә, бүгенге закон хайваннарның урынын дөрес билгеләми, шуңа да кече дусларны яклаучылар җиң сызганып эшкә тотынган. Маймыллар да кешеләрчә яхшы тормышта яшәргә тиеш, ди алар.
Читайте нас: