Көзге муллык чорында җир кешесе һөнәри бәйрәмен билгели. Шул ук вакытта бу бәйрәм ел нәтиҗәләренә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору, җитешсезлекләрне төзәтү вакыты да. Узган тугыз айда районда 1 миллиард 911 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән һәм ул узган елның шушы чорыннан 775 миллион сумга артыграк. Быелгы уңышка узган елда нигез салынды — 11 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары чәчелде. Язын 32 мең гектарда сабанашлык культуралары орлыгын оптималь срокларда җир куенына салдылар. Яз салкын килеп, урак вакытында туктаусыз яңгыр явуга карамастан, ару гына уңыш җыеп алдык — ындыр табакларына 59 мең тонна ашлык кайтты, һәр малга 30 центнердан артык азык тупланды. “Колос”, “Урожай”, Салават, Ленин исемендәге кооперативлар, Данил Батталов, Радик Әлибаев, Рафаэль Таһиров, Вәлинур Хәмәтнуров, Әхләф Зарипов, Геннадий Гыйльметдинов крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше аеруча тоемлы булды. Игенчеләребез үзләренә тоемлы ярдәм күрсәткән район үзәге предприятие-оешмаларына, “Үзәк” МТСның Бөре һәм Дүртөйле филиалларына, “Борай” МТСы һәм 154нче һөнәрчелек училищесы коллективларына рәхмәтле.
Хуҗалыкларның матди-техник базасы елдан-ел көчәя. Бу җәһәттән без республика җитәкчелегенең һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмен даими тоеп яшибез. Быел 35 миллион сумлык техника алынды.
Терлекчелек тармагы — хуҗалыкларның төп керемен тәэмин итүче юнәлеш. Тугыз айда 800 тоннадан артык ит, 9500 тонна сөт җитештерелде. Соңгы елларда һава шартла-рының кырыс килүе безнең терлекчеләрне куркытмады, продукция җитештерүнең түбәнәюенә, маллар саны кимүгә юл куелмады. Башкортстанда бу тармакны үстерүгә юнәлтелгән программаларда катнашу җитештерелгән продукциянең сыйфатын күтәрүдә зур этәргеч булды. “Колос” һәм “Кызыл таң” кооперативларының — Яңа Мостафа һәм Чалкак, “Салават” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Мулла авылы сөтчелек фермаларында үткәрелгән модернизация нәкъ шуны күзаллап башкарылды. Районда, “500 ферма” программасына кушылып, терлекчелек биналарына реконструкция башкарыла. “Урожай” кооперативының 600 баш сыерга исәпләнгән Борай сөтчелек фермасы капиталь ремонтланды. Ленин исемен-дәге кооперативның ике фермасында да шундый ук эшләр башкарылды.
Районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче уңган фермерлар һәм шәхси эшкуарлар күп. Яшь фермер Кадим Фәрхетдинов “Үз эшен башлаучы фермер” программасында катнаша. Дәүләт тарафыннан бирелгән 1 миллион 300 мең сумлык грант исәбенә ул заманча сарык фермасы төзеде, авыл хуҗалыгы техникасы алды. Үз эшен 2011 елда 15 баш “Романов” токымлы сарык алудан башлаган иде. Хәзер бу хуҗалыкта аларның саны меңнән артып китте. Узган елларда ул, “Алтын көз” Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, ике алтын медальгә лаек булды, быел Санкт-Петербургта узган “АГРОРУСЬ” халыкара күргәзмә-ярминкәсендә көмеш медаль белән бүләкләнде.
Шәхси эшкуар Салават Галиев “Герефорд” токымлы маллар үстерү юнәлешен алды. Дәүләт тарафыннан бирелгән 1,5 миллион сумлык грантны да шушы юнәлештә кулланды. Шундый ук грант иясе Әхләф Зарипов ит җитештерү генә түгел, аны эшкәртү белән дә шөгыльләнә һәм 10 авылдашын эш белән тәэмин итте.
Районда “Гаилә сөтчелек фермасы” программасында катнашырга теләүчеләр дә елдан-ел арта. Шәхси хуҗалыкларда яшелчә-җимеш үстереп, кулланучылар базарына чыгаручылар байтак. Күптән түгел районда көзге ярминкәләр узды. Анда күптөрле продукция тәкъдим ителүен күргәч, безгә бернинди санкцияләр дә куркыныч түгеллеге аңлашылды. Авыл халкының илне туйдырырлык мөмкинлеге бар.
Авыл кешесен борчыган мәсьәләләр дә байтак. Алар арасында кадрлар кытлыгын иң мөһимнәренең берсе итеп билгеләр идем. Район авыл хуҗалыгы тармагының белгечләр белән тәэмин ителүе 60 проценттан артмый. Аларның да яртысы диярлек хаклы ялдагы һәм бүген-иртәгә пенсиягә чыгарга җыенучы кешеләр. Югары белемле белгечләр авылга кайтмый. Шуңа күрә, элекке кебек, авыл хуҗалыгы юнәлешендә урта звено белгечләре әзерләүче техникумнарны һәм училищеларны яңадан тергезү кирәк дип исәплим.
Авылга кагылышлы икътисади мәсьәләләрне дә урап узып булмый. Алар арасында ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә хакларның туктаусыз күтәрелүе һәм бер үк вакытта бездә җитештерелгән продукциягә хакларның еш кына үзкыйммәтен дә каплатырлык булмавы хуҗалыклар бәкәленә нык суга.
Республиканың төньяк һәм төньяк-көнбатыш төбәгендә ит эшкәртүче предприятиеләрнең бөтенләй булмавы, гомумән, сәүдә базарына чыгу мөмкинлеген киметә. Безнең өчен иң якыны Пермь краеның Куеда станциясендә урнашкан. Республиканың төньяк районнарыннан иткә үстерелгән малны шунда ташырга мәҗбүрбез.
Азат Әхәтов,
Борай районы хакимияте башлыгы урынбасары,
авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы,
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.