+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 ноябрь 2014, 00:13

Уңайлы да, кесәгә дә сукмый!

Федоровка районының Гончаровка авылында күпфатирлы ун йорт индивидуаль җылыту казанлыгына тоташтырылды.Гончаровка авылындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көтте. Ни өчен дигәндә, үзәк казанлыктан җылытканда, эшләр тәгаен календарь планга ярашлы башкарылганлыктан, җылы көннәрдә батареялар — кайнар, иртә килгән көздә салкын калган очраклар да бар иде. Хәзер исә барысы да күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең үз кулында. Кирәк икән, фатирына көн-төн ягып, аны “мунча” итеп тота, җиләс һава яратучылар исә чама белән генә җылыта. Аның каравы, җылылык өчен түләү дә һәркемгә шуннан чыгып аерым исәпләнә. Әйткәндәй, әлеге мөһим эшне башкаручылар да, фатир хуҗалары да хәзер җылылык өчен түләү күләменең берникадәр кимиячәген сызык өстенә ала.

Читайте нас: