— Алар – авылдагы иң үрнәкле гаиләләрнең берсе. Хәләл малны үз көчләре белән табып, матур дөнья көтәләр. Балалары да үзләре кебек эш сөючән. Район ветстанциясендә эшләүче уллары Илдар авылда төпләнде. Киленнәре Гүзәл — клуб хезмәткәре. Әле алар Бурсыкта ике катлы йорт салып бетереп килә, — дип сөйләде безгә Дүртөйле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләйсән Гыйбатова.
Ишле гаилә башлыгы инде сигезенче дистәсенә аяк баскан. Гомер буе колхозда эшләгән, бригаданы, ферма коллективын җитәкләгән. 18 ел тәэминатчы булган. Хатыны Асия Мирсәлим кызы байтак еллар шикәр чөгендере үстергән. Соңыннан аны инкубатор станциясенә эшкә чакырганнар.
— Хезмәт юлымны сөтчелек фермасында тәмамладым, — дип искә алды ул. — Тик пенсиягә чыгарга 5 ел калганда ул коллективны тараттылар. Әлбәттә, кискен үзгәрешләр чорында элекке колхоздан калган мал-мөлкәтнең туздырылуын күрү безгә җиңелдән булмады.
Сүз уңаенда мин аларның пенсиясе белән дә кызыксындым. “Әйбәт кенә түлиләр, икебезнеке 15 мең сум тирәсе җыела”, — дип куйды гаилә башлыгы.
Әмма тормышта үз тырышлыклары белән алдырган Мөхәммәдиевлар пенсия акчасына гына карап ятмый. Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар, ит-сөт сатудан яхшы гына керем алалар.
— Без мал-туарны электән күп тоттык, шуның исәбенә дөньябызны бөтәйттек, — дип сүзне ялгап алып китте Асия ханым. — Колхозда бит акчасын юньләп түләмәделәр, аз-маз ашлык бирү белән чикләнделәр. Балаларыбыз күптән үсеп җитсә дә, абыегыз белән без малны бетермәскә булдык. Бүген хуҗалыкта дүрт сыер савабыз. Артып калган сөтне сатабыз. Минем Дүртөйле авылында яшәүче абыем базар юлын яхшы белә. Алар үзләре Октябрьскийга сөт илтә, ә мин исә үтемле эремчек һәм каймак биреп җибәрәм. Шулай алыш-биреш итү минем өчен отышлы. Җәйге муллыкта сөт продукциясеннән генә дә аена 15 мең сум тирәсе керә. Шулай өйдә ятып кына акча эшлим мин.
Моннан тыш, Мөхәммәдиевлар мал симертү белән дә шөгыльләнә. Елына 6-7 баш сугым суеп, гаилә бюджетын кимендә 230-270 мең сумга тулыландырып торалар.
— Без үзебез базарга барып сата алмыйбыз, шуңа итне сәүдәгәрләр килеп алып китә. Алар шунда ук исәпләшкәч, без дә риза булып калабыз, — ди Мәгъдәнур абый. — Сугым малларын көзен дә, кышын да суябыз. Озакламый интенсив симертүгә куелган ике баш тананы хәл итәрбез дип торабыз. Хуҗалыкта кош-кортны да күп асрагач, ел әйләнәсенә диярлек диетик иттән дә өзелмибез. Быел җәй 60 бройлер чебеше, шулай ук бер көтү каз һәм үрдәкләр үстердек.
Сүз дә юк, шәхси ихатада продукцияне мул җитештерү өчен яхшы сыйфатлы азыгы да күп кирәк. Закон рөхсәт иткәнчә, заманында Мөхәммәдиевлар 2,5 гектар пай җире алып калган. Аны печәнлек итеп файдаланалар. Күпьеллык үләннең уңышы яхшы булганлыктан, хуш исле печәнне запасы белән хәзерләп куялар.
— Без инде шулай дөнья мәшәкатьләренә күмелеп яшәргә күнеккәнбез. Эш өелеп торса, тормыш та безнең өчен күңеллерәк, — ди йорт хуҗасы. — Үзебез өлгермәгән чакта балалар ярдәмләшә. Әле улыбыз Илдарның гаиләсе белән бергә яшибез. Ихатадагы бортлы “УАЗ” автомашинасы да аныкы. Үзләренең ике катлы өйләрен агачтан салалар, шуңа да төзелеш озаккарак сузылды. “Авылны социаль үстерү” программасы кысаларында хөкүмәттән зур гына күләмдә субсидия дә алдылар. Шуннан, тагын да дәртләнеп китеп, үз дөньяларын коруга тотындылар. Хәзер инде гөрләтеп өй туен үткәрәсе бәхетле мизгелгә дә күп калмады.
Мөхәммәдиевларның әлеге көндә Октябрьскийда яшәүче кызлары Резедага ярдәмнәре аеруча зур булган. Аның улын — оныклары Айнурны алар тәрбияләп үстергән. 9нчы сыйныфны тәмамлаган үсмер егет әле шәһәрдәге 4нче һөнәрчелек училищесына укырга кергән. Әнисе исә Октябрьскийдагы “Альтернатива” җәмгыятенең хезмәт коллективында үз урынын тапкан.
— Ә кече кызыбыз Рәзинә гаиләсе белән күрше Дүртөйле авылында яши, — дип өстәде хуҗабикә. — Киявебез Юрий вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли. Матур дөнья көтүләренә сөенеп бетә алмыйбыз. Ике катлы йорт салып керделәр. Берсеннән-берсе сөйкемле өч кыз үстерәләр. Рәзинә бакчачылык белән шөгыльләнергә дә форсат таба. Ул сарымсак үстерүне отышлы кәсепкә әйләндерде. Бу эштә аңа инде кул арасына керергә өлгергән кызлары ярдәм итә. Мул уңыш җыеп алдылар. Аны Туймазы шәһәрендәге сәүдә челтәрләренә илтеп бирәләр. Кызым Рәзинәдән күреп, мин дә сарымсак үстерү белән мавыгып киттем. Көзен 15 чиләк сатканмын. Бу да иш янына куш. Сарымсакны өйдән дә килеп алалар, үзебез дә ярминкәләргә чыгабыз. Иренмәсәң, килограммын базарда 150 сум белән сатасың.
Олыгайган көннәрендә дә хезмәт дәрте белән янып яшәүче Мөхәммәдиевларның уңганлыгына сокланасы гына кала. Базар ихтыяҗы өчен эшләргә өйрәнеп, вак товарлыклы хуҗалыкларын үстерүдә авылдашлары алардан күп нәрсәгә өйрәнә ала.