+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2015, 22:16

Капканга ничек капмаска?

Ымсындыргыч тәкъдимгә алданып, Гөлназ Рәхимова компьютер мошенниклары исәбенә 1,5 миллион сум күчерә.Гөлназ Рәхимованың күңел сиземләве начар түгел. Ниндидер зур акчалар, хәзинә, байлык ишелеп килер төсле була аңа. Әниләренең иске фатирын саткан бер миллион ярым акчага яңа фатир сатып алу уе белән йөри.

Бу ханымның халәтен һәм уй-хыялларын белгәндәй, “Одноклассники” сайтыннан бер әфәнде элемтәгә чыга. Имеш, Африкада яшәүче Рәхимов фамилияле бик бай бер кеше вафат булып, аның бөтен мөлкәте хуҗасыз калган. Аз гына башны эшләткәндә, шушы байлыкка ия булырга да мөмкин бит! Бары тик фамилияңнең туры килүе генә кирәк. Ә Гөлназның ире буенча фамилиясе нәкъ менә Рәхимова, ире белән аерылса да, уртак балалары бар ич.
Көтелгән бәхет шушыдыр, дип уйлый Гөлназ. Шулай да сагая, миннән акча чыкмый торган булса гына, дип, бу эшкә алынырга ризалаша. Чит илдән элемтәгә чыгучы әфәнде Гөлназ­ның документ копияләрен соратып алдыра. Һәм тиздән 20 миллион доллар­ның Гөлназ Рәхимова исәбенә күчә­чәген вәгъдә итә. Тиздән Гөлназга банкта киңәшмә үтүе һәм бу операция хуплануы турында хәбәр итәләр. Ләкин теге хәзинәне Гөлназ исеменә күчертү өчен аңардан нибары 150 доллар (ул вакыттагы 20 мең сум) җибәрүен сорыйлар. Имеш, бу чыгымнарның яртысын теге әфәнде үзе түли, яртысын 20 мең сумын, Гөлназ түләргә тиеш була. 20 миллион доллар керә дип торганда бу чыгымга гына нишләп ризалашмасын инде бу ханым?!
— Төрле документлар җибәреп, алар мине тәмам ышандырдылар. Әллә гипноз булды инде, алар соравы буенча бер ай эчендә төрле банк операцияләре һәм документлар теркәү өчен мин теге бер миллион ярым сумны күчереп бетергәнемне сизми дә калдым. Миңа онлайн хисап счеты ачтылар. Мин үземә тәгаенләнгән миллионнарны шунда Интернет аша күчерергә тиеш идем, янәсе, ләкин бу операция барып чыкмады. Миңа мөлкәт вәгъдә итүче элемтә челтәреннән юкка чыкты, — дип хәтерли Гөлназ .
Шул вакытта гына Гөлназ Рәхимова төп башына утырганын аңлый. Юкса, ул — акылсыз кыз бала түгел, фән кандидаты, вуз укытучысы.
Ул үзенең шушы зур хәсрәте белән “Кеше хокуклары өчен” иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы җитәк­чесе Леонид Черновка мөрәҗәгать итә.
— Компьютерны һәм андагы төрле программаларны кеше үзе уйлап чыгарган. Бүген күпләр төрле сайтларда утыра, күпләрнең башы компьютер белән каткан. Акчага кызыктырган тәкъдимнәргә бервакытта да ышанырга ярамый. Компьютер мошенниклары Гөлназ кебек беркатлыларны эзли, таба, майлы калҗа вәгъдә итеп алдый, — ди Леонид Геннадьевич.
Ә чынында исә Гөлназны алдап акчасын алган бәндә аны яхшы белгән, аның күпме акчасы барын чамалаган адәм булырга тиеш. Дөрес, компьютер аша гипнозлау дигән төшенчә дә бар.
Тикшерү органнары бу җинаятьне ачуга ныклап тотынса, җинаятьченең кем икәнлеген ачыкларга да мөмкин. Ләкин бу очракта тикшерүче компьютерны мошенниклардан да яхшырак белергә тиеш. Киңә­шебез шул: мошенниклар кармагына капмас өчен каядыр зур күләмдә акча күчергәнче юристлар, банк хезмәткәрләре белән киңәш­ләшегез. Югалту тиз, ләкин аны табып алу икеле.

Мошенниклар кармагына капмас өчен каядыр зур күләмдә акча күчергәнче юристлар, банк хезмәткәрләре белән
киңәш­ләшегез.
Читайте нас: