+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 апрель 2015, 22:42

Жак-Ив Кусто белән хат алышкан мәктәп ул!

Бу белем учагында укучыларга фәннәрне тирәнтен өйрәтүдән тыш, үзенчәлекле тәрбия алымнары да кулланыла.Соңгы елларда мәгариф өлкәсе җитди үзгәрешләр кичерә. Бердәм дәүләт имтиханы кертелү, оптимальләштерү җилләре, укытучыларга таләпләр арту... Кайбер мәктәпләр мондый сынауларга авыр яраклашты, катлаулы хәлдә калды. Шул ук вакытта, республикада әлеге яңалыкларның бары тик файдасын гына тоеп, югары нәтиҗәләргә ирешүче белем учаклары да бар. Мондый мәктәпләрнең уңай тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк була ала. Туймазы шәһәренең 1226 бала белем алучы 4нче мәктәбе — шундыйлардан. Яшь, энергиясе ташып торган директор Рөстәм Салихов җитәкләгән мәктәп балалар саны, белем бирү дәрәҗәсе, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм башка бик күп күрсәткечләр буенча районда алдынгы урыннарда бара. Бу якларга юл төшкәч, мәктәпнең җанлы тормышы, уңышлары белән таныштык.

Республика күләмендә дә сынатмадык

Мәктәп директоры Рөстәм Салихов сөйләшүне бердәм һәм тату коллективның казанышларыннан башлады.
— Балаларга төпле белем бирүче 70 укытучының барысы да үз вазыйфасына җаваплы, иҗади карый. Педагогларның 38 проценты — югары, 44 проценты беренче квалификацияле. Соңгы биш елда һәр укытучы ким дигәндә ике тапкыр белемен камилләштерде. Камиллеккә омтылып яшәү нәтиҗә бирә. Әйтик, быел район күләмендә оештырылган “Ел укытучысы-2015” бәйге­сендә мәктәптән дүрт укытучы көчен сынады. Айгөл Хаитова (башкорт теле һәм әдәбияты), Эльвира Алянгина (урыс теле һәм әдәбияты), Лилия Җәмгыева (татар теле һәм әдәбияты) һәм Фәнзилә Дәү­ләтшина (математика) сынауны уңышлы үттеләр. Конкурс лауреаты булган Эльвира Ришат кызы “Алтын каләм” номина­циясендә бүләкләнде. Аны якташыбыз, сәяхәтче, язучы Камил Җиһаншин тәбрикләде. Алай гына түгел, без районның мәгариф тарихында сирәк очраган казанышка ирештек. Лилия Альферт кызы беренче урынга чыкты, Фәнзилә Мөсәгыйть кызы — абсолют җиңүче булды. Алар район данын республика күлә­мендә үткән бәйгедә яклады. Лилия Җәмгыева “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2015” конкурсында финалга чыкты. Тәҗрибәле педагог 4нче мәктәптә 16нчы ел укыта. Шушы чорда аны укучылары да сөендергән. 2013-14 елгы уку елында Алисә Абзалетдинова республика олимпиадасында призлы урын яулаган.
Фәнзилә Дәүләтшина “Һөнәр­гә тугрылык” номинациясендә җиңде. Педагогик стажы 27 ел булган укытучының укучылары да район күләмен­дәге олимпиадаларда еш җиңә. “Проблемалы ситуация тудырам. Балаларга әзер мәгълүмат бирүдән бигрәк, үзләрен уйларга, нәтиҗә ясарга өйрәтәм. Шуңа күрә, минем һәр дәрес җанлы үтә” — диде ул, уңыш сере белән уртаклашып.

Алар — һәркемгә үрнәк

Һәр мәктәпнең “йөзек кашлары”, “йолдызлары” була. Биредә укуда өлгәшүче, спортта сынатмаучы, мәктәп тормышында актив катнашучы укучылар күп. Рөстәм Тимерхан улы кайберләрен аерым телгә алды.
— Мәктәпнең дәрәҗәсен, йө­зен укучылар билгели. Русия Федерациясе Президенты каршындагы Мәскәү финанс акаде­миясендә белем алучы Эльза Гыйниятуллина, И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ университетында укучы Руслан Назаров, Казан федераль университетында сынатмаучы Динә Гыйззәтуллина белән чиксез горурланабыз. Һәммә­сенең дә бюджет исәбенә белем алуы аерым игътибарга лаек. Алар­ның үрнәкле юлын дәвам итәрдәй укучыларыбыз күп. Мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган. Безнең укучылар беренче сыйныфтан башлап олипиадаларда, конкурсларда, конферен­цияләрдә катнаша. “Интеллект-экспресс”, “Белем дөньясы”, “Глобу” һәм башка читтән торып катнашу конкурсларында да белемнәрен сыныйлар. Әйт­кәндәй, икенче сыйныф укучылары интеллектуаль марафонда беренче урын яулады. 893 укучы Ю.А. Гагарин исемендәге республика олимпиадасында катнашты. 129ы мунициапаль этапта уңышка иреште. 11нче сыйныф укучысы Эльвина Хаҗиәхмәтова экология буенча үткән республика олимпиадасында призлы урын яулады. Аның сыйныфташы Ләйсән Гомәрова — биология буенча республика олимпиадасында сынатмады. Аларны укытучылары Алия Гыйниятуллина әзерләде.

Өлгереш – 100 процент!

2013-14 уку елында Туймазы районының 4нче мәктәбе инглиз теленнән БДИ тапшыру буенча республикада беренче урын алган. Уртача балл 88гә җиткән. Аңлашыла, бу казанышта инглиз теле укытучысы Гөлнара Рәхимованың өлеше зур. Мәктәп Башкортстанда биология буенча — унынчы, җәм­гыять белеме буенча — 23нче, урыс теле һәм математика буенча 25нче урынга чыккан.
— БДИ биремнәре, тапшыру шартлары елдан-ел камилләшә, — диде Рөстәм Тимерхан улы. Шуңа күрә, сынау вакытында каяндыр күчерү, кемнеңдер ярдәменә өмет итү мөмкин түгел. Үз белеменә таянган укучылар гына югары балл җыеп, теләгән уку йортына бюджет урынына керә ала. Моны бездә белем алучы балалар да, аларның әти-әниләре дә яхшы аңлый. Соңгы өч елда мәктәптә өлгереш — 100 процент, белем сыйфаты 53 процент тәшкил итә. Уку­чылары­бызның БДИны мотлак белем­нәренә генә таянып тапшыруын шушы күрсәткеч тә дәлилли.

Остазлар юл күрсәтә

Соңгы елларда яшь буынга патриотик тәрбия бирү турында дәүләт дәрәҗәсендә күп әйтелә. Бу җәһәттән биредә югары дәрәҗәдә оештырылган патриотик тәрбия бик күп мәктәпләргә үрнәк була ала. Белем учагында озак еллар “Уңыш нигезе” проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында мәктәптә Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов, Олимпия чемпионы Юрий Барзаковский, Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, җырчы Ришат Төхвәтуллин һәм башка бик күп танылган шәхес­ләр белән очрашулар оештырылган. Бу юнәлештә эш ки­ләчәктә дә дәвам итәчәк.
— Танылган спортчы, җыр­чы, уңышлы бизнесмен булу өчен яхшы укырга, һәрвакыт тырышырга кирәк, — диде Рөстәм Тимерхан улы. — Бу сүзләрне балалар миннән, укытучылардан, әти-әниләреннән түгел, танылган шәхесләрдән ишетә. Нәтиҗәдә, аларга охшарга тырышалар. Кемдер, спорт түгәрәгенә язылып, күнекмәләргә йөри башлый. Кайберәүләр сәхнәгә менә. Киләчәктә үз бизнесын оештырырга теләүчеләр дә арта. Гомумән, танылган кешеләр белән очрашудан соң балаларның күзендә очкын кабына. Алар хыялы гамәлгә ашачагына ышана башлый. Иң мөһиме — үрнәк алырдай заман геройлары арабызда яши. Бары тик чакырырга гына кирәк. Укучылар белән очрашудан беркем дә баш тартмавы сөенечле. Димәк, безнең тәҗрибәне башкалар да файдалана ала.

Музейга дөнья сыйган

Биредәге география кабинеты-музейга, чын мәгънәсендә, бөтен дөнья сыйган. География укытучысы, “Раймантау” география клубы җитәкчесе Игорь Данилко — үз эшенең фанаты. Педагог балаларга төпле белем бирү белән генә чикләнми, укучыларны тикшеренү эшенә җәлеп итә, республиканың, Русиянең истәлекле урыннарына сәяхәтләр оештыра. Диварларны бизәгән экспонатлар турында аерым китап язарга мөмкин. Без педагогны очрата алмадык. Укучылары белән чираттагы сәфәрендә иде. Кызыксынган сорауларыбызга Рөстәм Тимерхан улы җавап бирде.
— Игорь Михайлович дөнья океанын тикшерүче , фотограф, режиссер Жак-Ив Кусто белән озак еллар француз телендә хат алышты. Сезнең күз алдыгызда 1995 елда аңардан килгән хат, — дип Рөстәм Тимерхан улы дивардагы кәгазьгә күрсәтте. — Райондашыбыз Ирек Кәримов дөнья тирәли сәяхәттә катнашкан. 2012 елда сәяхәтче дуслары белән Горн борыныннан шешәгә хат салып океанга ташлаган. 2014 елда бу хатны дөньяның икенче почмагында, Макуори утравы янында Крис Гавард исемле кеше тапкан. Менә ул хат.
Кабинеттагы һәр экспонатка таң калып, Рөстәм Тимерхан улы сөйләгәннәрне һуш китеп тыңладык. Хәтта музейларда да күрелмәгән әйберләрнең мәктәп кабинетын бизәве Игорь Михайловичның һәрвакыт эзләнүе, камиллеккә омтылып яшәве турында сөйли.
Күренүенчә, анык максатлар куеп, көч салганда, мәктәпләргә бернинди сынаулар да, киртәләр дә янамый. Киресенчә, яңа мөмкинлекләр ачыла. Без моны Туймазы районын республикага данлаучы, Башкортстанны илгә танытучы, үз казанында гына “кайнамаучы” 4нче мәктәп мисалында ачык күрдек. Белем учагының яңадан-яңа казанышлары турында киләчәктә дә ишетергә язсын!
Читайте нас: