+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 апрель 2015, 22:33

Идеяләрегезне гамәлгә ашырыгыз!

21-22 апрельдә Уфа дәүләт нефть техник университеты базасында уңышлы инновацион проектлар эзләү буенча Бөтенрусия стартап-туры узачак. Башкортстанга илнең барлык почмакларыннан инноваторлар җыелачак. Чараның төп оештыручысы — Сколково инновацион үзәге.

Стартап-турның Уфа этабы ике көнлек программаны күзаллый. Беренче көнне барысы өчен дә ачык лекцияләр, осталык дәресләре, инновацион эшкуарлык темасына семинарлар оештырылачак. Аларны Русия һәм чит илләрдән иң яхшы белгечләр үткәрәчәк. Махсус моның өчен 40тан артык белгеч чакырыла. Ә икенче көнне инновацион проектлар конкурсы үтәчәк.
Стартап-тур берничә номинациядә узачак: сәнәгать, энергияне нәтиҗәле файдалану, биомедицина һәм мәгълүмати техно­логияләр. Катнашучылар өчен быелдан тагын да бер юнә­леш каралган — балалар өчен инновацияләр.
Конкурста, проекты нинди стадиядә булуга карамастан (идеядән алып, әзер продукт кадәр), барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Аның өчен https://startupvillage.ru/ru/ сайтында гариза калдырырга кирәк. Әйткәндәй, анда катнашу, лекция һәм дәресләр тыңлау — барысы да бушлай.
Проект концепцияләре гариза бирүченең үзенчәлекле бизнес-идеяләре яисә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләнмәләренә нигезләнергә, юнәлеш кысаларында эшлән­мәнең чишелешен, катнашучының тәҗрибәсе һәм казанышлары турында мәгълүматны үз эченә алырга, шулай ук, базарда гамәлдә булган мондый төрдәге эшләнмәләр белән чагыштырганда көндәшлеккә сәләтлелеге һәм тикшеренүләр нәтиҗәләрен гамәлгә кертүнең икътисади яктан акланганлыгы әлеге гаризада язылган булырга тиеш.
Әлегә иң актив катнашучы төбәкләр арасында Башкортстан беренче урында. Уфадан тыш, Стәрлетамак, Салават, Октябрьскийдан да гариза бирүчеләр күп.
Конкурста иң яхшы бәясе алган дүрт проект бер миллион сумлык грантка ия булачак. Җиңүчеләр җәен Бөтенрусия “Стартап Виллаж-2015” чарасында катнашачак.
Читайте нас: