+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 апрель 2015, 21:34

“Бураннан да курыкмый, юлга чыктык”

Язгы каникулларда сыйныф белән Казанда булдык. Хәтергә уелып калырлык сәфәрне сыйныф җитәкчебез Лилия Зәкиева башлангычы белән “Хәзинә Тур” туризм операторы оештырды. Максатыбызга ирешү җиңел булмады. Мәшәкатьләр оештыру эшләре белән генә бетмәде. Без юлга чыгасы таңда буранлап кар ява башлады. Өч көн дәвамында ял итүдән, бай тәэссоратлар туплаудан тыш, бик күп фәһемле мәгълүмат алдык.

Барып җитеп, кунакханәгә урнаштык. Тамак ялгап алгач, 4 сәгать дәвамында “Ривьера” Казан аквапаркында күңел ачтык. Беренче көн кичке Казан буйлап сәфәр белән тәмамланды.
Икенче көнне шәһәрнең истә­лекле урыннарына эчтә­лекле экскурсия оештырылды. Сөем­бикә манарасы, Кол-Шәриф мәчете, Благовещен соборы, барлык диннәр гый­бадәтханәсе... Һәрберсе янында истәлеккә фотога төштек. Бауман урамында һәркем әти-әнисенә, дусларына бүләкләр алды.
Кайтырга чыгасы көнне Казан зоопаркында булдык. Җәнлек­ләрнең күптөрлелеге хәйран калдырды.
Сәфәр сыйныфыбызның дус, бердәм икәнен исбат итте. Еллар үтәр. Казан хатирәләре фото­рәсемнәрдә генә түгел, күңел­ләрдә дә мәңге сакланыр.

Альбина ИСӘНБАЕВА,
10нчы сыйныф укучысы.
Уфа районы, Шамонино авылы.


Лилия ЗӘКИЕВА,
Шамонино мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы:

— Хыялыбызны гамәлгә ашырган “Хәзинә Тур” җитәкчесе Камил Сираҗетдиновка зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Югары дәрәҗәдә оештырылган сәфәр бары тик якты хатирәләр генә калдырды.

Элина ГАСКӘРОВА,
10нчы сыйныф укучысы:

— Барыннан да бигрәк, тормышта максатыңа ирешү өчен тырышып укырга кирәклеген аңладым. Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырганда гына, югары уку йортына укырга керергә мөмкин.

Альвира ЯМБАЕВА,
10нчы сыйныф укучысы:

— Сәяхәт барышында Русиядә дә бай архитектуралы шәһәрләр барлыгын аңладым. Димәк, мотлак чит илгә бару таләп ителми. Мондый сәфәр соңгысы булмасын, киләчәктә дә оештырылсын иде.

Анастасия ЛАПТЕВА,
10нчы сыйныф укучысы:

— Пушкин, Толстой, Горький “эзләреннән” йөрдек. Шул чакта тән эсселе-суыклы булып китте. Сәяхәттән соң классикларның тормыш юлы, әсәрләре белән тагын да ныграк кызыксына башладым.
Читайте нас: