+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2015, 22:44

Ана күңеле балада, бала күңеле...

Газиз кешегез югалса, нишләргә һәм моңа ничек юл куймаска?Русиянең әле теге, әле бу төбәгендә, шәһәрендә балалар югалу, аларны җәберләү-кыйнау, кыерсыту, хәтта урлау турында хәбәрләр еш ишетелә. Белгечләр моны язгы һәм көзге айларда психикасы тотрыксыз авырулар, төрле азгын бәндәләр активлашуы белән бәйли.

Күпчелек гаиләләрдә балалар яхшы тәрбия ала. Әмма җинаять статистикасына күз салсак, ятим яисә тулы булмаган гаиләдә тәр­бияләнүче бала гына түгел, имин гаиләдә тәрбияләнүчеләр дә төрле җенси тотанаксыз, азгын бәндә­ләр­нең корбаны була. Бу бала­лар­ның таныш түгел кешеләр бе­лән үзен ничек тотарга кирәклеген белмәгәнлектән килеп чыга. Моңа ата-ана гаепле, чөнки алар өйрәтмәгән.
Балагызга сез үзегез юк вакыт­та таныш түгел кешеләрдән татлы ризык, акча һәм башка әйберләр алмаска; чит кеше белән үзе, гаилә, йорт, мәктәп расписаниесе турында җентекләп сөйләшергә ярамавын аңлатырга тиешсез. Сак булу кагыйдәләрен аңлатканда балагызны куркытмагыз, тыныч кына сөйләгез. Шуны исегездә тотыгыз – җинаятьчегә кайбер мәсьә­ләдә әллә ни зирәклек ки­рәкми: балаларны урлау вак-төяк бүләк бирүдән, ягымлы сөйлә­шүдән башлана. Дөрес, соңгы вакытта теге йорт артына, күрше йортка “конфет бирәм” дип кенә түгел, ә яңа компьютер уены яисә мультфильм, кесә телефоны, көчек яки мәче баласы белән кызыктыру очраклары ешайды.
Балагызга “таныш түгел куркыныч кеше”нең кем булуы турында аңлатыгыз. Әйтик, “аз таныш абый” күрше йортта яши, исеме дә таныш, ди. Сезнең улыгыз-кызыгыз мондый аз таныш ке­шегә үзе генә ияреп китәргә тиеш түгел. Балаларга карата җинаять­ләрнең күпчелеге шундый азмы-күпме таныш кешеләр тарафыннан ясала бит. Балагызга тәне-гәүдәсе­нең аның үз милке булуын һәм аңа бер генә чит кешенең дә кагылырга хокукы юклыгын аңла­тыгыз. Кемдер кагыла икән, ул бу хакта сезгә әйтергә тиеш.
Таныш түгел кеше ярдәм сораса, балагыз өлкәннәргә мөрәҗә­гать итәргә кушсын. Әгәр балагыз чит кешедән куркыныч янавын сизсә, качарга һәм кычкырып “юк!” дияргә, таныш түгел кеше җитәк­ләп алса, “бу минем әти-әни түгел” дип кычкырырга тиеш.
Телефон аша сөйләшкәндә куллану өчен балагыз белән “серле сүз” сайлагыз. Әгәр балагыз бу сүзне әйтә икән, димәк, аңа кур­кыныч яный, ярдәм итәргә кирәк.
Күп ата-ана балаларын бу хакта бер-ике тапкыр искәртү җитәр, исендә тотар, дип тынычлана. Бу турыда әледән-әле кабатлап торуның зыяны тимәс. Бала бу хакыйкатьне яхшы үзләштергәнме, ят кеше белән аралашу куркыныч булуын аңлыймы — моны сез тәгаен аңларга тиеш. Мондый хәлләр, очраклар турында бала әти-әнисенә шул ук көнне сөйләргә тиеш. Балагызны аны нәрсәләр борчуы турында ачыктан-ачык сөйләргә өйрәтегез.
Әгәр балагыз 4-5 яшьтән өлкәнрәк икән, үзенең исем-фамилиясен, адресын, өй телефоны номерын яхшы белергә тиеш. Баланың кесәсенә шушы мәгълү­матлар язылган кәгазь салып куючы ата-аналар да бар. Балагызның киеменә, аяк киеменә яисә рюкзагына исемен язмагыз, начар уйлы кешеләрнең бу мәгълүматтан файдалануы мөмкин.
Балагызның дуслары, алар­ның әти-әнисе, кайда эшләүләре һәм яшәүләре белән кызыксыныгыз. Аларга бару балагызга куркыныч янамыймы, аларның йортына бара торган юл караңгы һәм кеше йөрми торган урын түгелме?
Әгәр бала аз вакытка гына фатирда берүзе калса, телефон трубкасын алмасын, таныш түгел кеше белән ишек аша сөйләшмә­сен. Әгәр андый хәл булса, әти-әнисе кайткач, бу хакта аларга сөйләсен.
Күп кеше йөри торган урында балагыз югалса, нәрсә эшләргә икәнен яхшылап аңлатыгыз. Югалган очракта, очрашу урыны сакчы яисә “Мәгълүмат өстәле” янында булуын әйтегез. Анда һәрвакыт хезмәткәр була. Бала аңа үзенең югалуы турында әйтергә тиеш.

Ел саен Русиядә 20 меңнән артык бала югала, аларның 2 меңнән артыгы бөтенләй табылмый.
Читайте нас: