+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2015, 22:43

Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

Нефтекама төбәгендә юбилей медальләре 1300 кешегә тапшырылачак.Илебездә, республикада, шул исәптән Нефтекама шәһәрендә, ветераннарга һәм тыл хезмәткәрләренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырыла. Күп торак пунктларында бу эш инде тәмамланып килә, медальләрнең хуҗаларына барып ирешүе хакимият башлыкларының, урынбасарларның ныклы контроленә алынган.

Нефтекама шәһәрендә һәм аңа караучы Энергетик, Әмҗә, Ташкиново, Кәчәү, Михайловка бистәләрендә, Хмелевка, Марьино, Кырым-Сарай авылларында медаль барлыгы 1300 кешегә тапшырылачак, шуларның 117се — сугыш ветераны, калганнары — тыл хезмәткәрләре. Бүген берничә кешегә генә тиешле бүләк тапшырылмаган, бу исә медаль хуҗаларының адреслары үзгәрү белән бәйле.
Ветераннарга төрле ярдәм һәм хәстәр­лек күрсәтелә. Әйтик, һәр ветеран медицина каравы үтә, дәваханәләрдә алар өчен махсус урыннар булдырылган. Ветераннар яшәгән 37 йортка, фатирга ремонт эшләнә. Ә инде мәгариф, мәдәният бүлекләре, яшьләр эшләре буенча һәм спорт комитетлары үткәргән чараларны, акцияләрне санап бетерерлек түгел.
Нефтекамада яшәүче Нәзеһә Каһирова медальне шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Шамил Халитов кулыннан алды. 87 яшьлек хезмәт ветеранын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, Шамил Шакир улы гөлләмә бүләк итте, сәламәтлек, тыныч картлык теләде.
— Онытмаганнары өчен рәхмәт, безнең буынга, чыннан да, җиңелдән булмады, — дип күз яшьләрен сөртә Нәзеһә әби.
Ул Яңавыл районының Янбарыс авылында туган, канлы сугыш башлангач, 13 яшьлек кызга өлкәннәр белән беррәттән җигелеп эшләргә туры килә. Сугыштан соң Карман авылыннан Гайнегыйлем исемле кешегә кияүгә чыга. — Ирем сугышның беренче көннәреннән үк ут эчендә булган, аның күргәннәрен язсаң, кәгазь дә чыдамас, елар иде, — ди Нәзеһә әби. Тыныч тормышта алар икәүләп Карман ГРЭСында эшләгән, Нәзеһә апа иң авыр учас­токларның бер­сендә булган. Ветеран гаилә­сенә Нефтекамадан фатир бир­гәннәр. Тик сәламәт­леген шактый какшатып кайткан Гайне­гыйлемнең яралары сызлаудан туктамый, 76 яшендә ул вафат була.
Соңгы елларда үзе дә бик еш чирли Нәзеһә апа, шуңа да Җиңү бәйрәмендә ГРЭСка чәй табынына бара алуым да икеле, ди. Үз балалары булмаса да, туганнары булуына шатланып бетә алмый, алар тәрбияләп, ярдәм итеп, кирәклесен китереп торалар, дип, туганнарына рәхмәтләр укый. Инде хәзер урамга да чыга алмаучы ве­теранның бердәнбер иптәше — телевизор. Шуннан дөнья хәлләре белән танышып, Украинадагы вакыйгалар өчен борчылып көннәрен үткәрә ул.
— Сугыш кына булмасын, аннан да кур­кыныч нәрсә юк, калганына барысына да чыдарга була. Күз алдында балалар үлүен, кешенең ачтан хәлсезләнеп егылуын күрү авыр. Ходай күрсәт­мәсен, барлык илләргә дә безнең Путин кебек тынычлык сөюче, акыллы башлыклар бирсен, — дип тели ул.
Читайте нас: