+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 апрель 2015, 22:54

Сугыш картинасын күрү дә куркыныч!

Миякә районында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар конкурсы узды.Ике көн дәвамында барган һәм бөек бәйрәм рухы белән сугарылган әлеге зур чарада районның кырыклап хезмәт коллективы вәкилләре катнашты. Мәдәният сараеның зур залына җыелган халык һәр чыгыш ясаучыны ихлас кабул итте, алкышларга күмде.

Конкурста район хакимияте, балалар сәнгать мәктәбе, Пенсия фонды бүлекчәсе, район гәзите редакциясе, финанс идарәсе һәм банклар, Укучылар һәм пионерлар йорты, район үзәк дәваханәсе, берләштерелгән китапханә һәм башка оешмалар катнашты. Кыргыз-Миякәнең 1нче һәм 2нче мәктәпләре, район дәваханәсе коллектив­ларының чыгышы аеруча күңелгә сеңеп калырлык булды. Сугыш темасын тулы яктыртуы, башкаручыларның осталыгы белән тет­рәндерде. Башкорт­станның атказанган табибы Илдар Атангулов җитәкләгән үзәк дәваханә коллективы әзерләгән “Медсанбатта” күренешен күз яшен түкми генә карый алучылар сирәк булгандыр.
Танылган отоларинголог Тәлгать Галишин, оста хирург Азат Батыршин, халык яраткан терапевт Римма Кәримова һәм стоматолог Флүзә Батыршина, “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Вилүр Алиев, шәфкать туташы Гөлназ Гәрәева һәм башкалар үзләрен яхшы белүче якташларын, һөнәр осталыгы белән беррәттән, сәхнә таланты белән дә сокландырды.
Миякә — малтабарлары белән дан тотучы район. Дистәләгән кеше эшләүче зур шәхси предприятиеләр дә күп монда. Әмма әлеге үзенчәлекле конкурста район малтабарлары данын яклардай бер генә коллектив табылды — Газинур Сәйранов белән Вилсур Нәфыйков җитәкләгән “Загот-Сервис” җәмгыяте.
— Безнең чыгышыбыз ирем Вилсурның зурәтисе, 112нче Башкорт кавалерия дивизия­сенең 29нчы полкы командиры, Миякә райо­нының Сатый авылы егете Асылгәрәй Нәфый­ковның якты истәлегенә багышланды. Самуил Маршакның бертуган сеңлесе Елена Ильина батыр якташыбызга атап язган “Один из ста” поэмасын да кулландык, — ди “Загот-Сервис”­ның “Агыйдел” сәүдә үзәген җитәкләүче һәм конкурста иң яхшыларның берсе булган сәхнә күренешен оештыручы Алсу Нәфыйкова.
Җиңү яулаган якташларын миякәлеләр менә шулай җырлап та, елап та искә алды.
Читайте нас: