Предприятиене Надежда Дәүләтова җитәкли. Бүгенге көндә кондитер, “Әбием серләре”, пилмән, туңдыру цехлары тулы куәтенә эшли. Тәүлегенә 2 тонна он, 20 килограмм ит эшкәртелә, 15 килограмм камыр ризыклары әзерләнә.
Күпереп пешкән икмәк Шаранның барлык кибетләренә, Туймазы шәһәре һәм районына, Октябрьскийга сатуга озатыла.
— Учреждение, кибетләр безнең икмәккә өстенлек бирә. Чөнки, азык-төлеккә бәяләр артса да, без хакны күтәрмәдек, көндәшлекне тотарга тырышабыз. Икмәк, беренчедән, арзан булса, икенчедән, бик тәмле. Дәүәниләребезнең рецептларын кулланып эшлибез. Әлбәттә, озак процесс, ләкин үзен аклый, тәмле дә була, файдалы матдәләре күп, озак саклана, — ди Надежда Морзагәрәй кызы.
Традицияләрне саклап, технологияләрне бозмый пешерү — биредә иң мөһиме. Уңышның сере шунда. Традицияләр дигәннән, пекарня дистә елдан артык эшли. Җитештерелгән продукция шаранлыларга яхшы таныш. Күргәзмә, ярминкәләрдә дә Шаран икмәген эзләп таба даими сатып алучылар. Исеме җисемен аклау бер шатлык булса, кадрлар алмашынмавы белән икенче яклап ота җитәкче.
— Икмәк пешерүчеләр, кондитерларыбыз менә инде озак еллар һөнәренә тугры кала. Хезмәттән ямь табып, тырышып эшлиләр. Эш хакы яхшы, аны түләүдә тоткарлык юк. Алар да, җитәкчелек тә бик канәгатьбез, — ди Надежда Дәүләтова.
Бүген биредә 35 кеше эшли. Эш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Шунысы да игътибарга лаек: колмакны көзен бер елга җитәрлек итеп үзләре әзерли икән.