+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель 2015, 22:22

Сыйфатлы, арзан, үзебезнеке!

Бүген Шаран керамика комбинаты районда куәтле җитештерү предприятиеләренең берсе. Республика Башлыгы сәнәгатьне үстерүгә тоемлы өлеш керткән районнар исәбендә Шаранны да билгеләп үтте.

— Предприятиене яңарту, үстерү максатында 100 миллион сумга якын акча тотынылды. Заманча җиһазлар “Красный Октябрь” заводыннан кайтарыла, шуңа, беренче чиратта, алар белән элемтәне ныгыттык. Шулай ук Томск техник институты да безгә һәрвакыт ярдәм итә, — диде комбинат директоры Сергей Баранов.
Җитәкче билгеләвенчә, партнерлар белән ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек булдырып, җитештерүчәнлек­не арттырып, сыйфатлы продукция чыгаруга өстенлек бирелә. Күптән түгел технологиясе ягыннан катлаулы кирпеч җитештерүгә сертификат алганнар. Бу төр продукция барлык заводларда да чыгарылмый икән. Ихтыяҗ зур, мичтән чыккан кирпечне хәтта, кайнар килеш тә озаталар икән. Бүген тәүлегенә 30 мең данәгә якын кирпеч җитештерелә. Еллык куәт 10 миллион данә булса, киләчәктә бу күләмне ике тапкыр арттыру бурычы куелган.
— Кирпечнең сыйфаты, бәясен уртача тоту һәм җитештерү куәтен арттыру — төп максатыбыз, — ди җитәкче.
Чимал табигый булса да, кирпечне яндыру, киптерүгә бихисап күләмдә электр энергиясе, газ сарыф ителә. Ә бу, үз чиратында, акча таләп итә.
— Бераз гына вакытка салымнарны, башка түләүләрне киметү җитештерүчеләр өчен зур ярдәм булыр иде, — ди җитәкче.
Предприятие халыкны 130 эш урыны белән тәэмин итә. Хезмәт хакы вакытында түләнә, килеп эшләүчеләр өчен тулай торак бар. Заманча технологияләр белән эш итүче, югары әзерлекле белгечләр хезмәт сала биредә. Белгечләрне, аеруча яшь кадрларны эштә калдыруны мөһим саный җитәкче. Шул нияттән быел йортлар төзү өчен 17 җир участогы алынган.
Читайте нас: