+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май 2015, 21:54

23 яшьлек миллионер

Заман байларының уйлары нинди?Аяз Шәбетдинов, 23 яшьлек кенә булуына карамастан, 21 компанияне үз эченә алган холдинг хуҗасы, елына 30 миллион сум акча эшли, өстәвенә, актив сәяхәтче дә һәм социаль челтәрдә популяр блог алып барырга да өлгерә. Яшь бизнесмен Уфага килеп, осталык дәресе күрсәтте. Анда ул миллионерга кадәр күтәрелгән юлы, үзенең бизнесы турында сөйләде, максатлары һәм киләчәккә планнары белән бүлеште.

— Аяз, синең кебек яшь миллионерны үзебезнең шә­һәр­дә кү­рүебезгә бик шатбыз. Эшкуарлык белән күптән шөгыль­ләнәсеңме? Якынна­рың бу юлны сайлавыңны ничек кабул итте?

— Әгәр төптән уйлап карасаң, чынлап та, бу эшнең башлангычы күптән салынды. Мәктәптә укыганда ук, “прикол”лар һәм кызык-мәзәк уеннар сатып, үземнең беренче бизнесымны башлап җибәргән идем. Аның идеясе “Гарри Поттер” фильмын караганда туды. Анда игезәк малайлар тоткан кибеттә шундыйрак товарлар сатыла иде. Әлбәттә, мин әти-әнигә бу хакта белдермәдем, авырган булып кыланып өйдә калам да көнозынына үземә кирәкле товарлар белән тәэмин итеп торучыларны эзлим. Бу хәл Пермь өлкәсендәге Куеда поселогында яшәгәндә булды, соңыннан мин Ижевск шәһәренә күчендем. Студент елларында төрле чаралар алып бардым, заказ буенча шигырьләр һәм сценарийлар яздым. Акча кереп торса да, җитди бизнес белән шөгыльләнәсем килде. Акча эшләргә теләүче егетләр белән җыелыштык та урман кисәргә киттек. Исәбебез агач сатып баю иде. Тик бу уйланып бетмәгән эшебез уңышлы килеп чыкмады, шуңа да мин янә Куедага кайтып, әти-әнием тоткан лимонад җитештерүче кечкенә заводны үстерергә керештем. Бервакыт, эш буенча баргач, хостелга урнашырга туры килде һәм озак уйлап тормыйча, үзем дә нәкъ шундый яшәү урыны ачарга булдым. Шулай итеп, башта — хостеллар, аннары кәһвәханә челтәрләре барлыкка килде, компания акрынлап үсеш юлына чыкты. Тиздән үзе­безнең беренче бизнес-проектны Кытайда башлап җибәрергә җыена­быз. Ә якыннарым­ның мөнәсәбәтенә килгәндә, алар бервакытта да минем башлангычларыма каршы булмады, тик университетны тәмамлавымны, югары белемле булуымны таләп иттеләр. Дәрескә барырга вакыт җитмәү сәбәпле, мин, юлын табып, укырга ирекле йөрү өчен рөхсәт алдым.

— Сине тыңлаганда барысы да бик җиңел һәм гади генә килеп чыккан дигән фикер туа. Авырлыкларга очраган чаклар да булгандыр бит?

— Әлбәттә, мондый эштә бернәр­сә дә җиңел бирелми. Иң мөһиме — тәҗрибә туплау. Мин үз хаталарымда өйрәндем, уңышсызлыкка очраулар да булды, алар әле дә бар. Безгә даими үсештә булу кирәк, мин, мәсәлән, Прагада проектлау менеджеры белгечлеге алдым, еш кына төрле бизнес-курсларда катнашам. Дөресен әйткәндә, бизнес эше һәрчак катлаулы булды, компания зурайган саен эш тә авырлаша бара. Алга куелган максатлар шул авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә дә инде.

— Аяз, син ничек уйлый­сың, ни өчен барлык бизнесменнар да миллионер булып китә алмый?

— Кемнәрдер туктап кала, уйларына киртә куючылар да бар, кайсылары “миңа монысы да җитте” ди. Нигә кешегә миллион кирәк соң? Мин исәпләп караган идем, гаиләдәге бер кешегә бернәрсәдән дә ваз кичми, рәхәтләнеп яшәү өчен аена 200 мең сум чамасы акча кирәк. Ай саен мондый акча килеп торырлык бизнес төзү әлеге вакытта авыр түгел. Аның өчен бер-ике ел тир түгәргә, эшкуарлыкта төрле уңыш­сыз­лыкларга, уңышларга ире­шергә һәм акча китерә торган эшнең төбенә төшенергә генә кирәк. Безнең компания алга бара, бу бәлки дөрес тә түгелдер, чөнки бизнес хакына үзебезне күп нәрсәдән мәхрүм итәбез. Тормышта һәр кеше үзенә уен уйлап таба һәм шуны уйный бит. Без дә уйныйбыз, бизнес ясыйбыз, үзебезнең осталык дәреслә­рендә кешеләргә үз дөнья картасын киңәйтергә ярдәм итәбез, безнең илдә коррупциясез, ришвәтсез һәм бюрократиясез яхшы акча эшләргә мөмкин булуын русиялеләргә үз тәҗрибәбездә күрсәтәбез.

— Сер булмаса, үзеңнең бер эш көнең белән безне дә таныштыр әле.

— Минем эш көне бертөрле генә булмый. Бүген — мин монда, иртәгә — Мәскәүдә, иртәгә соңга Франциягә очам, аннан без яңа проект буенча өч көнгә Кытайга китәбез. Барлык көннәрне берләштерүче нәрсәләр дә бар: кичен мин көне буе башкарган эшләрне барлыйм, ә йокыдан уянуга календарьга күз салам һәм очрашулар, каядыр бару тәртибен карап чыгам.

— Синең тормышың бик мавыктыргыч! Шундый зур компания эшен алып барырга да булдырасың.

— Бездә бик көчле команда җыелган. Үзем бик яхшы менеджер булмасам да, холдингка иң яхшы менеджерларны җыйдым. Бурыч — кешеләр эшләсен өчен дөрес, тәгаен һәм дәлилле максат кую. Бу максатлар кешеләрне кызыктырырга тиеш. Кешеләр — безнең өчен иң мөһиме, төп байлыгыбыз.

— Әгәр ялгышмасам, син төрле шәһәрләрдә осталык дәресләре күрсәтеп йөргәндә дә үзеңә бизнес-партнерлар һәм яхшы кадрлар эзлисең?

— Чынлап та шулай. Үзләренең бизнес-идеяләрен тормышка ашыра алган кешеләрне, кызыклы старт-апларны ил буенча эзләргә кирәклеген күптән аңладык. Безнең бизнес партнерлар белән бергә төзелә. Иң мөһиме — стартап табыш китерсен, ягъни башлаган эш ике айдан сүнмәсен, ә бездән оныкларга да калырлык булсын. Стартапларның безнең компаниягә керү регламентын эшләдек: теләгән кеше безгә килеп укый, аннан алган белеме буенча үзенең проектын яклый алачак. Ә без, үз чиратыбызда, аның белән берләшергәме-юкмы икәнен хәл итәчәкбез. Бездә иң яхшы экспертлар белем бирәчәк, мәсәлән, “Яндекс” компаниясен үстерү буенча элекке директорны гына алыйк. Ул бу өлкәдә 6 ел эшләгәннән соң, үзенең бизнесын ача һәм бик уңышлы алып бара. Проектларны башлап җибәрү буенча үз ысулларыбыз бар, шуңа да, безгә урамнан кереп кенә кушылып китеп булмый, курслар үтәргә кирәк.

— Күпләр кызыгырлык, ми­нем­чә. Синең тормышыңда иң югары максат нинди?

— Бу кызыклы сорауга бик күп сөйләп булыр иде, ләкин мин кыскача җавап бирәм. Кайчандыр үзебезгә “Йөз елдан соң безнең компания турында нәрсә әйтерләр?”, дигән сорау куйган идек. Сез дә үзегезгә шул сорауны бирегез. Йөз елдан соң сезнең хакта ни әйтерләр? Без бу сорауга озак кына җавап таба алмадык. Шулай да бервакыт иң югары максатымны таптым. Миңа әлеге эштә нәрсә көч бирүен аңладым. Ул тормыштагы бик гади нәрсә — кешеләрнең миңа һәм безнең компаниягә булган рәхмәте. Шулай йөз елдан соң да дөнья буйлап рәхмәтләр яуган лаеклы компания булып каласы иде. Бәлки, сыйфатлы хезмәтебез яки кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртерлек үрнәк күрсәтүебез өчен булса да.

Гаиләдәге бер кешегә бернәрсәдән дә ваз кичми, рәхәтләнеп яшәү өчен аена 200 мең сум чамасы акча кирәк. Ай саен мондый акча килеп торырлык бизнес төзү әлеге вакытта авыр түгел.
Читайте нас: