+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 Май 2015, 23:44

“Һәр сәгатең файдалы үтсен!”

Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтовның тормыш девизы шундый.Нигәдер, халык җитәкчеләргә сагаеп карый. Аларга “үзләрен генә кайгырталар” дигән келәймә тагылган. Имеш, барысы да акчаны көрәп ала, барлык уңайлыклардан файдалана һәм башкалар, һәм башкалар. Аеруча хакимият адресына таш яудырырга яратабыз: нәрсә булса да, алар гаепле, эшләнгән эшләрен, яхшылыкларын күрмибез кебек. Кемнәр эшли соң хакимияттә? Нинди эшләр башкаралар? Нефтекама шәһәре хакимиятенә шушы сораулар алып килде мине. “Моны сүзләр белән генә ничек аңлатасың? Әйдә, берәр көн бергәләп эшләп карыйбыз, барысын да үзең күрерсең!” – дип тәкъдим итте хакимият башлыгы Рәшит Дәүләтов. Димәк, мин иртәгә башлык булачакмын?! Төне буе уйландым. Нәрсәләр эшләргә? Үземне ничек тотарга? Иртәнге сигез тулганчы хакимият бинасы янында идем инде. Үз бүлмәсенә атлаган Рәшит Мостафа улын күргәч кенә бераз тынычландым.

Сәгать 8.00. Рәшит Дәүләтов иртәнге матбугат басмаларын карап чыкты. Өстәлдәге берничә до­кументның эчтәле­ге белән танышты, аларда күтәрелгән мәсьәлә­ләр­не хәл итү өчен кайдадыр шалтыратты.

Сәгать 8.30. Планерка башланды. Шәһәр Советы рәисе, полиция, хакимият­нең финанс, мәдәният, мәга­риф идарәләре, хәрби комиссариат, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе, Пенсия фонды, халыкны социаль яклау, эш белән тәэмин итү, архитектура бүлек­ләре, салым инспекциясе җитәкчеләре, үзәк дәваханә баш табибы, шәһәрнең Энергетик, Ташкиново, Кәчәү микрорайоннары башлыклары, хакимият баш­лыгы урынбасарлары узган атнага отчет тотты, алдагысында башкарылачак эшләр белән таныштырды. Хакимият башлыгының игътибарыннан бер нәрсә дә читтә калмый: су басу куркынычы янаган төбәкләрдәге хәл, янгыннар ешаеп китү сәбәпле, аларны кисәтү максатында башкарылган эшләр, Җиңү бәйрәменә әзерлек, дәваханәләрдәге хәл, кибетләрдә хаклар арту, салымнар керү, армиягә язгы чакырылыш – барысы турында да бәйнә-бәйнә сорашты. Мәгариф бүлеге 1 майдан шәһәрдә балалар бакчаларына хаклар артачагы турында хәбәр итте. Моның сәбәпләрен, урындагы матбугат, телевидение аша халыкка аңлатырга кирәк, дип басым ясый Рәшит Мостафа улы.
Читайте нас: