Черниковка гына безне серәеп утырган торбалары, ватык юллары, чүпле ихаталары белән каршы алды. “Кызыл таң”га ярдәм сорап шалтыратучы Садыйка апа Зәкиева яшәгән Ферин урамындагы 24/1 йорты яны да камиллектән бик ерак иде. Кояшлы матур көннәр торуга карамастан, подъезд алдындагы кителеп беткән асфальтлы юлда су җыелып тора. Йорт алдында хуҗалар үзләре ясаган чәчәк түтәлләре дә бозылган, анда вакташ ыргытылган.