+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 Май 2015, 23:47

Су чәчрәтә, уйный, бии дельфиннар!

Аларның чыгышын йөзгә якын бала бушлай тамаша кылды.“Бердәм Русия” партиясенең республика төбәк бүлекчәсе дельфинарий белән берлектә “Ныклы гаилә” һәм “Русиягә һәр бала кирәк” проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Халыкара балаларны яклау көне алдыннан күркәм чара үткәрде. Башкаланың социаль-реабилитация приютларында тәрбияләнүче, күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән йөзгә якын бала диңгез кунаклары тамашасын карарга килде.

Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан Кашкадан паркы ел әйләнәсенә балалар тавышыннан гөрләп тора. Зәвыклы бизәлеше, күңелле аттракционнары һәркемне җәлеп итә. Агымдагы елда дельфинарий ачылу ял итәргә килүчеләр санын тагын да арттырды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Альбина Бурангулова, балаларны сәламләп, аларга күңелле ял теләде.
Май башында старт алган акция август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәйрия тамашасы атнага бер тапкыр үтәчәк. “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты һәм урындагы бүлекчәләре җәйге ял вакытында балаларны республика районнары һәм шәһәрләреннән алып килеп, Уфа буйлап сәяхәт иттерү, тукландыру һәм кире кайтаруны оештырачак.
— Дельфиннарның чумып йөзүе, диңгез мәчеләренең гитарада уйнавы бик ошады, — диде 6 яшьлек Елисей Наумов. Әнисе Гөлнара, 3 яшьлек сеңлесе Есения белән алар башкаланың Калинин районы инвалидлар җәмгыятеннән килгәннәр.
Уфаның социаль-реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче Антон Яковлевка дельфиннарның җырлавы, рәсем төшерүе бик ошаган.
Диңгез тамашасы геройлары Лелик белән Болик исемле дельфиннар онытылмаслык мизгелләр бүләк иткән. Зәңгәр океан хайваннарының тынычландыруы, сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы, хәтта алар янында теләкләрнең кабул булуы билгеле. Дельфиннар боҗрадан сикереп чыкканда теләгән балаларның изге теләге, һичшиксез, чынга ашсын!
Читайте нас: