+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июнь 2015, 22:15

Ихтыяҗ да, үсеш мөмкинлекләре дә бар

Ул очракта ни өчен республикада кош итен санитар нормадан ике тапкыр диярлек кимрәк ашыйбыз?Республикада кошчылык тармагын үстерүдә яңача караш таләп ителә. Соңгы елларда әлеге юнәлештәге күрсәткечләрнең берникадәр артка тәгәрәвеннән чыгып фикер йөрткәндә, шундый нәтиҗә ясарга була. Икенчедән, ил җитәкчелеге төп туклану продуктларын, шул исәптән ит ризыкларын чит илдән сатып алуны чикләү бурычы куйды. Ә республикада халыкны, нигездә, үзебездә җитештерелгән, экологик яктан чиста азык-төлек белән тәэмин итү максаты билгеләнде. Русиядә соңгы елларда кош ите җитештерү күләме күзгә күренеп артты. Башкортстанда исә әлегә бу юнәлештә күзгә күренерлек алга китеш күзәтелми. Йомырка һәм бәбкә, үрдәк үрчеме белән тәэмин итәргә тиешле предприятиеләрнең базар шартларына яраклаша алмавы нәтиҗәсеме бу, әллә сатып алучылар белән уртак тел табарга ашыкмыйлармы? Узган ел нәтиҗәләре буенча, шәхси ихатада кош-корт санының алдагы елдагыдан 1,7 процентка, ягъни 55 мең башка кимүе шундый нәтиҗә ясарга нигез бирә. Проблеманың асылы нәрсәдә? Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдәге чыгышлардан без шул сорауга җавап табарга тырыштык.

Авыл белән шәһәр арасындагы аңлашылмаучанлык сәү­дә нокталарында аеруча ачык күренә. Авылдан килгән сыйфатлы ит, сөт, бәрәңге базарда аз, дип ризасызлык белдерә­ләр шәһәрдә. Ашаган түгел, тураган белә, дигәндәй, шәһәр кешесен крестьян ихатасындагы хәлләр белән хәбәрдар дип булмый. Күп үстерсәң, саклауның файдасы юк, дип, бәрәңге бакчасын бәләкәй­ләттеләр. Берничә ел элек, кошлар үлемечле чир тарата дигән күрсәтмәгә таянып, авылда каз-үрдәк үстерүне, дөрес­рәге, урамга, су чыганакларына җибәрүне тыйдылар. Кыскасы, шәһәргә авылдан сыйфатлы ризык алып килүнең азаюы алыпсатарларга гына бәйле түгел. Янә дә республикада кош-корт, су кошлары санын арттыру бурычы куелды. Башкортстанда кошчылык тармагы потен­циалының тулы куәткә файдаланылмавын хәтта тармак министры үзе дә таныды.
— Соңгы елда тармак, аерым алганда йомырка җи­теш­­терү зыянга эшләде. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, төбәк­нең кошчылык предприя­тие­ләре тарафыннан 750 миллион данә йомырка җитештерелде, бу алдагы ел күрсәткеченнән 8 процентка азрак. Кош итен тереләй авырлыкта җитештерү күләме 22 процентка артты. Йомырка җитештерүнең кимү сәбәбе “Башкирская”, “Туймазинская” һәм “Юбилейная” кошчылык фабрикалары куәтләре түбә­нәюгә бәйле. Өстәвенә, республика халкын кош ите белән тәэмин итүдә проблемалар бар, — диде авыл хуҗа­лыгы министры Анатолий Коваленко күптән түгел әлеге мәсьәлә буенча үткәрелгән киңәшмәдәге чыгышында.

Шул ук вакытта.
Санитар норма буенча һәр кеше елына уртача 30 килограмм кош ите ашарга тиеш. Республикада бу күрсәт­кеч 18 килограммнан артмый. Башкортстанда яшәү­че һәр­кем­не кош ите белән санитар нормада каралганча тәэмин итү өчен еллык җи­тештерү күлә­мен әлегедән 50 мең тоннага арттырырга кирәк.

Билгеле, Мәләвез районындагы М. Гафури исемендәге кошчылык комплексындагы, Әлшәй районындагы “Башкортстан бройлеры” җәмгыятендәге кебек зур инвестицион проектлар тормышка ашырылмаган булса, күрсәткечләр тагын да түбәнрәк булыр иде. Ихтимал, республикада кошчылык белән шөгыльләнүче пред­прия­тиеләрнең “Икътисади паспортын” булдыру турында уйланырга вакыт җиткәндер. Алар кем кулында һәм үсеш перспективалары ничек? Әлеге сорауларга тәгаен җавап булганда бәлки дәүләт ярдәмен тоемлырак күрсәтү мөмкинлеге ачылыр иде. Юкса, төрдәш предприятиеләр арасында ачык көндәшлек түгел, кайчак бер-берсенә аяк чалуга охшаш хәлләр дә күзәтелә. Бүген чебеш, үрдәк яки каз бәбкәсен алу крестьян ихатасына кыйм­мәткәрәк төшә икән, димәк, аның йомыркасын күбрәк сату турында уйланырга кирәк. Шул җөмләдән кайбер саннарга игътибар итик. Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, республикада үсте­релүче кош төрләре исәбендә иң зур күрсәткеч — 83 процентны тавыклар алып тора. Барлык кош-корт күләменең 8 проценты — казларга, 6 проценты — күркәләргә һәм 2,9 про­центы үрдәкләргә туры килә. Экзотик кошлар 0,1 процент тәшкил итә. Рес­пуб­ликадагы ел башында мәгъ­лүм булган 10,5 миллионнан күбрәк кош-кортның 30 проценты шәхси ихаталарга туры килә. Димәк, кошчылык пред­приятиеләре дә үз эшен элекке традицион тәртиптә түгел, ә ихтыяҗны өйрәнеп оештырырга тиеш. Кошчылар соңгы елларда авылларда тавык итенә һәм йомыркага их­тыяҗ зур булу белән хәбәрдар булса кирәк.
— Моңа кадәр Русияне токымлы йомырка белән Евросоюз һәм АКШ тәэмин итте. Хә­зер алар безнең базардан баш тартты. Моның яхшы ягы да бар. Үзебезнекеләргә юл ачыла. Тик без моңа әзербез­ме? — дигән сорау белән мө­рә­җәгать итте республика Товар җитештерүчеләр берлеге рәисе Зифкать Сәетга­лиев.
Әйтергә кирәк, сәүдә базарында кош итенә, йомыркага их­тыяҗ арту урындагы җи­тештерүчеләрнең мөмкинлеге чикле булуга гына бәйле түгел. Әлеге төрдәге импорт продукциясен илгә кертү чикләнгәч, бил­геле, ихтыяҗ артты. Җи­теш­терүне үстерү өчен алшартлар бар. Шул ук вакытта, республика авылларында кош-корт санын арттыру проблема түгел. Предприятиеләрнең коо­перациягә керүе бу юнәлеш­тәге иң ышанычлы юл. “Башкирский гусь” җәмгыяте, мәсә­лән, махсус программа кы­саларында, үскән казның 20 процентын кайтару шарты белән халыкка, төрле кате­гория­дәге хуҗалыкларга бәб­кәләр бирә. Катнашазык белән тәэмин итә. “Благовар” токымчылык заводы — Русиядә үр­дәк үстерүдәге селекция казанышлары белән танылган һәм токымлы үрдәк йомыркаларын сатучы бердәнбер предприятие. Токымлы йомырканы БДБ илләре күпләп ала. Мондый предприятиеләр аз түгел.
Кайчандыр Башкортстанда халыкка турыдан-туры йомырка, яшь кош-корт үрчеме сатуга махсуслашкан егермедән артык инкубатор бар иде. Кайдадыр — каз-үрдәк, кайдадыр күркә, тавык үстерелде. Бүген алар­ның берсе дә калмады шикелле. Аның каравы, көннәр җы­лына башлауга, авыл урамнарында арбалы машиналар күренде. Кем — чебеш, кем каз, үрдәк сата. Йомырка тавыгын сораганнарга картаеп хәлсез­ләнгәннәре генә эләгә. Шундый хәрәмләшүдән соң бер алданган крестьянның икен­чегә “төп башына утырасы” килерме соң? Авылда кош-корт саны кимүнең бер сәбәбе шунда дип уйлыйм. Бройлер чебеше узган ел 25-30 сум иде. Быел, әлбәттә, хаклар икенче­рәк. Ихтимал, проблемага җитдирәк караганда, бәләкәй инкубаторлар эшчәнлеген җан­лан­ды­рырга кирәктер. Дәүләт ярдә­мен­нән башка бу эшкә тотынып булмаячак, әл­бәттә. Еллык процент ставкасы 24 процентка җиткәндә, банктан кредит алуга караганда, әлегә әзер продукция хәстәрләү күпкә отышлырак.
Читайте нас: