+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июнь 2015, 21:23

Чын авыл старостасы!

Җәвит Мәһәдиевны Миякә районының Миякәтамак авылында олысы да, кечесе дә ихлас ихтирам итә. Ул мондый ихтирамга данлы хезмәт юлы белән дә, кешелек сыйфатлары белән дә лаек. Күп еллар урындагы мәктәпне җитәкләгән, халык арасында актив җәмәгать эшчәнлеге алып барды. Инде ярты гасыр авылда аның катнашлыгыннан башка бер генә зур чара да узмый.

Тарихчы буларак, Җәвит Гатаулла улы Миякәтамакның нәсел агачын, берничә нәселнең дистәләгән буынын үз эченә алган шәҗәрәсен төзи, китап итеп бастыра. Авыл мәчетен төзүдә башлап йөрүче була. Чишмәләрне тазартып төзекләндерә, аларны халыкның яраткан ял итү урыннарына әйләндерә. Рәсми кәгазь төзүдә, мөрәҗәгатьләр язуда мохтаҗларга ярдәм итә. Аның бөтен эшләрен барлап чыгу да бик читен. “Кызыл таң”ның, район гәзитенең актив ярдәмчесе, аларны пропагандалаучы да ул.
Җәвит абый хатыны Мөнирә апа белән берсеннән-берсе акыллы, уңган балалар үстергәннәр. Шуларның берсе — өлкән уллары Газинур бүген әтисенең эшен дәвам итә, мәктәп директоры вазыйфасын башкара.
Әлеге фотосурәтне без Җәвит абый авыл көтүе янында чакта төшереп алдык. Мәһәдиевның күрмәгән, җитешмәгән урыны юклыгы хакында шушы факт та ап-ачык сөйли.
Читайте нас: