+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2015, 01:32

Һәр кирпечтә – ташчының күңел җылысы

Иң оста төзүчеләр “БирскСтрой” җәмгыятендә хезмәт сала.Узган җомгада Дүртөйле шәһәрендә “Башкортстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы ташчысы” дигән һөнәри осталык бәйгесе үтте. Әлеге чарада республикабызның төрле почмакларыннан ике дистәгә якын төзелеш оешмасы вәкилләре катнашты.

Мондый һөнәри бәйге быел тугызынчы тапкыр оештырылды, — диде Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шамил Галиев. — Сер түгел: бүген төзелеш тармагында эшче кулларга ихтыяҗ зур. Шуңа да әлеге чараның төп максатларының берсе — яшьләрдә ташчы һөнәренә карата кызыксыну уяту. Ә бәйгечеләр өчен мондый очрашулар үзара алдынгы тәҗрибә алым­нарын уртаклашу, төзелеш өлкә­сендәге яңа технологияләр белән танышу, аларны якыннан өйрәнү белән кыйммәт.
— Республика әһәмиятендәге чараны районда кабул итү җаваплы һәм мәртә­бәле, әлбәттә, — диде, кунакларны сәламләп, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Зиннәтуллин. — Шунысы куанычлы: соңгы елларда район һәм шәһәребездә төзелеш аеруча җанланып китте. Бу шәхси йортлар күтәрүчеләр санының күзгә күренеп артуында гына түгел, социаль яклауга мохтаҗ катлам кешеләренә бирелүче фатирларның күпләп файдалануга тапшырылуында да ачык чагылыш таба.
“Башкортстан Республикасы төзүче­ләре берлеге” генеральный директоры Виктор Коротун, 5нче төзелеш идарәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтов, Русия төзүче­ләре профсоюзының Башкортстандагы оешмасы рәисе Павел Александров бәй­гечеләргә уңышлар теләделәр.
Ниһаять, жирәбәдән соң һөнәри осталык ярышы башланды. Дүртөйле шәһә­ренең Ленин урамы, 11 “а” һәм 11 “б” адресы буенча төзелүче күпкатлы йортларда берьюлы 36 ташчы кемузардан эш­кә кереште. Алар 2 сәгать 30 минут эчендә үзләренең бөтен сәләтен, маһир­лыгын, белемен гамәлдә күрсәтергә, фатирлар арасындагы 380 миллиметр калынлыктагы стеналарны күтәрергә тиеш иде. Бераз алга китеп, шуны әйтик: биредәге йортларда килә­чәктә гомум мәйданы 10400 квадрат метрга якын 203 фатир булачак. Бу — 5нче төзелеш идарәсе һәм “Траст-Инвест” җәмгыяте берлектә күтәрүче объект­ларның берсе.
— Һөнәри осталык ярышына иң-иңнәр генә килә, — ди 5нче төзелеш идарәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтов. — Без дә үзебезнең оешмада эшләүче 65 ташчы арасында бәйге үткәреп, республика күләмендәге чарага ике җиңүчебезне алып килдек. Норма буенча бер ташчы сигез сәгатьлек эш көнендә бер кубометр кирпеч салырга тиеш, ә һөнәри ярыш вакытында (2 сәгать 30 минутта) кайбер осталарыбыз 3, хәтта 4 кубометр кирпеч­тән стена күтәреп өлгерә! Һәркем шундый нәтиҗәлелек белән эшләсә иде ул...
Чәмле ярыш белән вакыт сизелми дә үтте. Бәйгечеләр, эш урыннарын хөкем­дарларга тапшырып, тамак ялгап алды, аннары Дүртөйле үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән күңелле концерт карады.
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгел җитте. Тантаналы шартларда җиңүчеләр сәхнәгә чакырылды. III урынны “3нче төзелеш фирмасы” хезмәткәрләре Игорь Шуматов белән Аркадий Исламов яулады. II урынга “6нчы җитештерү-төзелеш комплексы” уңганнары Михаил Христофоров һәм Радик Арсланов лаек булды. Ә һөнәри осталык бәйгесенең җиңүчеләре дип “БирскСтрой” җәмгыятеннән Анатолий Аптыкаев белән Евгений Яндуганов табылды.
— Һөнәребезне яратабыз. Якты теләк­ләребезне, күңел җылыбызны кушып салган йортларда һәрвакыт шат авазлар гына яңгырар, кешеләр бәхетле гомер ки­че­рер дип ышанабыз, — диде җиңү­челәр.
Читайте нас: