Бу җәһәттән урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен Караидел районы үзәге Мәдәният йорты алдында 50гә якын кеше җыелды. Караидел авыл Советы башлыгы вазыйфасын башкаручы Владимир Шерстобитов авыл биләмәсендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Җәйге чорда биредә төп игътибар территорияләрне тәртипкә китерүгә юнәлтелә.
Проект бюджетының гомум күләменнән 20 процентка кадәрен гражданнар үзләре финанслаган очракта авыл биләмәләренең теге яки бу мәсьәләсен республиканың бюджеттан тыш фонды ярдәмендә хәл итеп булачак. Матди ярдәм, төрле хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән, түләүсез хезмәт төрендә өстәмә финанслау, рөхсәт ителә.
Җыенда катнашучыларның яртысыннан күбе “Сәламәтлек сукмагы”н төзүне хуплады. Сәламәтлекне ныгыту максатында һәм транспорт чараларына түләүгә экономияне истә тотып, сорау алуда катнашкан бистә халкының 86 проценты, “Сәламәтлек сукмагы” булса, район үзәгенә җәяү йөрергә әзер булуын белдерде.
“Яшьләр” бистәсендә туристларга күрсәтү, никах, фотосессияләр үткәрү өчен күзәтү мәйданчыгы булдыру мәсьәләсенә килгәндә, җыендагыларның 66 проценты аны телевышка янында төзү урынлы булуын белдерде.
Район үзәге халкы “Яшьләр” бистәсендәге паркны реконструкцияләүне үтенеп еш мөрәҗәгать итә. Анда 3,5 мең кеше яши һәм шәхси йортлар төзү дәвам итә, әмма яшьләргә һәм балаларга ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен урын юк. Паркта бернинди дә шартлар тудырылмаган, велосипед, йөгерү өчен юллар төзелмәгән, спорт мәйданчыгы юк. Тиешле тәртип һәм уңайлыклар булмау сәбәпле, андагы өч балалар аттракционына да йөрүчеләр аз.
Балаларның юлларда һәлак булу очраклары арту аларның хәвефсезлеген кайгыртуны көчәйтүне таләп итә. Паркта махсус юллар булмаганлыктан, җәйге чорда балалар велосипедта машина юлыннан йөри. Шуларны искә алып, район җитәкчелеге “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында паркны реконструкцияләргә кирәк дигән карарга килде.
Алдагы планнарга карата шунда яшәүчеләрнең фикерен белү өчен “Яшьләр” бистәсендә җыен үткәрелде. Җыенга килгән актив яшьләр проектка карата үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте, ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде. Хатын-кызлар — парк территориясенә чәчәкләр утырту, ирләр — спорт мәйданчыгы төзүдә катнашу, урындагы эшкуарлар техника белән ярдәм итү теләге белдерде.
Караидел авыл Советы башлыгы проект сметасын укып ишеттерде, хакимиятнең мәгълүмат-аналитика эше буенча сектор мөдире Зилә Закирова проектның өстенлекләре турында сөйләде. Район үзәгендә яшәүчеләр якын киләчәктә парк яңа төс алыр һәм актив ял итү, спорт белән шөгыльләнү урынына әйләнер, дип өметләнә.
Алдан расланган графикка ярашлы, халык белән очрашу Кортлыкүл авылында да үтте. Анда район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдус Мусин, авыл Советы башлыгы Фларит Фәйзрахманов һәм урындагы депутатлар катнашты.
“Эшлекле гамәлләр” проекты турында Илдус Гаяз улы сөйләде. Аны гамәлгә ашыру буенча ул үз тәкъдимнәрен кертте, авыл активистларын тыңлады, проект биргән мөмкинлекләр турында сөйләде.
169 ихаталы авылда күтәртелгән юллар юк. Шул сәбәпле, язгы-көзге чорда махсус техника да, коткару хезмәте машиналары да авылга керә алмый. Торак пунктында ветераннар да яшәвен искә алганда, юллар булмау халыкның сәламәтлеген һәм хәвефсезлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирми.
Авыл халкы бу кискен мәсьәлә буенча җыеннарда да, муниципалитет җитәкчелегенә дә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте, әмма райондагы юлларның гомум озынлыгы 430 километрга сузылуын исәпкә алсаң, төзекләндерүгә акча җитмәве аңлашыладыр.
Җыенда фикер алышулардан соң, Кортлыкүл авылында “Юллар төзү” проекты сайлап алынды.
Вәсилә ГАЛЛӘМ.