+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июль 2015, 21:40

Яулыйсы үрләр алда әле

Борай районында “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында закон”ны гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарыла. Биредә һәр укучыга мәктәптә үз туган телен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырыл­ган. Нәти­җәләр дә куанычлы: быел гына да татар, башкорт, удмурт, мари телләре буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда нәкъ менә Борай районы мәктәпләре вәкилләренең призлы урыннар яулавы үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.

— Туган телнең аһәңе үк йөрәккә көч-куәт өсти, җанга әйтеп-аңлатып та бетерә алмаслык ләззәт бирә, — ди Борай районы Каенлык авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Зөлфирә Шакирова. — Туган телемә булган сөю мине яшьлегемдә Бөре дәүләт педагогия институтына алып килде. Укытучы һөнәрен сайлавыма, балаларны тәрбия­ләү эшенә багышлаганыма беркайчан да үкенгәнем булмады.
Зөлфирә Фәнис кызының Каенлык урта мәктәбе коллективы әгъзасы булып китүенә 14 ел. Шушы вакыт эчендә яшь мө­галлимә бихисап күркәм нәтиҗә­ләргә ирешкән. Ике мәртәбә район күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы” бәйгесендә дә җиңгән. Быел исә ул республика дәрәҗә­сендәге “Ел укытучысы” һөнәри осталык ярышында уңышлы чыгыш ясаган биш кеше исәбендә мәртәбәле бәйгенең финалына чыккан.
Үз эшенә мөкиббән мөгал­лимәнең укучылары да төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли кон­ференцияләрдә бик теләп катнаша, елның-елында призлы урыннар яулый.
Зөлфирә Фәнис кызының ире Ансаф Фәвәрис улы да гомерен белем учагында хезмәт салуга багышлаган. Ул Каенлык урта мәктәбендә физкультура укыта. Тату гаиләдә бер кыз үсеп килә. Бишенче сыйныфта белем алучы Әдилә дә әнисе юлыннан китмәкче: татар телен күңел биреп, яратып өйрәнә.
Яшь гаиләгә авылда сокланмаган кеше юк. Шакировлар күптән түгел зур, иркен йорт салып чыккан, ихата тутырып кош-корт, мал-туар асрый, бакчалары гөл-чә­чәккә күмелеп утыра. Зөлфирә ханым үзешчән сән­гать­тә катнашырга да вакыт таба: авылда бер генә чара да аннан башка үтми. Ул матур итеп җырлый да, өздереп бии дә.
— Кояш астында урынын тапкан бәхетлеләр исәбенә кертәм мин үземне, — ди Зөл­фирә Фәнис кызы. — Ныклы те­рә­­гем — гаиләм, яраткан һөнә­рем, һәр башлангычымда ярдәм кулы сузарга әзер хезмәт­тәшләрем бар. Ә башкарасы матур эшләр, яулыйсы үрләр алда әле...
Читайте нас: