+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июль 2015, 23:36

Төзелеш – кыйммәтрәк, яшәү – арзанрак

“Яшел” стандартлар яңа мөмкинлекләр ача.Соңгы елларда “яшел икътисад”, “яшел сәясәт”, “яшел энергия” дигән төшенчәләрне без дә еш ишетә башладык. Моның сәбәпләре бик күп. Иң мөһимнәренә генә тукталып китик. Беренчедән, табигый байлыкларның мәңгелек түгеллеген аңладык. Икенчедән, аларны чама белмичә файдалану экологиягә зыян салудан тыш, кесәгә дә суга. Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коргач, шәһәрдә яшәүчеләрнең айлык түләүләре артуы шул хакта сөйли. Шәхси йортларда яшәүчеләр дә утка, суга, электр энергиясенә хаклар “тешләшүен” сизде. Баксаң, мондый катлаулы чорда безгә ярдәмгә “яшел” стандартлар килә ала икән. Йортны махсус таләпләр белән төзегәндә, айлык түләүләрне туксан процентка киметергә мөмкин икән. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Рәшит Исмәгыйлевның “Яшел” стандартлар. “Яңа тормыш сыйфаты” китабының исем туена багышланган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

– Башкортстанда энергияне нәтиҗәле файдалануга, “яшел” технологияләрне гамәлгә ашыруга игътибар зур, – диде табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев. – Уфа районы Таптыково авылында бер коттедж “яшел” стандартларның иң дәрәҗәле “Алтын” категориясе буенча сертификацияләнде. Киләчәктә “яшел” стандартлар буенча поселок төзү күздә тотыла. Мондый объектлар Русиядә дә бармак белән генә санарлык. Гамәлгә ашырылучы колачлы проектлар да бар. Шәһәрләрдә күпкатлы йортларда “яшел” стандартларны эшкә җигү күздә тотыла. “Хевел” компаниясе Хәйбулла һәм Куергазы районнарында кояш электр станцияләре төзи. Аларның эшләү рәвеше бик гади. Кояш энергиясе махсус җиһазлар ярдәмендә электр энергиясенә әйләндерелә һәм гомум челтәргә кушыла. Шул ук вакытта экологиягә зыян килми. Өч елда төбәктә кояш энергиясе файдаланылучы өч сәнәгать объекты төзү күздә тотыла. Аларның гомум куәте 59 мегаватт булачак. Бу максатка 6 миллиард сум юнәлтеләчәк. Уфада тукталышларны кояш энергиясе ярдәмендә генә яктырту планлаштырыла. Төбәктә транспорт чараларын экологик ягулыкка күчерү дә өстенлекле юнәлеш булып торачак. Былтыр газ-мотор ягулыгында эшләүче 30 автобус сатып алынды. Республикада автомобильләрне газ белән тутыручы 14 компрессор станциясе төзү планлаштырыла. “Яшел” стандартлар экологияне саклап калудан тыш, икътисади үсешкә дә хезмәт итәчәк.
“Яшел” стандартларның файдасын һәркем белә. Шул ук вакытта, мондый таләпләр белән төзелгән йортны урта хәллеләр сатып алалырмы? Кыйммәтле колбасаның сыйфатлы иттән җитештерелгәнен белсәк тә, һаман мәчеләрнең дә исе китмәгәнен алабыз. Чәшке тун җылы булса да, арзанлы ясалма тун киябез. “Яшел» стандартлар белән дә шундый ук хәл килеп чыкмасмы? Теләкләрнең мөм­кинлекләр белән тәңгәл килмәве ихтимал.
– Уфа белән Кушнаренко районы арасында “яшел” стандартлар буенча поселок төзеләчәк, – диде “Яшел йортлар” җәмгыяте директоры, Таптыково авылындагы “яшел” йорт хуҗасы Альфред Фәйзуллин. – 25 гектар җир бүленгән. Документлар тәр­типкә китерелгәч, төзелеш эшләре башланачак. Ил күләмендә “яшел» стандартлар буенча төзелгән йортлар гадәтиләрдән 30 процентка кыйммәткә төшә. Без төзисе йортлар 10 процентка гына кыйммәт булачак. Аның каравы, акчалар хуҗасына бик тиз әйләнеп кайтачак. Моны үз мисалымда әйтә алам. Йорт төзү өчен Япониядә, Көнбатыш Европа илләрендә булдым. Тырышлыгым бушка китмәде. Тәҗрибәмне өйрәнергә ил төбәкләреннән, Австриядән, Даниядән һәм башка илләрдән 1300 кеше килде. Йортымда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та кунак булды. Һәммәсе дә минем тәҗрибәне башкаларга да уртаклашуны хуплады. Поселок шундый максат белән төзелә.
Илдар Һадыев “яшел” стандартлар буенча төзелгән йортларның сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясавын билгеләп үтте.
Дөньядан артта калмавыбыз, алда баруыбыз куанычлы. Безнең тәҗрибәне чит илләрдән дә килеп өйрәнүләре шул хакта сөйли. Шул ук вакытта “яшел” йорт сатып алучыларга уяу булырга кирәктер. Җиңел юл белән акча эшләргә омтылучылар гади йортларны да “яшел” категориясенә кертеп, хакын арттырып сатарга мөмкин. Әйтик, бүген күпчелек азык-төлеккә “саф экологик продукт” дип языла. Аларны кем тикшерә? Кем нәтиҗә ясый? Күңелсез хәлләргә чик кую максатында төбәктә ялган “яшел” йортлар төзүгә чик куярга кирәк. Мәсьәлә вакытында контрольгә алынсын иде.
Читайте нас: