Мөхәммәтьяровларның шәхси хуҗалыгы белән танышу бездә зур кызыксыну тудырды.
— Шушы җиргә береккән, аннан көч алып яшәүче кешеләр инде без, — ди хуҗа. — Элек үзебездәге “Ленин юлы” колхозында механизатор булып эшләдем, туган кырларда иген үстердем. Сәламәтлегем какшагач, эшкә малчылыкка күчерделәр, хәтта бер заман ферма мөдире вазыйфасын да башкардым. Хатыным Розалиянең дә колхоз чорындагы хезмәт юлы терлекчелек тармагы белән бәйле, ул 20 ел фермада сыер сауды.
Әмма күмәк хуҗалык, базар икътисадына яраклаша алмыйча, көрчеккә килеп терәлгәч, Мөхәммәтьяровлар күп уйлап тормыйча барлык көчләрен шәхси хуҗалыкларын үстерүгә сала.
— Менә әле яшәгән иркен һәм якты йортны 80нче еллар уртасында салып чыктык, — ди Тимерхан Тимеркәй улы.— Без хуҗалыгыбызда электән малны күп асрадык. Колхоздан алган эш хакына гына мондый зур өйне салып буламы? Үз ихатабызда 3-4әр сыер сауган чаклар да булды. Хатын чирләп киткәч кенә савым малын киметтек, аның каравы, яшь терлекләр симертүгә тотындык. 1993 елдан бирле шулай үз хуҗалыгыбыз белән яшибез.
Без сүз арасында булдыклы йорт хуҗасының үз эшен билгеле бер тәртипкә салганын, зоотехника фәне кагыйдәләрен дә үтәргә тырышуын ачык тойдык.
— Бер айлык бозаулар сатып алып үстерәм. Әлбәттә, яшь малга яхшы тәрбия кирәк, — дип тәҗрибә уртаклашты ул.— Бозауларны тиешле авырлыкка җиткергәнче ел ярым үтә. Ит конвейеры өзелмәсен өчен минем абзарда яшьрәк һәм эрерәк терлекләр дә бар. Гадәттә, үгез 3 центнерга җиткәч артымны яхшы бирә башлый. Интенсив симертүгә куелган шушы маллардан көненә 800-900 грамм, хәтта 1 килограмм артым алам. Тереләй авырлыгы 5-5,5 центнердан ким булмаган үгезләрне генә сугымга тотынам. Шундый очракта итнең чыгышы да яхшы була. Бүген исә бер баш малны сатудан 50-60 мең сум табыш алырга мөмкин.
Былтыр Тимерхан Тимеркәй улы 15 центнер ит җитештереп саткан. Бу инде азык-төлек базарын үтемле продукция белән тулыландыруда шәхси хуҗалыкларның зур роль уйнавы турында сөйли.
— Акча бик кирәк вакытта гына мин симертелгән малны сәүдәгәрләргә биреп җибәрәм. Көзен исә үзебез алыш-биреш итәбез. Итегез тәмле, дип, миңа Уфадан да киләләр. Хәзер авыл җирендә дә үгез түшкәләрен сораучылар күп. Шуны әйтәсе килә: тәмле ит җитештерү өчен малларны дөрес асрарга һәм яхшылап ашатырга кирәк. Байтак еллар колхоз фермасында эшләгәч, шуңа нык төшендем: сыер малына фуражны күп ашатырга кирәкми. Менә мин тереләй авырлыгы 4 центнерга җиткән сыер малына көненә 4әр килограмм катнашазык бирәм, сыйфатлы печәнне исә мулрак салам. Шул чакта гына ит тәмле була.
Мал азыгын хәзерләү өчен хуҗалык авыл Советы фондыннан бирелгән 2 гектар җирне файдалана. Шул мәйданнан аксымга бай люцернаны Тимерхан Мөхәммәтьяров ике кат чабып ала. “Т-16” тракторы булгач, кул көче бик аз файдаланыла.
— Ләкин 2 гектар чабынлык кына миңа җитми, — ди ул. —Алдан сөйләшеп килешкәнчә, авылдагы кайбер кешеләрнең пай җирендә печән чабып алып кайтам, шуның өчен көзен аларга ит бирәм.
Безне шул гаҗәпләндерде: икесе дә гомер буе диярлек колхозда эшләгән Розалия һәм Тимерхан Мөхәммәтьяров-ларга пай өлеше эләкмәгән. Әйтүлә-ренчә, исемлек тө-зегәндә икесенең дә 90нчы еллар башында күмәк хуҗалыктан үз теләкләре белән эштән китүләренә сылтанганнар. Безнең карашка, элекке механизатор һәм савучыны пайсыз калдыруларында гаделсезлек бар. Хәер, авыл кешесе андый очракларда үз хокукын яклап, суд органнарына мәрә-җәгать итәргә гадәтләнмәгән шул.
— Безнең пенсия дә бәләкәй, икебезгә аена 10 мең сумга якын гына алабыз, — ди гаилә башлыгы. — Ләкин зарланып утырмыйбыз. Шәхси хуҗалыгыбыз безне туендыра. Без, сугым малыннан тыш, кош-кортны да күп асрыйбыз. Быел чебешләрне үзебезнең инкубаторда чыгардык. Җәй йорт кошлары 140 башка җитә, көз күпмедер өлешен сатуга чыгарабыз. Хәләл мал кереп торгач, балаларга, оныкларга ярдәм итәбез. Әле кызыбыз Роза гаиләсе белән бездә яши. Якында гына алар яңа йорт күтәрә. Моннан 8 ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган улыбыз Азаматның гаиләсен дә ярдәмнән өзмибез. Көчебез булганда, хуҗалыгыбызда ит җитештереп сатуны киметмәскә исәп. Бәлки, безнең кулдан эстафетаны балаларыбыз кабул итеп алыр.