+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2015, 21:09

“Бердәм Русия” ышанычлы җиңү яулады

“Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Анда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлек­чәсе Сәяси советы секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда үткән сайлаулар нәтиҗәләре турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

— Башкортстанда сайлаулар гадәттәгечә оешкан төстә һәм тыныч шартларда үтте. Көндәшлек югары булуга карамастан, Дәүләт җыелышы-Корылтайга, шәһәр һәм күпчелек авыл Советларына өстәмә сайлауларда “Бердәм Русия” вәкилләренең җиңүе очраклы түгел. Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда сайлаучыларның 73 проценттан артыгы “Бердәм Русия” партиясе күрсәткән кандидатлар өчен тавыш бирде, — диде Константин Борисович.
Әлеге сайлаулардагы барлык 7310 мандатка партиянең төбәк бүлекчәсе үз кандидатларын күрсәткән. Алар партия эчендәге алдан тавыш бирү юлы белән сайлап алынган, 15395 “кандидатлыкка кандидат” праймериз процедурасын үткән.
— Партия яшьләрне сайлауга аеруча зур әһәмият бирде. Якынча мәгълүматлар буенча, урындагы үзидарә органнарына “Бердәм Русия”дән 35 яшькә кадәр 793 депутат сайланды, — диде Константин Толкачев.
Урындагы сайлауларда 11 партиянең төбәк бүлекчәсе вәкилләре депутат мандаты өчен көрәште. Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча өч партия бер мандатка да ия була алмады. 8 партия вәкилләре урындагы үзидарә органнарында эшләячәк. Мандатларның 77 проценты — парламент партияләрендә. “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар җиңү яулады, калган дүрт партиянең һәркайсы сайлаучыларның бер проценттан кимрәк тавышын җыйды.
Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда шулай ук “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре җиңеп чыкты. 15нче Күмертау округыннан Хәйдәр Гайсин (72,29 процент), 50нче Туймазы округы буенча Рамил Бигнов (66,5 процент) депутат булып сайландылар.
2нче сайлау округы буенча Уфа шәһәр Советына өстәмә сайлауларда да “Бердәм Русия” вәкиле җиңде. Сайлаучыларның 65,02 проценты Сергей Копысов өчен тавыш бирде.
Читайте нас: