+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 октябрь 2015, 23:55

“Эшлекле гамәлләр” халыкка хезмәт итә

Бишбүләк районында берьюлы берничә мөһим социаль объект сафка кертелде.Бәйрәм чаралары башкала кунакларын беренче булып каршылаучы Усак-Кичү авылында иртәнге унбердә башланды. Шунысы сөенечле: соңгы елларда районнарда узган чаралар беренче чиратта үзләренең эшлеклелеге, халыкның тормыш-көнкүрешендә уңай чагылырдай яңалыкларны барлау белән аерыла. Башта — тәгаен эшләр, аннан соң гына бәйрәм, уен-көлке, күңелле ял. Республикада шактый уңышлы баручы “Эшлекле гамәлләр” проекты, һичшиксез, менә шундый хезмәт атмосферасын тудыра.

Үзенең “Сәгать”ле бәйрәме белән дан тотучы Усак-Кичүдә республика Хөкүмәте вәкилләре, чакырылган кунаклар урындагы халык белән берлектә яңа төзелгән балалар уен мәйданчыгын ачты. Районың иң зур һәм төзек авылла­рының берсе булган Базлыкта яңа боз тартмасын ачу тантанасы узды. Өченче зур һәм куанычлы чара — яңа асфальт юлны файдалануга тапшыру. Ул Бишбүләк­не, димәк, республиканы да, күрше Ырынбур өлкәсе белән тоташтырды. Күрше өлкәнең Пономаревка районына илтүче бу юл араларны күпкә якынайтуы белән зур әһәмияткә ия.
Төшке ашка кадәр кунаклар Бишбүләктә удар темплар белән төзелүче зур спорт корылмасын — 25 метрлы бассейны, спорт һәм күнегү заллары булган физкультура-савыктыру комплексын карады. Халык сәламәтлеге өчен ифрат мөһим бу объектны файдалануга тапшыру Яңа ел бәйрәмнәренә планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгы һәм эш­кәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бил­геләү тантанасы район Мәдәният сараенда үтте. Тантанага җыелучы­лар һәм кунаклар фойеда оештырылган бай күргәзмәләр белән танышты. Монда, авыл хуҗа­лыгында һәм аның продукциясен эшкәртүдә ирешелгәннәр белән беррәттән, кызыклы фото­күргәзмәләр куелган. “Бурсыклар һәм чишмәләр ягы”, “Туган ягым кеше­ләре”, “Спорт казанышларыбыз”, “Вектор” яшьләр үзәге һәм башкалар игътибар үзә­гендә булды. Башкорт­станның халык рәссамы Рамил Килмәмәтов оештырган “Бишбүләк — саммит фотожурналистлары күзле­ген­нән” дигән фотокүргәзмә аеруча күңелгә ятышлы. Чит илләрдән килгән коллегаларыбыз, чынлап та, Башкортстанны, бишбүләклеләрне үзенчә күргән, үзенчә тасвирлый алган. Аларның иҗатында җирле халык белән соклану да ярылып ята.
Алдынгыларны тәбрикләү чаралары Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллинның җые­лучыларны кайнар сәламләве һәм эчтәлек­ле чыгышы белән башланды. Наил Габдулла улы быелгы елның авыл эшчәннәре өчен шактый куанычлы булуын, игенчелектә дә, тер­лекчелектә дә сизелерлек уңыш­лар күзә­телүен билгеләп үтте, алда яңа һәм тагын да җитдирәк бу­рычлар торуын ассызыклады. Район башкалабыз Мәс­кәүдә узачак “Алтын көз - 2015” аграр күргәз­мә­сенә әзерләнә. Анда катнашу өчен Бишбү­ләкнең дүрт кешесе чакыру алган да инде. Болар — данлыклы умартачы һәм фермер Дамир Габдуллин, крестьян-фермер хуҗалык­лары башлыклары Таһир Миң­не­әх­мәтов, Рәфил Арсланов һәм Илнур Ибәтуллин.
Бишбүләк респуб­ликаның киң үсешкән авыл хуҗалыгы район­­на­ры­ның берсе булырга дәгъва итә һәм, күренүенчә, бу буш урында тү­­гел. Моның өчен барлык уңай шартлар, ә иң мөһиме — эшкә чәм­ле, булдыклы халкы бар. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән һәм лаеклы хезмәт бүләкләре алган биш­бүләклеләр арасында яшь механизаторлар, шоферлар, терлек­челәр күп булу да киләчәккә өмет уята. Республика Хөкүмәтеннән вәкил Рамил Харрасов берничә хезмәт алдынгысына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Дистәләгән авыл алдынгысына чемпион тасмалары тагылды һәм акчалата бүләкләр бирелде. Респуб­ликаның яшьләр сәясәте, туризм һәм спорт министры урынбасары, халыкара спорт мастеры Павел Мөслимов авыл хуҗалыгы эшчән­нәрен, яшь чемпионнарны сәламләп чыгыш ясады.
Сентябрьдә узган сайлаулардан соң тәгаенләнгән авыл хакимият­ләре башлыкларына нәкъ әлеге чарада таныклыклар тапшыру да Республика көнен каршылауның бер эшлекле һәм истәлекле чарасы булды.
Эшлекле гамәлләр тәгаен кешене хәстәрләү, аны зурлаудан баш­ланырга тиеш. Биш­бүләктә моны яхшы аң­лыйлар.
Читайте нас: