— Янгын белән көрәшүдән тыш, аны кисәтү мөһим, — диде Павел Александрович. — Күп кенә очракларда күңелсез хәлләргә нәкъ игътибарсызлык, битарафлык сәбәпче. Әйтик, эчкечеләрнең тәмәке тарткан җирдән йоклап китүенең ничек тәмамланасын сөйлисе дә юк. Көндәлек кулланыштагы электр җиһазларын сакчыл файдалану да мөһим. Көчле җил көнне учак ягып, шашлык кыздырырга теләүчеләрне дә аңлавы кыен. Мондый күренешләр белән көрәштә аңлату эшенә зур игътибар бүләбез.
Мәгълүм булуынча, Иглин районында бик күп бакчачылар ширкәтләре урнашкан. Павел Александрович сөйләвенчә, кайберәүләр бакча йортларында кышын да яши һәм Уфага эшкә йөри. Әлбәттә, кышын йортларны җылыту өчен электр җиһазлары, үз куллары белән ясалган мичләр эшкә җигелә. Күңелсез хәлләрне кисәтү максатында ягып җылыту чоры башланыр алдыннан “Торак”, “Уңыш” һәм башка акцияләр оештырыла. Яңа уку елы башланганчы мәгариф учреждениеләрендә аңлату эшләре алып барылган. Беренче сентябрьдә район мәктәпләрендә балалар янгын хәвефсезлеге темасына фәһемле мәгълүмат тыңлаган. Шул ук вакытта, тиешле мәгълүматны халыкка мавыктыргыч ысуллар белән җиткерүгә дә игътибар бүленә.
— Ачык ишекләр көнендә балалар янгын сүндергеч техника мөмкинлекләре белән якыннан таныша ала, — дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. — Мондый гамәли дәресләр укучылар күңелендә нык истә кала. Урындагы үзидарә белән берлектә халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, халык җыеннарында чыгыш ясыйбыз. Кыскасы, халык имин, тыныч тормышта яшәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. “Кызыл әтәч”-не һәркем игътибарлы булганда гына йөгәнләп була. Моны үсеп килүче буын да, өлкәннәр дә аңласын иде.
79нчы янгын сүндерү частенда 30 кеше эшли. Частьны Фәиз Шәймәрданов җитәкли. Өч махсус машина һәрвакыт сафта. Моннан тыш, Урман авылында янгын сүндерү часте бар. Район аша М-5 федераль трассасы, тимер юлы үтүе, бакчачылар ширкәтләренең күп булуы янгын сүндерүчеләрдән һәрдаим уяулык таләп итә.