+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2015, 22:18

Бакча кирәк, торак кирәк...

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев гражданнарны кабул итте.Беренче булып аның янына Уфа районының Чернолесовский авылы халкы исеменнән бер төркем керде. Алар шушы авыл янындагы көнбатыш зиратында крематорий төзүгә каршы. Аннан алда гына шушы мәсьәлә Дәүләт җыелышы-Корылтайда “түгәрәк өстәл” артында каралган иде. Мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең конституцион хокукларын яклауны үтенә. Константин Толкачев документларны җентекле өйрәнеп, бу мәсьәләдә ярдәм итәчәген белдерде.

Чарада Уфа районы хакимияте башлыгы урынбасары Денис Ковшов та катнашты. Ул бүгенге көнне бу мәсьә­ләнең тикшерү үтүен, төзе­лешнең туктатып торылуын белдерде. Карар халыкның фикерен искә алып кабул ителәчәк.
Уфа районының Лебяжий поселогы халкы исеменнән мөрә­җәгать итүчеләр торак пунктны төзекләндерү үтенече белән килгән. Халык юллар сыйфатын яхшырту, тротуарлар, балалар спорт мәйданчык­лары төзү, шулай ук интернет үткәрү хыялы белән яна. Соңгысы бөтенләй башка сыймаслык хәл, бүгенге заманда башкалага терәлеп утырган поселокка интернет үткәрел­мәсен инде! Денис Ков­шовның бу мәсьәләгә үзенең аңлат­масы бар. Аның белде­рүенчә, биредә яшәүче халык­ның 70 проценты поселокта тер­кәл­мәгән, димәк, салым түләми. Шул сәбәпле гражданнар­ның теләген гамәлгә ашыру өчен ак­ча җитми. Шулай да төзек­лән­дерү мәсьәләсе әкренләп булса да хәл ителә. Константин Толкачев иң элек инвалид балалар яшәгән урамнарда юлларны төзекләндерү зарурлыгына басым ясады.

Максимовка авылында балалар бакчасы булмау монда яшәүче эшкуар Эдуард Әхтә­мовны “Бердәм Русия” партия­сенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретарена мөрәҗәгать итәргә мәҗ­бүр иткән. Авылда бүген мәк­тәпкәчә яшьтәге 670 бала исәп­ләнә. Проблеманы учреж­де­ние­нең иске бинасын төзеклән­дереп тә, яңаны төзеп тә хәл итеп була. Уфаның Калинин районы хакимияте башлыгы урынбасары Алик Велиев хә­бәр итүенчә, поселокта балалар бакчасы төзү буенча проект расланган, бөтен тиешле эшләр дә башкарылган. Константин Толкачев бу проблеманы да шәхси контроленә ал­ды.

Чарада торак проблемасы да күтәрелде. Казахстанда туып-үсеп, 20 ел элек Башкортстанда төпләнгән Зариповлар гаиләсе тораксыз интегә. Киров районы­ның торак-файдалану участогында 20 ел эшләгән гаилә баш­лы­гының даими теркәлү урыны да юк. Ул авыр эштә эшләп II группа инвалидлыгы алган, сүзләренә караганда, аны әллә ничә тапкыр фатир бирергә вәгъ­дә итеп алдаганнар. Уфа шәһәре хакимиятенең бүлек мөдире Зилә Мөхәммәтова әй­түенчә, бүген гаиләне мох­таҗ­лар исем­легенә чиратка куярга хокукый нигез юк. Әле Зариповлар сүте­лергә тиешле иске йортта тер­кәлмичә генә яши. Константин Борисович Уфа хакимияте башлыгы, прокуратура вәкилләре белән берлектә кичекмәстән аларны торак белән тәэмин итүнең законлы юлларын табарга тәкъдим итте.

— Бөтен мөрәҗәгатьләр дә мөһим һәм әһәмиятле. Алар кеше язмышларына, аларның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклауга кагыла. Күп мәсьәләләр муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш булса да, объектив һәм субъектив сәбәп­ләр аркасында чишелеш тапмаган. Проблемаларның бер өле­ше законнарның камил булмавы белән бәйле. Һәр проблеманы хәл итү мөм­кинлеген табачакбыз, — диде Константин Толкачев.
Читайте нас: